Чисталык тәэмин итик

Санкцияләнмәгән чүплекләрнеӊ, ватылган урам эскәмияләренеӊ яки әйләндерелгән чүп савытыныӊ ямьсезлеген күреп, ирексездән: “Боларны кем hәм ни өчен эшли?” – дигән сорау туа. Ике ел элек Бардадан ерак түгел урнашкан каты көнкүреш калдыкларын вакытлыча урнаштыру мәйданчыгы ябылганы барысына да мәгълүм, аны халык арасында “чүплек” дип йөртәләр. Әмма бу факт округта яшәүче кайбер кешеләрне туктатмый. Объектныӊ видеокүзәтү астында булуы да аларга киртә түгел. Туп-туры камера “күзе” астында “тәртип сакчылары” үз чүпләрен калдыра. Әлеге затларныӊ гамәлләре аркасында элеккеге чүплек тирәсендәге территория акрынлап бер зур чүплеккә әверелә, җил пакетларны hәм кәнфит кәгазьләрен тарата, алар агач hәм куак ботакларын “бизи”.

“Барда округы торак-коммуналь хуҗалык hәм төзекләндерү”

МКУсы җитәкчесе Э.М. Нурсубин сүзләренчә, санкцияләнмәгән чүплекләр җирле бюджет средстволары, ягъни, асылда, җирле салым түләүчеләр акчасына җыештырыла.

— Барда округында җирле керемнәр дәрәҗәсе аз. Безнеӊ бюджет бу акчага муниципалитет территориясен пычратучылар артыннан чистартырлык дәрәҗәдә зур түгел. Моныӊ урынына округ бюджеты средстволарын кирәкле юнәлешләргә кулланырга мөмкин булыр иде. Мәсәлән, паркны төзекләндерергә яки тротуар ясарга, эскәмияләр урнаштырырга. Чүплекләрне тутырудан тыш, ваемсыз якташларыбызныӊ куллары урам эскәмияләренә, чүп савытларына да барып җитә. Ленин урамы буенча ике эскәмия ватылган, узган ел урнаштырылган чүп савытлары урланган. Боларга катнашы булган затлар табылды, аларга карата административ җаваплылыкка тарту буенча эш алып барыла. Шулай ук трасса буйларында чүп-чар калдыручы затлар да ачыклана, — дип билгеләп үтте Эльвир Мөхәмәтгали улы.

Хөрмәтле округ халкы, йорт яны участогын гына үз йортыгыз дип санарга кирәкми. Бөтен округ – безнеӊ зур “йортыбыз” ул. Әгәр без аныӊ чисталыгы турында кайгыртмасак, безнеӊ өчен моны беркем дә эшләмәячәк. Әйдәгез үзебезнеӊ hәм башка кешеләрнеӊ хезмәтен хөрмәт итик!

Венера Шәрәфетдинова.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *