Авылларыбыз яшәсен өчен

Җомга көнне, 15 апрельдә, округ җитәкчелегенеӊ халык белән отчет-мәгълүмати очрашулары башланды. Округ администрациясе, халыкны социаль яклау hәм эш белән тәэмин итү үзәкләре, пенсия фонды, үзәк район больницасы, янгын сагы hәм башка оешмалар җитәкчеләре, белгечләре, депутатлар hәм округ башлыгы Х.Г. Алапанов җитәкләгән делегация Яӊавыл hәм Сараш территориаль бүлекләрендә, ягъни, Башап Баш, Яӊавыл, Никольск, Башап Түз, Султанай, Танып hәм Сараш авыллары халкы белән очрашты. Иртәгесен шундый ук очрашулар Бөреҗле hәм Печмень территориаль бүлекләренә кергән авылларда оештырылды.

Очрашуларга килүчеләр башта округ үсеше нәтиҗәләре, 2021 елда башкарылган эшләр, яӊа проектлар hәм программаларны тормышка ашыру, территориаль бүлек тормышы, алга таба планнар буенча кыскача округ башлыгыныӊ социаль үсеш буенча урынбасары Т.В. Балтаева таныштырды.

Округныӊ баш врачы И.Ә. Сәгыйдуллин үзе җитәкләгән өлкәдә үтәлгән эшләргә тукталды. Коронавирус пандемиясенә бәйле хәл, авылларда яӊа ФАПлар сафка басуы, төзекләндерү hәм ремонт эшләре алып барылу, яӊа җиhаз hәм техника алыну, демография күрсәткечләре h.б. турында сөйләде ул.

— Сезне диспансеризация узарга чакырабыз, шимбә көннәрендә килергә дә була. Узган елда коронавирус инфекциясеннән 66 кеше гомере өзелде, вакцинация ясатырга кирәклеген искәртәбез. Гомумән алганда, 2021 елда үлемгә китергән төп сәбәпләр итеп югары кан басымын, спиртлы эчемлекләр куллануны, коронавирус инфекциясен h.б. сәбәпләрне атарга мөмкин. hәркем үзенеӊ кан басымын, холестерин микъдарын күзәтеп торсын, сәламәтлеге турында кайгырсын иде. Барыбыз да сау-сәламәт булыйк, — диде Илнур Әдhәм улы.

Халыкны социаль яклау бүлеге белгече Г.И. Әширова, пенсия фонды җитәкчесе Ә.М. Куштанова, янгын сагы хезмәткәре Н.В. Михайленко, мәшгульлек үзәге белгече Э.Х. Апкова, газ службасы вәкиле С.Н. Габдрәшитов үзләре эшләгән тармаклар буенча чыгыш ясады, яӊалыклар hәм үзгәрешләр турында җиткерде.

Чыгышлардан соӊ халык кызыксынган сорауларын бирде, тәкъдимнәрен әйтте. Бигрәк тә аларны юллар торышы, юл билгеләре урнаштыру, халыктан чүп җыю белән бәйле сораулар борчый. Яӊавыл җирлегендә яшәүчеләр асфальт юл салыну, электр счетчикларын алмаштыру, тренажерлар урнаштыру белән кызыксындылар. Никольск авылында торучылар елга ярын ныгыту, эчке эшләр бүлеге участковые hәм врач-терапевт эшчәнлеге, Башап Түздә юллар торышы, обелискны төзекләндерү, урам исемнәрен күрсәтеп элмә такталар урнаштыру, газ белән тәэмин итү h.б. кагылган сораулар яӊгырады.

Округ башлыгы Х.Г. Алапанов:

— Бергәләп тотынсак, тормышыбыз алга барыр. Башкарасы эшләребез, хәл итәсе сорауларыбыз бар әле. Авылларыбыз яшәсен, күркәм булсын. Яшәгән йорт, хуҗалык тирәләрен, урамнарыбызны чистартып, карап тотыйк, — диде ул.

hәр авылда җитәкчеләр, белгечләр яӊгыраган сорауларга җавап бирде. Ахырда Хәлил Газбулла улы очрашуларга йомгак ясады, агымдагы hәм киләсе елларга кыскача планнар белән таныштырды hәм теләкләрен җиткерде. Авыллар тормышында актив катнашкан затларга округ башлыгыныӊ, депутатларныӊ рәхмәт хатлары тапшырылды.

Роза Гыйззәтуллина.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *