Гыйлемгә омтылучан
Газета укучыларын танылган якташларыбыз, галимнәр, билгеле шәхесләр белән таныштыруны дәвам итәбез. Бу юлы сүзебез фәннәр кандидаты, Бардада туып-үсеп Мәскәү югары уку йортында белем биргән галимә Әнисә Урзый кызы Назарова (Касыймова) хакында. Үзе турында язарга теләкне белдергәч: “Кирәк микән, минем яшьтәшләр барыбыз да тырыштык инде“, диде ул. Чыннан да, балачакларын сугыш уты көйдергән өлкән буын вәкилләренә күп авырлыклар кичерергә туры килә. Тик алар бирешмиләр, белем алалар, лаеклы эшләп яшьләрне тәрбияләүгә өлеш кертәләр. Әнисә Урзый кызы Бардада 1940 елныӊ 23 февралендә әти-әнисенеӊ