Игелекле гамәлләр кылып

Төнгүк мәдәният hәм ял комплексы коллективы Яӊа елны мулдан каршы алырга, тамашачыларныӊ күӊелен күрергә тырыша. Бу чарада халыкныӊ түземсезлек белән көтеп алган тамашасы – лотерея уены. hәрберсе яхшы бүләк отарга тели, күӊелләрдә өмет “кайный”…

Менә кер юу машинасын (иганәчесе – Әнвәр Файзулла улы Кузаев) уйнату башланды hәм бәхетле лотерея билеты иясе дип авылдашым, шәхси эшмәкәр Айдар Аков танылды. Озак та үтми Айдар бу кер юу машинасын Төнгүк балалар бакчасына тапшыруы турында игълан итте. Бу аныӊ авылыбызга беренче ярдәм итүе түгел, моӊа кадәр дә кешеләр өчен күп игелекләр башкарды ул. Кышкы каникуллар чорында Айдар белән әӊгәмә корырга форсат та килеп чыгуы юкка булмасын әле…

Айдар Юныс улы 1982 елда Төнгүк авылында гади колхозчылар Юныс Сафый улы hәм Сәбилә Нәҗмулла кызы Аковлар гаиләсендә алтынчы бала булып туа. Ишле гаиләдә hәр бала эшкә өйрәнеп үсә, Айдар да абыйларыннан калышмаска тырыша: әти-әнисенә булыша, спорт белән шөгыльләнә, ярышларда катнаша, призлы урыннар яулый. Ул Төнгүк урта мәктәбен тәмамлап, Пермь шәhәренеӊ Химия-технология техникумына химик-технолог белгечлегенә укырга керә. Дипломлы егет белгечлеге буенча эшли алмый, армия сафларына юл тота. Аннан кайткач, техника белән мавыга, төзү оешмаларында мастер, экскаватор водителе булып эшли башлый. Пермь шәhәрендә төпләнә hәм бүгенге көндә гаиләсе белән шунда яши.

— 2010 елда өйләндем. 2011 елда кызыбыз Азалия туды hәм шул ук вакытта үз бизнесымны булдыру теләге барлыкка килде. Шулай куллануда булган техника сатып алып, аларны төзекләндереп, йөк ташу, торбалар салу, юллар төзү буенча оешмамны булдырдым. Хәзерге вакытта, Аллага шөкер, эшем гөрли. Киләчәккә зур планнар корып яшим, — диде дәрте ташып торучы эшмәкәр.

Алда билгеләп үткәнчә, Айдар Юныс улы hәм аныӊ тормыш иптәше Гүзәл Флюр кызы ярдәмчел затлар. “Хәлдән килгәндә азлап булса да төрле чаралар үткәргәндә hәрчак ярдәм күрсәтергә тырыштык. Башта Сабантуйлар, Барда җыены, Яӊа ел бәйрәмнәрен уздыруга өлешебезне керттек. Хәйрия эшен якынча биш ел элек күбәйтә башладык. 2022 елда Төнгүк авылы чишмәсен төзекләндердек, хоккей уйнар өчен балаларга тимераяклар hәм башка кирәкле әйберләр алдык, узган елларда коррекция мәктәбенә дусларыбыз белән бергә төзелеш материаллары белән ярдәм иттек, Күперле Башап авылы мәчетенә кирәкле аппаратурасы белән бергә яӊгыраткыч алып бирдек. Шуны билгелисе килә, халык белән бер сүздән булып, бергә эшләп игелекле гамәлләр башкаруы күпкә рәхәтрәк. Тормыш иптәшем дә hәрчак бар башлангычымда хуплады, беркайчан да эшемә шик белән карамады, моныӊ өчен аӊа бик зур рәхмәт. Гүзәл белән еш киӊәшләшәм, мәсәлән, лотереяда кер юу машинасы төшкәч, нинди мохтаҗ оешмага бүләгемне бирсәм яхшырак булыр икән дип баш ватып утырганда аныӊ киӊәшен тыӊладым,” – дип мактап куйды тормыш иптәшен зирәк ир-егет.

— Мөмкинлек булганда, булышырга кирәк, аеруча балаларга. Менә Пермьдәге балалар йортларында тәрбияләнгән укучыларга беренче сентябрьгә әзерләнергә булыштык, – дип өстәде белгечлеге буенча инженер-төзүче, өч бала анасы, Айдар Юныс улыныӊ ышанычлы терәге Гүзәл ханым. Ул тормыш иптәшенә документ, исәп-хисап эшләрендә ярдәм итә.

Аковлар гаиләсе өч бала: ике кыз hәм бер ул тәрбияли. Әти-әни балаларын максатчан, тырыш кешеләр итеп үстерергә тырыша. Кызларын кече яшьтән төрле спорт төрләре белән таныштыра. Бүгенге көндә балалар җиӊел атлетика белән җитди шөгыльләнә: зур кызлары Азалиянеӊ 3 өлкәннәр, ә Алсуныӊ 2 яшүсмерләр разряды бар. Алар бу спорт төре буенча төрле ярышларда катнаша. Шулай ук Алсуныӊ җиӊел атлетикага кадәр спорт пилоны белән дә җитди шөгыльләнүен билгеләп үтәргә кирәк. Кызлар җыр hәм бию белән дә мавыга. “Балаларыма кешенеӊ иӊ начар сыйфаты ялкаулык булуын аӊлатам. Аларга үрнәк булыйм, аларда спортка карата мәхәббәт хисе уятыйм дип үзем дә спортчы булып беттем инде, – дип көлде күп балалы әни. – Мин дә бу көннәрдә өч яшьлек улымны чаӊгыга мәҗбүри бастырдым әле,” – дип кушылды әти кеше.

Айдар Юныс улы сүзләренчә, аларныӊ гаиләсендә хәтта ял итү вакыты да планлаштырылган. “Буш вакыт килеп чыкса, аны телевизор карауга, компьютерда уен уйнауга тотмыйбыз, балаларыбыз белән кая да булса бару ягын күзлибез: мин бергә спорт белән шөгыльләнү ягын карасам, Гүзәл балаларны сәнгать дөньясына ияләштерә. Балаларыбызга биргән көчебез, вакытыбыз киләчәктә татлы җимешләрен бирер дип ышанам,” — диде гаилә башлыгы.

— Бу дөньяда файдалы эшләремне, исемемне калдырасым килә. Бу минем максатым. Без бит бу җиргә юкка гына килмәгәнбез. Башлаган эшләремнеӊ дәвамчылары булуын, башка кешеләр бездән үрнәк алып, алар да игелекле гамәлләр башкарырга омтылуларын, бер-берсе белән дус, бердәм яшәүләрен телим. Шулай булса гына илебез алга барачак, үсәчәк. hәм иӊ мөhиме, игелек эшләсәӊ башкадан игелек көтмәскә кирәк. Мул яшәгән кешеләргә карасаӊ, аларныӊ тырыш булуын күрәбез, үз-үзләрен җәлләмичә, җиӊ сызганып эшли алар. Шуӊа күрә “Таӊ” газетасы укучыларына нык сәламәтлек телим, күп укысыннар, хыялларын тырышлык белән тормышка ашырсыннар, — дип матур теләкләрен юллап әӊгәмәне тәмамлады юмарт зат.

Гүзәл Илкәева.

Фото гаилә архивыннан алынды.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *