Әниле-кызлы, диярсеӊ…
Казан дәүләт университеты студенты булу бәхетенә ирешеп, укый башлагач та, укытучыларыбыз, кайлардан килдегез дип, танышып чыктылар. Без төркемдә унбиш кыз идек. hәркем үз туган ягын атады. Барысы да Татарстан кызлары. Ә без Әлфизә белән — Пермь өлкәсе, Барда районыннан. Кайсы укытучы икәнен хәзер хәтерләмим, өлкән яшьтәге ягымлы абый иде, безнеӊ кайдан килгәнне ишеткәч: “Без Пермь кызларын бик хөрмәт итәбез, яратабыз“, — диде. Беләсезме ни өчен икәнен дип, болай сөйләп китте: “Пермь — Хәсән Туфанныӊ хатыны Луиза Сәлиәскәрованыӊ туган ягы ул,