Матурлыкны күрә белсәӊ…
БЕР акыл иясе: “Матурлык бөтен җирдә дә бар, әмма аны күрү hәркемгә дә бирелмәгән“, — дигән. Бүген гадәти нәрсәдә матурлыкны күреп, үз иҗатында табигатьнеӊ гүзәллеген куллана белүче затларны еш очратырга туры килми. Шундый кешеләрнеӊ берсе – якташыбыз Нурфаил Тәүфыйкҗан улы Акбаев. — 1966 елныӊ 21 августында Йөкшердә гади колхозчылар гаиләсендә тудым. Әти — бригадир, әни колхозда сыер сава, бозаулар карый иде. Үсмер чагымда җәен үзем дә колхозга булыштым – терлекләр көттем. Авылыбызда мәктәп юк иде, шуӊа күрә Акбаш, аннан Каенавыл









