Онытылмас еллар

Кайчандыр без барыбыз да студентлар идек, югары яки урта уку йортларында укыдык. 25 январь безнеӊ өчен үзенчәлекле көн, чын бәйрәм булды. Бүгенге буын студентлары бөтенләй башка, әмма Татьяна көнен элеккегечә үк яраталар hәм Рәсәй студенты көне буларак билгеләп үтәләр. Рәсми рәвештә бу бәйрәм РФ Президенты Указы белән 2005 елда билгеләнгән, ә 2007 елда Рәсәйнеӊ истәлекле даталары исемлегенә кертелгән. Ләкин аныӊ тарихы берничә гасыр элек, ерак 1755 елдан ук башлана. Ул вакытта, нәкъ 25 январьда, җәфа чиккән изге Татиана көнендә, Императрица Елизавета Петровна “Мәскәү университетын оештыру турында”гы указга кул куйган.

Бәйрәм алдыннан мин төрле югары уку йортлары студентлары белән аралашырга булдым. Егет hәм кызлар менә нәрсә сөйләде. Якташыбыз, Пермь милли политехник тикшеренү университетыныӊ (ПНИПУ) беренче курс студенты Регина Әбләева: “Мин химия технологиясе, сәнәгать экологиясе hәм биотехнологияләр факультетында химия технологиясе юнәлеше буенча укыйм. Бу вузны тәмамлап, югары хезмәт хакы түләнә торган вазыйфаларга эшкә урнаша алган танышларым күп, шуӊа күрә нәкъ бирегә укырга керергә булдым. Сайлавыма үкенмим, бу hөнәр бик кызыклы. Киләчәктә төрле матдәләрне кушып продуктлар hәм материаллар ясый, шулай ук химик экспертизалар үткәрә алачакмын. Бу үзе бер иҗат итү. Буш вакытта фортепианода уйныйм. Магистратурада укуымны дәвам итәргә уйлыйм. Безнеӊ курс бик дус, диплом алганнан соӊ да аралашуыбыз дәвам итәр дип ышанам. Курсташларыма түземлек, көч hәм вузны шул ук состав белән тәмамлавыбызны телим”.

Икенче санлы Барда урта мәктәбен тәмамлаган Аиша Алапанова: “Быел мин “Мехатроника hәм робототехника” юнәлеше буенча электротехника факультетына укырга кердем. Бу югары уку йорты турында яхшы фикерләр күп ишеттем hәм монда, мөгаен, бөтен Пермь краенда иӊ яхшы тулай торактыр. Инженер hөнәре биредә программалаштырудан тыш, механизмнар эшен аӊларга өйрәтүләре өчен ошый. Яӊа урынга җиӊел күнектем. Беренче вакытта дустым ярдәм итте, хәзер аныӊ белән бер вузда укыйбыз. Өйдән генә IT-өлкәсендә эшләргә уйлыйм, чөнки бу бик уӊайлы, интернет булган дөньяныӊ теләсә кайсы почмагында яшәргә мөмкин. Минем төркем студентларына бу сессияне уӊышлы тәмамлауларын телим”.

ПНИПУ студенты Елизавета Ложкина: “Аиша белән бергә укыйбыз hәм бер бүлмәдә яшибез. Мин Удмуртия Республикасыныӊ Дебес авылыннан килдем. Башка вузда укырга теләгән идем, тик шулай да бу университет яхшы альтернатива булды. Мин үземә ышанам hәм инженер hөнәрен hичшиксез үзләштерәчәкмен. Бу белгечләр яӊа hәм үзенчәлекле әйберләр ясый, уйлап таба hәм аны дөньяга “бүләк итә”. Инженер — хәзерге вакытта бик кирәкле hөнәр. Пермьгә күченүемә берничә генә ай узды, шуӊа күрә әле дә туганнарымны, туган йортымны, мәчеләремне сагынам“.

Бардадан Зинфира Суримова, Башкорт дәүләт медицина университетыныӊ беренче курс студенты: “Мин лабораторияләр эше белән нык кызыксынганга күрә биология бүлеге белән медицина-профилактика факультетын сайладым. Уфа бик матур, затлы, гаҗәеп шәhәр, шуӊа күрә бирегә укырга керергә булдым. Укуымны дәвам итәргә уйлыйм, ләкин фикерем үзгәрергә дә мөмкин”.

Сараш мәктәбен тәмамлаган якташыбыз, Пермь дәүләт мәдәният институтыныӊ икенче курс студенты Ислам Алапанов: “Мин сәнгать факультетында цирк режиссурасы юнәлеше буенча укыйм. Бу вузны сайлавым очраклы түгел. Мәктәптә үк КВН командасын оештырдым, төрле сәхнәләрдә уӊышлы чыгыш ясадык, үзем гитарада уйнарга өйрәндем. Илья Аксеновныӊ “КВНщики” фильмын карагач, режиссер булырга hәм фильмнар төшерергә теләдем. Миӊа уку ошый, монда режиссерлык буенча күп белем бирәләр. Яӊа шартларга ияләшү авыр булмады, мин болай да тынгысыз кеше. Әлбәттә, гаиләмне сагынам, өйгә кайту мөмкинлеге hәрвакыт бар. Буш вакытта гитарада уйныйм, бераз механика белән мавыгам, җырлар, шигырьләр, музыка язам, консультация бирүче тавыш режиссеры булып эшлим. Планнар күп, магистратураны тәмамлыйсы, эшкә урнашасы килә, ә бәлки үз бизнесымны да ачырмын әле. Яшәрбез — күрербез. Безнеӊ курс бик дус, буш вакытыбызны еш кына бергә үткәрәбез. Киләчәккә берничә уртак проектыбыз да бар. Бу әлегә хыяллар гына hәм аларга планнарга кадәр үсәсе дә үсәсе әле”.

Венера Шәрәфетдинова.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *