Гүзәллек тудыручы

ЯӉа ел алдыннан Пермь крае губернаторы Д.Н. Махонин Кунгур, Чайковский, Соликамск, Чусовой, Барда һәм Уен округларында яшәүче оста куллы уңган затларга “Пермь крае халык остасы” исемен тапшырды. Бу мактаулы исемгә Түбәнавылда яшәүче Айсылу Гаплаҗан кызы Аптукова да лаек булды.
Газета укучыларыбызга яхшы таныш безнең остабыз, аның хезмәте турында еш язабыз. Гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган якташыбыз яраткан һөнәреннән һич аерыла алмый.
— Бу шөгылем күңелемә тынычлык бирә, кәефләр күтәрелеп китә – матурлык тудырабыз бит. Хәзер түбәтәйләргә реставрация ясау белән дә шөгыльләнәм, түбәтәй, хатын-кызларга калфак басам, — ди әңгәмәдәшем.
Кул эшләренә гомер буе тартылып яши ул, мәктәп елларыннан ук чигә, бәйли, хезмәт дәресләрендә тегү белән шөгыльләнә. Түбәнавылга килен булып төшкәч, каенанасы Саимә Рәхимҗан кызы үрнәгендә осталыгын тагын да арттыра, түбәтәй басарга өйрәнә.
— Мәрхүмә каенанам бик оста кеше иде, сораучыларга түбәтәй басты, сөлге, мендәр тышлары чикте, открыткалардан шкатулкалар эшләде. Үзе белгәннәрен миңа да өйрәтеп куйды, аңа бик рәхмәтлемен, — ди Айсылу Гаплаҗан кызы.
Биюче бии, бии остара, дигәндәй, Айсылу Аптукова да һөнәри үсеш кичерә. “Ак калфак“ социаль проектын гамәлгә ашыру кысаларында “Йорт остаханәсе“ төбәкара иҗат эшләре фестиваль-конкурсында “Барда түбәтәе“ эше өчен “Оста чигүче һәм тегүче“ номинациясендә 1 дәрәҗә дипломга ия була, “Тастымал бизәкләре“ бәйрәмендә декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсендә һәм “Осталар шәһәре“ кәсеп, милли һөнәрчелек ярминкәсендә һ.б. бик күп бәйгеләрдә уңышлы катнаша. Белгәнен яшьләргә өйрәтә, халык һөнәрләрен саклауга һәм баетуга зур өлеш кертә.
— 1997 елда район мәдәният бүлеге хезмәткәре Сария апа Уразбаева Пермь шәһәрендә оештырылган конкурска алып барды, Пермь губерниясенең 200 еллыгына багышланган чарада беренче тапкыр бүләкләндем. Бу грамота миңа бик кадерле, Сария Шәрхат кызына да рәхмәтем зур. Хәзер лаеклы ялдамын инде, яраткан һөнәремне ташламыйм, дәвам итәм.
Айсылу Аптукованы мактаулы исемгә лаек булуы белән котлыйбыз. Алга таба да яраткан эше белән шөгыльләнүен телибез. Кешеләрне шатландыру, гүзәллек тудыру — үзе зур бәхет бит ул.
Роза Гыйззәтуллина.
Фото округ башлыгының ВКонтакте аккаунтыннан алынды.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *