Горурланыр якташыбыз
ХАЛЫКАРА туган тел көне киӊ даирәдә 21 февральдә билгеләп үтелә. Бу уӊайдан урал татарлары, шул исәптән барда сөйләшен өйрәнгән галимәбез Сарманаева Дания Мирhаҗ кызы (1917 – 1977) hәм аныӊ гомерлек хезмәте – кандидатлык диссертациясе турында мәгълүмат җиткерәбез. Быел Барда районы төзелүнеӊ 95 еллыгын билгелибез, галимә якташыбызны искә алуыбыз бик тә урынлы. Алсу Мәүликаева архивындагы фотоларда ул үзенеӊ әти-әнисе Шәкүр Гобәй улы hәм Дания Мирhаҗ кызы Сарманаевлар белән сурәтләнгән. (Оренбург каласы, 1955 ел). Филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсен алу өчен “Урта Урал








