Киләчәк – сәләтле яшьләрдә
hәр ата-ана үз баласыныӊ имин, уӊышлы булуын, максатларына ирешүен тели. Ә сабыйлары дәрәҗә пьедесталыныӊ югары баскычына күтәрелсә, көндәлегендә бары тик яхшы билгеләр генә булса, яки сәхнәдә уӊышлы чыгыш ясаса, финиш сызыгын беренче узса, әти-әнинеӊ шатлануын күрсәгез иде! “Уӊышлы кеше hәрнәрсәдә уӊышлы” дип ышаныч белән әйтергә мөмкин булган егетләрнеӊ берсе — Кәрим Артур улы Трутнев. Егетнеӊ әнисе Ирина Илфат кызы сүзләренчә, улы балачактан ук иҗатка, музыкага тартылуы белән аерылып торган. hичшиксез, аныӊ сәхнәгә мәхәббәте “Дуслык” халык биюе үрнәк ансамбленнән башлана, биредә









