Балаларга мәхәббәт белән
Барда округыныӊ иӊ танылган династияләренеӊ берсе Монасыйпов Шәйморат Шәймәгъсүм улы hәм Тякина Хәдия Вәлиәхмәт кызы гаиләсеннән башлана. Үз заманы өчен Хәдия Вәлиәхмәт кызы бик белемле була, гарәп телендә яхшы укый. Әтисе Тякин Вәлиәхмәт укыткан мәчет каршындагы дини мәктәпне тәмамлагач, үзе дә балаларга мәдрәсәдә белем бирә. Шәйморат белән Хәдиянеӊ барлык 13 баласы да белем ала, шуларныӊ дүртесе укытучы була: Муллаәхмәт тарих укыта, Карман, Султанай мәктәпләре директоры вазыйфаларын башкара, Сәкинә, Фариха hәм Мөршидә башлангыч сыйныф укытучылары булып эшли. Калган балалары да тормышта