Бергә булганда барысына да ирешербез

Билгеле булганча, 1 декабрьдә Инвалидлар ункөнлеге башланды. Бу чорныӊ барлык чаралары да Халыкара инвалидлар көненә багышлана, ул ел саен агымдагы айныӊ 3 нче көнендә билгеләнеп үтелә.
Декада кысаларында нинди чаралар планлаштырылганын белү hәм, гомумән, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнеӊ ничек яшәве, нинди планнар төзүе турында сөйләшү максатыннан, мин Бөтенрәсәй инвалидлар җәмгыятенеӊ Барда округы оешмасы рәисе Р.Р. Таhировка мөрәҗәгать иттем.

— Раушан Рафисович, шушы ун календарь көн эчендә уйланылган барлык эшләрегезне дә тормышка ашырып өлгерәсезме?

— Юк, без андый максат куймыйбыз. Гомумән, “декада” сүзе шартлы дип уйлыйм. Бу Инвалидлар айлыгы дияргә кирәк. Беренче чара 30 ноябрьдә уздырылды. Аны җәмгыятьнеӊ Озын Ялан вәкилләре оештырды. Тулаем безнеӊ муниципалитет буенча Барда, Озын Ялан, Төнгүк, Үдик hәм Печмень авылларында 5 оешма бар. Аларныӊ hәрберсе инвалидлар өчен күӊелле ял оештырырга тырыша. Кичә, 1 декабрьдә, безне төнгүклеләр каршы алды. Чара кызык, эчтәлекле hәм күӊелле үтте. Бүген Барда мәдәният hәм ял үзәгендә “Яхшылык эшлә” дип исемләнгән концерт, 3 декабрьдә “Батыр” физкультура-сәламәтләндерү комплексында традицион спорт фестивале узачак. Барлык теләүчеләрне чакырабыз. Безгә җанатарлар да кирәк, ярдәм яӊа биеклекләргә ирешергә этәргеч бирә бит. 6 декабрьдә Ижауга экскурсиягә бару планлаштырыла.

— Сөйләвегезчә, бик күп спорт hәм күӊел ачу чаралары үткәрергә ниятлисез. Ә файдалы очрашулар яисә башка төрле ял итү каралганмы?

— Әйе. 8 декабрьдә Үзәк китапханәдә мәгълүмати көн узачак. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, социаль яклау бүлеге hәм прокуратура вәкилләре очрашачак. Биредә катнашучылар әлеге өлкәләрдәге соӊгы яӊалыкларны беләчәк, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә hәм белгечләрдән җаваплар ишетә алачак. Моннан тыш, күптән түгел Барда мәдәният hәм ял үзәгендә “Нур” кинотеатры ачылды. Безгә, инвалидларга, ташламалы бәяләр буенча сеансларга барырга тәкъдим иттеләр, ягъни үзенчәлекле статусын раслаучы документлары булган hәр кеше билетныӊ ярты хакына кино карый алачак. Моныӊ өчен киноны прокатка бирүчеләргә аерым рәхмәт белдерәсе килә.

— Айлык кысаларында гына түгел, тулаем алганда, узып баручы елныӊ финал чаралары нинди булачак?

— Декабрь аен Яӊа ел чаралары төгәлләячәк, 26 декабрьдә Барда мәдәният hәм ял үзәгендә балалар өчен чыршы бәйрәме, шул ук көнне җәмгыять әгъзалары өчен корпоратив узачак. 2022 ел ахырына якынлаша, ә без инде киләсе елга планнар корабыз. Алдагы чор да күӊелле hәм эчтәлекле булыр дип уйлыйм. Әлбәттә, гадәти булган спорт чаралары узачак. Проект эшчәнлегебезне дәвам итәчәкбез. Киләсе елда ул психологик ярдәм күрсәтүгә, мастер-класслар оештыруга юнәлдереләчәк. hәркем күӊеленә ошаган шөгыль табар дип уйлыйм.

— Сезнеӊчә, Инвалидлар декадасыныӊ әhәмияте нинди?

— Җәмгыять төрле кешеләрне берләштерә, минем яки сезнеӊ кебек икенче кеше юк. Без барыбыз да үзенчәлекле, уникаль. Кызганыч, ләкин безнеӊ арада йөри, күрә, ишетә алмаучылар да бар. Ләкин алар да бу социумныӊ өлеше булып тора. Декаданыӊ әhәмияте бик зур, бигрәк тә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен. Бу чор вакытында без кешеләрнеӊ игътибарын проблемаларыбызга җәлеп итә hәм тирә-юньдәгеләргә мөмкинлекләребез чикле булса да, сәләтләребез чиксез булуын искәртә алабыз. Инвалидлар декадасы ун көн генә түгел, ә ел буе дәвам итсен.

— Халыкара инвалидлар көне алдыннан сезнеӊ теләкләрегез?

— Җәмгыять әгъзаларына бары тик күтәренке кәеф, сәламәтлек, яхшыга омтылыш, куелган максатларга ирешүләрен hәм гади кеше бәхетен телим. Онытмагыз, без бердәм булганда барча авырлыкларны җиӊә алабыз!

Әӊгәмәне Венера Шәрәфетдинова язып алды.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *