Мич остасы

Барда районы формалашу чорында, 1924 елда аныӊ составына йөздән артык авыл керә. Бүген округта шуныӊ яртысыннан күбрәге – 61 торак пункт исәпләнә. Ул елларда кешеләр нәрсә үстерә алган, шуныӊ белән тукланган, урман байлыгын җыйган. Шуӊа күрә иӊ кыю, хезмәт сөючән, авырлыклардан курыкмаган авыл кешеләре халык төпләнгән урыннардан ераграк киткән. Урманныӊ агачларын егып, йорт төзгәннәр, агач тамырларыннан җирне арындырып, яхшы уӊыш алганнар. Узган гасырныӊ 60нчы елларында дәүләт сәясәте киләчәге булмаган авылларны бетерүгә китерде. Өлкәннәр ул елларда hәм бераз соӊрак юкка чыккан күп авылларны, йортларны искә төшерәчәкләр. Мәсәлән, Күчтәнти Баш, Кордак, Ермия, Явышкырны…

Шунысы гаҗәп, әлеге торак пунктлар округ картасында юк инде, юл буенда торучы йортлар да, почта каталогында хәтта индекслары да юк… Ләкин анда туып-үсүчеләр, туган җирләренеӊ матурлыгын, күрше балалар тавышыныӊ яӊгырашын кадерләп саклаучылар исән әле. Сәгыйт Лотфулла улы Хәлилов хәзерге вакытта Сараш авылында яши. Ул Миӊгердедә туган. Миӊгерде hәм Кордак авыллары бетерелгәч, аларныӊ гаиләсе бар кеше белән бергә Карагашка яшәргә күченгән.

— Мин 1952 елда туганмын, бу “зур” күченү ничек булганын бик яхшы хәтерлим. Ул вакытта 5 сыйныф укучысы идем. Карагашта алмашка җир участогы бирделәр, әти биредә йорт салды. Монда мәктәпне тәмамладым hәм Свердловск шәhәренә киттем, төзелештә эшләдем, аннан армиягә чакырылдым. Өч ел Владивостокта Диӊгез флотында хезмәт иттем. Ватаным алдында бурычымны үтәгәч, туган авылыма кайттым, тик озакламый кабат Свердловск шәhәренә киттем, заводка эшкә урнаштым, — дип сөйли Сәгыйт абый. Хәлиловлар гаиләсе үз урыннарын бик озак эзләгән. Сәгыйт абыйныӊ тормыш итәше дә Карагаш авылыннан булганга, туган яклары аларны hәрвакыт “өйгә” кайтырга дәшкән.

Язмышны үзгәртү мөмкинлеге көтмәгәндә килеп чыга. СССР таркалган 90нчы еллар башында күп кешеләрнеӊ тормышы “180 градуска” әйләнеп куя, Сәгыйт абый белән Сәфинә апа да барысын да үзгәртергә hәм балалары белән Сарашка күченергә карар кыла.

— Авылга кайткач, миӊа фатир бирделәр. Биредә бик салкын, бүлмәләр титан белән генә җылытыла иде. Ул зур булса да җылылык бирмәде, — дип искә ала әӊгәмәдәшем. – Мин бит элек ташчы булып эшләдем, кирпеч белән эшли белә идем. Әүвәл кечкенә мич салдым, бездә аны “плитә” диләр, соӊрак аны зурайттым, аннан тормыш иптәшем рус мичен сорады. Кулым шомарды, каенәнигә, Сарашта яшәүче ханымга да мич салдым. Шулай заказлар килә башлады. Инде 30 ел бу эш белән шөгыльләнәм.

Үзлегеннән өйрәнгән останыӊ мичләре Сараш, Танып, Султанай авылларында гына түгел, ә Пермь, Свердловск янындагы хуҗалыкларда да бар, быел ул хәтта Төньякка да барган. “Элек “плитә” яки казан белән рус мичен сорый иделәр. Бүгенге көндә камин модага керде, мичне ешрак өйдә түгел, ә беседкада очратырга мөмкин. Мичнеӊ төп максаты — бүлмәне җылыту акрынлап икенче планга күчә бара. Биредә пылау, шашлык hәм башка аш-су әзерлиләр, бу мангал, учакка заманча алмаш дип әйтергә була”, — ди мич салучы.

Хәзерге замана hәм элекке чор мичләренеӊ аермалары бихисап күп. Элек аларныӊ “плитә” өлеше булмаган, бары рус миче казан белән генә салынган. Өлкән буын кешеләре элек мичләрнеӊ зур булуын, аларныӊ өстендә йокы урыны да ясалуын hәм мичләрнеӊ аерым бурада торуын искә төшерәчәк, бу мичнеӊ авырлыгы астында идән җимерелмәсен өчен эшләнгән. Җирдән салына башлаган мичләрне дә билгелик. Әлбәттә, андыйларын салу чыгымлы булган, ләкин моныӊ да үз мәгънәсе бар. Элекке заманда кешеләр кап суккан, бу законга каршы булып исәпләнгән, шуӊа күрә бу эшчәнлек йортныӊ яшерен өлешендә генә башкарылган. Мондый мичләрне түбән ярустан да ягарга булган hәм бу капны елныӊ салкын вакытында да сугарга мөмкинлек биргән. Бүген өйләргә газ килү белән мичләр декор элементына әйләнде. Ләкин мич бирә торган җылылык билгеле бер уӊайлылык тудыра, дөрләп янган утын исен бернәрсә дә алыштыра алмый шул…

Венера Шәрәфетдинова.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *