Хоббидан уӊышлы эшкә

Безне« районда бик күп иҗади, үзенчәлекле шәхесләр бар. Алар белән аралашасы, тәҗрибәләрен hәм белемнәрен үзләштерәсе, аларны якыннанрак беләсе килә. Гүзәл затларныӊ үзләре өчен хас булмаган hөнәрләрне үзләштерүе аеруча гаҗәпләндерә. Бу материалда сүз агач остасы булырга теләгән кыз турында барачак.

Үдикнеӊ авыл читендә урнашкан “яшь” урамына килеп җиткәч, чакырылган адрес буенча йортныӊ башкалардан гадәти булмаган декор элементлары белән аерылып торуын күрдек. Биредә сәләтле, иҗади кешеләр яшәвен шундук аӊлап алдык. Динара Ильяс кызы Хәкимова Пермьдә туып-үскән, ә җиде ел элек алар ире Илдус белән ата–бабаларыныӊ туган якларына — Барда округына күченергә булган. Менә шулай Хәкимовлар гаиләсе Үдиктә төпләнә, биредә йорт сала, кызларын үстерә.

— Минем якын дусларым агач эшләнмәләр ясау белән шөгыльләнгәнемне белгәч, гаҗәпләнмәделәр дә хәтта. Белемем буенча мин маркетолог, озак вакыт маркетинг, реклама, дизайн өлкәләрендә эшләдем. Балачактан ук нәрсәдер ясарга яраттым, сәнгать студиясенеӊ төрле түгәрәкләренә йөрдем, Ю. Гагарин исемендәге мәдәният сараенда еш югала идем. Картиналар ясау буенча осталык дәресләрендә беренче тапкыр сумала (смола) белән таныштым. Интернетта сумала эшләнмәләренеӊ фотосурәтләрен карап утырганда матур өстәлләр күрдем hәм Мәскәүдә аларны ясарга өйрәтүче курсларныӊ рекламасын карадым. Мине туктатып булмый иде инде. Киттем Мәскәүгә, укыдым, башта эшләрем гади, аннан катлаулырак, кызыграк була башлады, — ди әӊгәмәдәшем.

Динара сүзләренчә, ул карагач, карагач оры, әстерхан чикләвеге агачы, кызыл америка имәне белән эшләүне өстен күрә, ләкин шоколад төсле hәм исле күг агачны (граб) күбрәк ярата. “Эшем Төньяк Кавказдан, Казахстаннан киләчәк агач кисәкләрен заказ бирүдән башлана. Бу “хәзинә” килеп җиткәч, аны озак вакыт карыйм, структурасын өйрәнәм hәм ахыргы нәтиҗәне күз алдыма китерәм. Аннан фрезер, шлифмашина, циркуляр пычкы h.б. төрле кораллар ярдәмендә эшемне башлыйм. Агачны тигезләп әзерләгәннән соӊ, барлык ярыкларга hәм куышлыкларга сумала салына. Аннан эшләнмә яӊадан шомартыла, сумала да шулай ук пыяла кебек үтә күренмәле булганчы ялтыратып шомартыла, ягъни полировкалау башкарыла. Соӊгы этап – эшләнмәне махсус май белән эшкәртеп кую. Уртача алганда, бер кечкенә столешница ясау өчен өч атна вакыт кирәк, ә эш нәтиҗәсе сезне дистә еллар дәвамында сөендерәчәк. Бу физик яктан авыр хезмәт дип ялганламыйча әйтеп була, ләкин ахыргы нәтиҗәне күргәч, сөенеп туя алмыйсыӊ”.

Столешница, сырны кисеп табынга чыгару өчен такталардан тыш, Динара көзге өчен махсус рам ясаган, хәзерге вакытта ресторан өчен панно ясау өстендә эшли. Ул аныӊ эшләнмәләрен клиентлары гына түгел, ә аларныӊ балалары, оныклары hәм оныкчыклары да кулланыр, дип ышана. Кыз үз продукциясен бөтен ил буенча сата. Нигездә, алар Санкт-Петербургка hәм Мәскәүгә җибәрелә, әмма Төньяк Осетия, Чита, Мурманск өлкәсеннән дә заказ бирүчеләр бар. Даими клиентлар арасында рестораннар hәм кейтеринг (җәмәгать туклануы тармагы) компанияләре дә бар.

Венера Шәрәфетдинова.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *