Матурлык тудыручы

Үз эшеңне алып бару җиңел түгелдер ул, бигрәк тә хатын-кызга. Арада хыялларын тормышка ашыручылар – максатларына ирешүче гүзәл затларыбыз да бар. Халыкны социаль яклау үзәге “Бергә өйрәнәбез!” социаль контракты аша үз эшен ачарга теләүчеләргә булышлык итә. Бизнес-планны уңышлы яклаганнан соң дәүләт ярдәме алырга һәм хыялыңны тормышка ашырырга мөмкин.

Альмира Сарманова узган елда Бардада кызыл балчыктан савыт-саба, сувенирлар һ.б. продукция җитештерүче студия ачты ачты. Бүген ул кызыксынучылар өчен осталык дәресләре үткәрә, Казан, Санкт-Петербург шәһәрләрендә һәм крайда оештырылган ярминкәләрдә, күргәзмәләрдә актив катнаша. Әйтерсең, ул гомер буе шушы һөнәргә омтылган. Белеме буенча кулланма сәнгать рәссам-декораторы, Пермьдәге дүртенче педагогия колледжын тәмамлап Аклыш балалар бакчасында, Барда балалар йортында, яшь техниклар станциясендә дистә еллар тәҗрибә туплый. Югары белемгә ия, Бирск педагогия институтында педагог-психолог белгечлеген ала. Узган елда контракт аша балчыктан савыт-саба җитештерүгә бәйле программа буенча Санкт-Петербург шәһәрендә керамика академиясендә укулар үтә, Пермьдәге шәхси остаханәдә яңа һөнәр үзәнчелекләрен өйрәнә. Хәзер ул чүлмәк ясау түгәрәге (гончарный круг) һәм әйберләрне утта киптерү, яндыру өчен мич алуга иреште, продукциясен сәүдәгә тәкъдим итә.

— Башта халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә теркәлдем. Балчыктан ясалган әйберләр җитештерү теләгем бар иде. Әлегә балчыкны сатып алырга туры килә. Җәй көне үзебез яктагы кызыл балчыкның үзлекләрен өйрәндем, ул файдалану өчен яраклы. Студия ачарга урын тәкъдим иткәннәре өчен “Максимус” кибете хуҗалары Гөлназ һәм Рушан Шәриповларга бик рәхмәтле, — ди Альмира Нәҗмехан кызы.

Чыннан да, элек Бардада балчыктан савыт-саба җитештерелгән була. Бу хакта Лилия Осипованың 2015 елда Санкт-Петербургта нәшер ителгән “Барда курантлары” китабында язылган. Басманың 66 битендә: “Тауда мәчеттә эвакуацияләнүчеләр яшәде, анда балалар белән бергә килгән ата-аналар да торды. Ашханәдәге савыт-саба Каҗмакты елгасы буенда урнашкан чүлмәк ясау остаханәсеннән иде. Сугыш елларында бу остаханә эвакуацияләнгән кешеләр өчен балчык кружкалар һәм тәлинкәләр ясаган. Башка савыт-саба юк иде”, дип искә ала Әкълимә Госман кызы Шәрипова.

Без барган көнне А.Н. Сарманова студиядә осталык дәресе алып бара иде. Анда катнашучылар – икенче Барда урта мәктәбе укытучылары З.Г. Илкәева, Ф.Г Яппарова һәм “Ладушки” балалар бакчасы җитәкчесе Д.Р. Кадырматова үз кулларың белән савыт-саба җитештерүнең бик үзенчәлекле булуын билгеләделәр.

— Бу безнең өченче дәресебез, башта савыт ясадык, бүген ваза өстендә эшлибез. Киләчәктә бу вазада чәчәкләр булыр, дибез. Кул эшләре тоту, иҗат белән шөгыльләнү күңел тынычлыгы бүләк итә. Яңалыкка омтылу безне монда алып килде дә инде, — диделәр алар.

Балчыктан савыт-саба җитештерү крайның башка төбәкләрендә таралу алган. Инде бездә дә барлыкка килде. Матурлык тудыручы оста Альмира Сармановага уңышлар телисе килә, тотынган эшегезнең нәтиҗәсенә куанып иҗат итәргә язсын Сезгә!

Роза Гыйззәтуллина. Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *