Милли көйләр hәвәскәрләре
Сабан туе дигәндә кеше хәтерендә милли киемнәр, ризык, җыр-моӊнар, уеннар, гореф-гадәтләр искә төшә. Бу исемлектәге татар көйләре үзенә күрә аерым бер тылсымлы көчкә ия. Шушы моӊлы көйләребезне саклаучы якташларыбыз булуы сөенечле, әлбәттә. Алар арасында 2023 елныӊ январь аенда барлыкка килгән “Сагыну“ инструменталь ансамбле коллективы. Бу ансамбль Барда мәдәният hәм ял үзәгенеӊ сәнгать җитәкчесе Гөлнур Ибраhимова тәкъдиме hәм аккомпаниатор Фаиз Хәмит улы Максеевныӊ зур теләге белән оештырыла. Ансамбль җитәкчесе Ф.Х. Максеев сүзләренчә, төркемдә татар курае, кубыз, баян, тальян гармуны, ике рәтле