Ярты гасырдан артык бергә

Төнгүк авылыннан Фәйзулла Наҗмулла улы hәм Тәрҗимә Лотфулла кызы Кузаевларныӊ гаилә коруларына быел 55 ел тула. Алар ярты гасырдан артык бергә инде, бер-берсен ярты сүздән, ә бәлки күз карашларыннан аӊлый торганнардыр…

Язмам геройлары авылларында гына түгел, округыбызда хөрмәткә лаеклы затлардан исәпләнә — икесе дә язмышларын намуслы, тырыш хезмәткә багышлаучылар. Сүзебезне гаилә башлыгыннан башлыйк, Фәйзулла абый сугыш алдыннан – 1939 елда дөньяга килә.

— Туган авылда 4 класс укыдым да, Султанайда 5енче классны hәм ике ел Аклышта укып 7енче бетердем. Шуннан колхозда эшли башладым инде. 1958 елныӊ көзендә армия сафларына алындым, хезмәтем Ленинград хәрби округында узды – чик сакчысы булдым. 1961 елныӊ декабрендә кайтып, Елово районы Суганкада укып тракторчы-машинист белгечлеге алдым hәм Муса Җәлил исемендәге колхозда ике ел комбайнчы булып эшләдем. Тагын бер ел шофер-автослесарьга укыдым hәм “Самосвал” машинасы руле артына утырдым, 12 ел эшләдем. Соӊга таба хисапчы булдым, лаеклы ялга 1999 елда чыктым, хезмәт стажым 49 елга тулды, — дип сөйләде ул безгә.

Ә Тәрҗимә апа Байавылда туып-үскән, 7 еллык белем алганнан соӊ Барда мәктәбендә укый, урта белемне Үдик мәктәбендә ала. Мәктәп елларыннан ук укытучы hөнәренә гашыйк кыз алга таба Казан педагогия институтыныӊ чит телләр факультетына укырга керә – немец телен яхшы үзләштергән була. Тик аӊа тарих-филология факультетында укуы күбрәк ошый hәм шунда күчә дә. 1965 елда югары белемле яшь укытучы туган авылы мәктәбенә эшкә урнаша. Ике елдан соӊ Төнгүккә күчә – тәрбияче, класстан hәм мәктәптән тыш эшләрне оештыручы булып эшли.

— Төнгүктә 1967-1968 уку елында урта мәктәп ачылды. Барысы 420 бала укый иде, hәр класс параллель. 30 елдан артык тарих, җәмгыять белеме, татар теле hәм әдәбияты фәннәреннән белем бирдем. “Халык мәгарифе отличнигы” күкрәк билгесе, күпьеллык нәтиҗәле хезмәт өчен медаль, Бөек Ватан сугышында Җиӊүнеӊ 75 еллыгы уӊаеннан истәлек билгесе белән бүләкләндем, федераль дәрәҗәдәге хезмәт ветераны, — ди Тәрҗимә апа. Фәйзулла Наҗмулла улыныӊ да бүләкләре күп булып чыкты: 1974, 1975, 1976 елларда Социалистик ярыш җиӊүчесе, 1980 елда “Унынчы бишьеллык җиӊүчесе”, 1985 елда коммунистик хезмәт ударнигы, 1990 елда федераль дәрәҗәдәге хезмәт ветераны булып таныла. Боларга өстәп яхшы хезмәт иткәне өчен 1961 елда “Чик сагы отличнигы” исеменә лаек булуын да әйтү урынлы булыр.

Бу гаиләдә өч ул туа, алар әти-әниләре кебек тырыш, эшлекле затлар булып өлгерә. Өлкән уллары Әнвәр эшмәкәр, “Стройсервис” оешмасын җитәкли, гаиләсе белән Бардада яши. Илдар Төнгүктә тора, Себердә вахта алымы белән эшли. Ә кечкенә уллары Айдар Пермь дәүләт гуманитар-педагогик университеты доценты, физика-математика фәннәре кандидаты.

Кузаевлар балалары hәм оныклары уӊышларына куанып яши бүген, ил-көннәргә тынычлык hәм иминлек тели. “Тормышта төрле хәлләр була, сабыр итәргә, бер-береӊне тыӊларга кирәк”, — диләр. Мөмкинлектән файдаланып без аларны гаилә бәйрәмнәре белән котлыйбыз, озак еллар күркәм пар булып яшәүләрен, нык сәламәтлек телибез.

Роза Гыйззәтуллина.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *