Балачактан ук табиб булырга теләдем

Авылда фельдшер аерым абруйга ия. Аныӊ фикеренә колак салалар, киӊәшләр сорыйлар, сәламәтлек белән ни генә булмасын, авыл халкы фельдшер пунктына бара. Биредә алар квалификацияле ярдәм генә алып калмыйлар, ә соӊгы яӊалыкларны да беләләр, кайгылары яки шатлыклары белән дә уртаклашалар, аралашалар. Фельдшер — универсаль табиб. Ул педиатр да, терапевт та, ЛОР да, хирург та, кирәк булса, акушер да. Аныӊ җилкәсендә hәрбер кеше өчен җаваплылык ята. Фельдшер – гаилә табибы, дияргә була. Иске Чат авылы халкы өчен мондый табиб булып инде дистә еллар дәвамында Вәсилә Хәмит кызы Кузаева эшли.

Вәсилә апа тумышы белән Түбәнавылдан. Гади күп балалы гаиләдә, иӊ кече, җиденче бала булып туып-үсә. Хәзерге вакытта җиде бертуганныӊ дүртесе исән. “Башлангыч сыйныфларны Түбәнавылда тәмамладым, аннан Каенавыл мәктәбендә укыдым. hөнәр сайларга вакыт җиткәч, мин икеләнмичә медицинага барырга булдым. Фельдшер белгечлеген Чайковский медицина училищесында үзләштердем. Балачактан ук табиб булырга теләгән идем, хыялымны тормышка ашырдым. Мин аларныӊ ак күлмәгенә гашыйк булган идем. Бала акылым белән кешеләр дәвалауныӊ нинди җаваплы хезмәт икәнен аӊламаганмым. Ләкин, тормышны яӊадан яшәргә булса, мин барыбер фельдшер булыр идем. Башка тормышны күз алдыма да китерә алмыйм”,- дип сөйли әӊгәмәдәшем.

Вәсилә Хәмит кызы хезмәт биографиясен 1975 елныӊ 2 апрелендә Иске Чат авылы фельдшерлык-акушерлык пунктында башлый. Башта җирле халык белән танышкан, өйрәнгән hәм биредә тормыш иптәшен дә тапкан. Тормыш иптәше белән ул hәм кыз үстергәннәр. Гомумән, Түбәнавыл кызы әкрен генә Иске Чат кешесенә әйләнгән. “Беренче эш көнемне кичә булган кебек хәтерлим. Санитарка миӊа ачкычлар бирде hәм шундук пунктка минем белән бергә пациентлар да керде, берсенеӊ ирене киселгән иде. Ул вакытта биредә 485 кеше яши, шуларныӊ 87се балалар иде. Бүгенге көндә авылда гомер итүче 125 кешедән 10сы бала hәм берсе яшүсмер. Авыл күз алдымда үзгәрде: бик көчле “колхоз” тормышыннан алып урамнар hәм ишегаллар бушаганын күзалладым. Башта мәктәпне бетерделәр, аннан кибетләр, балалар бакчасы юкка чыкты, ә 2010 елда фельдшерлык-акушерлык пункты да ябылды”, — дип искә ала фельдшер.

Округ hәм больница җитәкчелеге тырышлыгы нәтиҗәсендә 2019 елда фельдшерлык-акушерлык пунктыныӊ яӊа бинасы үз ишекләрен ачты hәм Вәсилә Кузаеваны яӊадан эшкә чакырдылар. Хәзерге вакытта аныӊ гомуми хезмәт стажы 40 ел. Авыл фельдшеры район үзәк больницасы баш табибы И.Ә. Сәгыйдуллинга эш өчен барлык шартлар тудырганы өчен рәхмәт белдерә. “Мин hәр иртә эшкә рәхәтләнеп барам. Мин кешеләргә кирәклегемне беләм, хезмәтемне хөрмәт итәләр, мине көтәләр. Фельдшерлык-акушерлык пунктында эшемне берничә юнәлеш: пациентларны кабул итү, сезонлы авыруларны кисәтү, төрле процедуралар үткәрү буенча алып барам. Көннеӊ икенче яртысында авыру hәм өлкән яшьтәге кешеләрнеӊ өйләренә барам, балаларны карыйм”, — ди табиб.

Шулай ук әӊгәмә барышында Вәсилә апа аны эшкә алган А.П. Курочкинаны да искә төшерде. Ул бик яхшы табиб, hәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер булуын әйтте. Антонина Павловна аныӊ исендә бик кешелекле, гади зат булып калган…

Венера Шәрәфетдинова.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *