Катлаулы hәм җаваплы hөнәр

hәр ел саен беренче җәй аеныӊ өченче якшәмбесендә Рәсәй сәламәтлек саклау өлкәсе өчен мөhим бәйрәм билгеләп үтелә. Быел Медицина хезмәткәре көне 18 июньгә туры килде. Бу hөнәргә очраклы кешеләр килми. Бары тик башкалар хакына hәм файдасына хезмәт итәргә әзер булган затлар гына кешегә бирелгән иӊ зур кыйммәтләр — тормыш hәм сәламәтлекне фидакарьлек белән сакларга әзер.

Үзәк район больницабызда ун ел дәвамында Эльина Назиф кызы Балтаева эшли, ул табиб – эндоскопист, ә 2017 елдан баш табибныӊ медицина бүлеге буенча урынбасары вазыйфасын башкара. Бәйрәм алдыннан мин аныӊ белән аралаша hәм бу авыр hөнәр турында бик күп мөhим нәрсәләр белә алдым. “Ни өчен медицинаны сайладым? Барысы да бик гади — үземне башка өлкәдә беркайчан да күз алдына китерә алмадым. Мин Пермьдә үстем, биредә мәктәпне тәмамладым, ә аннан соӊ документларны бер генә уку йортына hәм бердәнбер факультетка бирдем. Шулай итеп Пермь дәүләт медицина академиясенеӊ “Дәвалау эше” белгечлеге буенча студент булдым. 2005 елда югары уку йортын тәмамлагач, Санкт-Петербургка киттем, анда дипломнан соӊ белем бирү медицина академиясендә эндоскопия буенча белгечлек алдым”, — дип башлады әӊгәмәне Э.Н. Балтаева. Эльина Назиф кызы беренче хезмәт тәҗрибәсен студент елларында ук уза. Ул үзен балалар реанимациясендә шәфкать туташы буларак та, ашыгыч ярдәмдә дә сынап карый, ә табиб-эндоскопист буларак беренче пациентларын Оса үзәк район больницасында кабул итә. Бу больницада ул җиде ел хезмәт итә. 2013 елда “Земский доктор” программасы буенча, эш hәм яшәү урынын үзгәртеп, Бардага күченә.

— Табиб-эндоскопист буларак, аш кайнату трактыныӊ югары өлешен, юан эчәклекне hәм башка органнарны тикшерәм. Кыскасы, бөтен эшчәнлегем яман шеш авыруларын (онкология) ачыклауга юнәлтелгән. Узган ел мондый авыруларныӊ якынча 100 очрагын теркәдек, быел бу күрсәткеч узган елдагы гомуми саннан артып китте. Сан зур hәм ул округ халкын уйландырырга тиеш. Шуӊа күрә hәркемгә мөрәҗәгать итәм, әгәр сезгә процедура билгеләнгән булса, аны үтмичә калдырмагыз. Чөнки башлангыч стадиядә ачыкланган онкология авыруын дәвалау күпкә җиӊелрәк,- дип билгеләп үтте табиб.

Эльина Балтаева сүзләренчә, яман шеш авыруы этаплап үсеш ала. Башта тукыманыӊ гомуми структурасыннан аерылып торган кечкенә тап барлыкка килә. Табибныӊ бурычы — бу участокны табу. Бүгенге көндә мондый үзгәргән структураларны эзләү өчен компьютер программалары уйлап табылмаган, аны табиб кына билгели ала. Шуӊа күрә процедура пациент өчен дә, белгеч өчен дә озак hәм мәшәкатьле. Кызганыч, ләкин еш кына кабул итүгә авыруныӊ инде аздырылган формалары белән киләләр. Онкологиядән тыш, аныӊ пациентлары арасында башка авырулар да еш очрый.

— Мөмкинлектән файдаланып, округныӊ барлык халкына мөрәҗәгать итәргә телим. Онкология ягыннан сәламәтлегегезне сакларга тырышыгыз. Моныӊ өчен диспансерлаштыру кысаларында 44-45 яшьлек пациентларга ФГС тикшеренүе билгеләнә, ул hәркемгә бушлай hәм алдан язылмыйча үткәрелә. Аны игътибарсыз калдырмавыгызны сорыйм, чөнки бу сезгә авырулардан сакланырга ярдәм итәчәк. Моннан тыш, әгәр сезнеӊ органнарда ялкынсыну үзгәрешләре табылса, ФГСны 1-2 елга бер тапкыр узу яхшы. Шулай ук 40 яшьтән соӊ туры эчәкне, ә 50 яшьтән соӊ юан эчәкне тикшерергә кирәк, — дип йомгаклады әӊгәмәне Эльина Назифовна.

Сөйләшү барышында мин кабинет диварларына игътибар иттем, аларда округ, төбәк дәрәҗәсендәге күп санлы рәхмәт хатлары урнаштырылган, хәйрия фондларыннан да рәхмәт хатлары бар. Димәк, табиб хезмәтен бәялиләр hәм хөрмәт итәләр. Безгә муниципалитетныӊ медицина хезмәткәрләренә рәхмәтле пациентлар, сәламәтлек hәм иминлек телисе кала.

Венера Шәрәфетдинова.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *