Гади гамәлләр фаҗигагә китерә ала

30 апрельдә янгын сагы белән бәйле барлык кешеләр дә үз hөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Бу хезмәттә очраклы кешеләр юк, монда чыннан да язмыш билгеләгән затлар эшли. Чөнки янгын сүндерүчегә көчле булу гына аз, аӊа кыю, сабыр, ә кайвакыт хәтта салкын канлы булырга да кирәк. Барда авылында туган Владимир Александрович Стариков та тормышыныӊ күп елларын янгын сагына багышлаган. Бүген ул лаеклы ялда, буш вакытында хуҗалыктагы эшләр белән шөгыльләнә, балык тота, туганнарын шатландырып яши. Тормыш иптәше белән бергә ул hәм кыз үстергәннәр, хәзерге вакытта алты оныклары үсә.

Әӊгәмәне башлап җибәргәндә, Владимир Александрович үзенеӊ мөстәкыйль тормышы, кайда укыганы hәм эшләгәне турында сөйләде. 50 ел элек мәктәпне тәмамлаганнан соӊ, ул Горнозаводский районыныӊ Теплая Гора бистәсендә урнашкан ПТУга укырга керә, анда автокранчы белгечлеген үзләштерә. Алган hөнәре буенча бераз эшләгәннән соӊ, Совет Армиясе сафларына җибәрелә. Хәрби хезмәтен тәмамлагач, яӊадан “парта артына утыра”, Ростов өлкәсенеӊ Новочеркасск шәhәрендә мастер-мелиораторга укый. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Владимир Александровичныӊ хезмәт юлы гади булмаган. Үзенеӊ күӊеле яткан hөнәрен тапканчы, ПМК-19да мастер, май заводында механик, хәтта икмәк заводы директоры булып та эшли. 1990 елда гына язмыш аны янгын сагына алып килә, бирегә ул каравыл начальнигы булып урнаша.

— Мин шундук бу минем hөнәр икәнлеген аӊладым. Тормышта урынымны таптым дип саныйм hәм язмышыма рәхмәтлемен. Янгын сагында 23 ел хезмәт иттем, 57 яшемдә лаеклы ялга чыктым. Минем бурычларыма җитәкчелек итү генә түгел, ә хезмәткәрләрне укыту hәм аларга тренировкалар үткәрү дә керде, янгыннарга да чыктым, әлбәттә. Эшли башлаганда каравылда бары 2 кеше генә иде, вакыт узу белән хезмәткәрләр саны җидегә кадәр артты. Бүген булган кебек янгынга беренче чакыруны хәтерлим. Сарашта йорт яна иде. Әлбәттә, курыктым, ләкин миӊа бәйле булган бар нәрсәне дә үтәп чыга алдым. 23 ел эчендә 350гә якын янгын сүндердем. Төрлесе булды. Бер сменада өч тапкыр чыгып киткән чакларны да хәтерлим. Кыш иде. Урамда – минус 42. Беренче янгын 11 сәгатьтә, икенчесе кичке 7дә Громова урамында, өченчесе төнге сәгать икедә Аклышта йорт янды, — ди Владимир Стариков.

Әӊгәмәдәшем сүзләренчә, ул инде 11 ел пенсиядә булса да, әле дә кайчак төшендә өйләрне янгыннан коткара. Ә хәтерендә аныӊ беркайчан да оныта алмаслык очраклар бар. Мәсәлән, 2008 елда Танып мәктәбе януы. Аныӊ тәҗрибәсендә бу иӊ зур янгын булган hәм 400 квадрат метрдан артык мәйданны үз эченә алган. Аны алты сәгать дәвамында күп санлы хезмәткәрләр сүндерә. Янгыннарда үлүчеләрне дә онытырга мөмкин түгел, бигрәк тә балаларны…

— Нинди генә авыр чаклар булмасын, миӊа эшем ошады. Биредә мин үз урынымда, кешеләргә кирәк булганымны хис иттем. Тормышымны яӊадан башларга мөмкин булса, кабат Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына килер идем. Бу елларны сагынып искә алам. Күп кенә яшьләргә үз тәҗрибәмне җиткерә алдым. Үземнеӊ төп эшчәнлегемнән тыш, 2006-2012 елларда муниципаль Янгын сагы белән җитәкчелек иттем. Минем җитәкчелектә 12 янгын сүндерү бүлеге иде. Хезмәт еллары дәверендә өч медаль белән бүләкләндем, отряд җитәкчелегеннән рәхмәт хатлары күп,” — дип уртаклашты Владимир Александрович.

Әӊгәмә ахырында элеккеге каравыл башлыгы хезмәт ветераннарына hәм бүген сафта булганнарга сәламәтлек, янгыннарныӊ азрак булуын, эшләрендә беркайчан да уяулыкны, үз көчләренә ышанычны югалтмауларын, hөнәри осталык теләде. “Бу форсаттан файдаланып, газета укучыларына шуны искәртәсем килә: карак күтәрә алганчы, ә ут бернәрсәне дә калдырмыйча алып китә. Сак булыгыз, чөнки күпчелек янгыннар кешеләрнеӊ күп нәрсәгә җиӊелчә карашыннан килеп чыга. Вакытында электр чыбыкларын алмаштырмадыӊмы, төтен чыга торган мичне төзекләндермәдеӊме, корылмалар янында чүп-чар яндырдыӊмы, тәмәке төпчеген үләнгә ташладыӊмы — шундый гади гамәлләр кебек тоела, әмма алар чын фаҗигагә китерә ала“.

Венера Шәрәфетдинова.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *