Киләчәк – сәләтле яшьләрдә

hәр ата-ана үз баласыныӊ имин, уӊышлы булуын, максатларына ирешүен тели. Ә сабыйлары дәрәҗә пьедесталыныӊ югары баскычына күтәрелсә, көндәлегендә бары тик яхшы билгеләр генә булса, яки сәхнәдә уӊышлы чыгыш ясаса, финиш сызыгын беренче узса, әти-әнинеӊ шатлануын күрсәгез иде!

“Уӊышлы кеше hәрнәрсәдә уӊышлы” дип ышаныч белән әйтергә мөмкин булган егетләрнеӊ берсе — Кәрим Артур улы Трутнев. Егетнеӊ әнисе Ирина Илфат кызы сүзләренчә, улы балачактан ук иҗатка, музыкага тартылуы белән аерылып торган. hичшиксез, аныӊ сәхнәгә мәхәббәте “Дуслык” халык биюе үрнәк ансамбленнән башлана, биредә ул сәхнәдә үзен дөрес тотарга, хәрәкәт итәргә өйрәнә. Ике елдан соӊ Гүзәл Фәрит кызы Сафина аныӊ балалар чыгышына карап дирижерлык итүен күреп ала hәм балалар сәнгать мәктәбенеӊ вокал бүлегенә укырга чакыра. “Без аны музыка мәктәбенә бирергә уйламадык та. Ләкин барыбер сынап карарга булдык hәм ялгышмадык. Еллар тиз үтте, улым бу мәктәпне кызыл аттестатка тәмамлады да инде. Биш ел дәвамында Гүзәл Фәрит кызы улыбызга музыканы аӊларга, җырларга hәм көйне тыӊларга гына түгел, ә аны бөек композиторлар hәм артистлар кебек ишетергә өйрәтте”, — дип уртаклашты әнисе.

Кәрим Барда гимназиясендә укый, быел ул тугызынчы сыйныфка күчте. Егет мәктәптә дә барысы да “бик яхшы” булуын билгели. Укудан тыш, яшүсмер мәктәп театрында шөгыльләнергә өлгерә. Әле балачагында ук ул Барда халык театрында Кучумов Раиф Гарифҗан улы җитәкчелегендә театр сәнгате нигезләрен өйрәнә. Шулай ук ул җирле телевидение каршындагы балалар театр студиясендә шөгыльләнә (җитәкчесе Җ.С. Габделхакова). Моннан тыш, йөзү, җиӊел атлетика hәм волейболны ярата. Иҗади конкурсларда, төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда катнашу өчен вакыт таба, ярышларга, форумнарга йөри hәм КВНныӊ мәктәп командасына керә.

— Узган уку елы минем өчен уӊышлы булды. Кышын “Җәлил укулары” V Халыкара әдәби конкурсында җиӊүчеләр рәтенә кердем hәм гала-концертта катнаштым. Лилия Гарифҗан кызы Максутова җитәкчелегендәге мәктәп театр коллективы Туфан Миӊнуллинныӊ “Моӊлы бер жыр” спектакленнән өзек белән муниципаль конкурста беренче урын, ә Бөтенрәсәй конкурсында өченче урын алды. Иҗади тормышымда класс җитәкчем Альбина Әүхәт кызы Киндяшева да зур роль уйный. Аныӊ ярдәмендә Уфада “Тамырым-башкорт” II төбәкара балалар-яшүсмерләр форумында катнашу бәхетенә ирештем, — дип сөйли Кәрим.

Егетнеӊ уӊышлары игътибарсыз калмый, hәм быел ул “Ел укучысы-2023” муниципаль конкурсыныӊ “Маска” номинациясендә иӊ яхшысы булды. Кәримгә вакыйгаларга бай тулы тормыш бик ошый. Ул сәхнәдән җыр, шигырь башкарып яки спектакльдә роль уйнап бик күп уӊай эмоцияләр ала. Бу эчкерсез, сөйкемле яшь егеткә үз йолдызын табып, иҗади юл белән баруын, төп ярдәмчесе — әнисе hәрвакыт янәшәсендә булуын телибез.

Венера Шәрәфетдинова.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *