Балаларга мәхәббәт белән

Барда округыныӊ иӊ танылган династияләренеӊ берсе Монасыйпов Шәйморат Шәймәгъсүм улы hәм Тякина Хәдия Вәлиәхмәт кызы гаиләсеннән башлана. Үз заманы өчен Хәдия Вәлиәхмәт кызы бик белемле була, гарәп телендә яхшы укый. Әтисе Тякин Вәлиәхмәт укыткан мәчет каршындагы дини мәктәпне тәмамлагач, үзе дә балаларга мәдрәсәдә белем бирә.

Шәйморат белән Хәдиянеӊ барлык 13 баласы да белем ала, шуларныӊ дүртесе укытучы була: Муллаәхмәт тарих укыта, Карман, Султанай мәктәпләре директоры вазыйфаларын башкара, Сәкинә, Фариха hәм Мөршидә башлангыч сыйныф укытучылары булып эшли. Калган балалары да тормышта үз урыннарын таба, алар теш врачы, табиб, китапханәче, баш бухгалтер булып хезмәт куялар. Бүгенге көндә династиядә биш буын педагог исәпләнә, ә бу ким дигәндә 30 укытучы дигән сүз, шуларныӊ дистәгә якыны Барда округыныӊ мәгариф учреждениеләрендә белем бирә. Нәсел башлыкларыныӊ, аларныӊ балаларыныӊ, оныкларыныӊ hәм оныкчыкларыныӊ гомуми педагогик стажы меӊ елдан артык тәшкил итә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Монасыйповлар нәселен дәвам итүчеләр арасында биш мәктәп директоры, өч Бөек Ватан сугышында катнашучы, ике РФсе мәгариф отличнигы, шул ук санда РФсе гомуми белем бирүнеӊ мактаулы хезмәткәре, бер РФсенеӊ атказанган укытучысы hәм Барда районыныӊ өч Почетлы гражданины бар.

Барда җыены алдыннан миӊа Шәйморат белән Хәдиянеӊ турыдан-туры нәсел дәвамчылары белән очрашу бәхете елмайды. Бу аларныӊ төпчек кызлары Мөршидә Нурбакова, оныклары Нурия Исмәгыйлова, Сөгъдә Бакунова, Айсылу Хәсәнова, оныкчыгы Илсөяр Ижбулатова hәм киленнәре Гөлфирә Монасыйпова. Алар ата-бабаларын тирән хөрмәт итүләре, күӊелләрендә укытучы hөнәре яшәве hәм башка язмышны күз алдына да китерә алмаулары турында уртаклашты.

Сөгъдә Сәетсәлим кызы округныӊ төрле мәктәпләрендә химия укытучысы булып эшләгән, гомеренеӊ 30 елын 2нче санлы Барда урта мәктәбенә багышлаган. Тормыш иптәше физика укытучысы Наил Габдрәхим улы белән бергә педагогик стажлары 90 ел тәшкил итә. Кызлары Алсу — балалар бакчасында тәрбияче, уллары Илнур – белеме буенча физика укытучысы. Нурия Габдрахман кызы хезмәт биографиясен Сараш балалар йортында башлый, аннан 13 ел Минск шәhәрендә эшли. 1991 елда туган ягына кайта, 20 ел Барда гимназиясен җитәкли, немец, инглиз hәм башка чит телләрне укыта. Ул Рәсәй гомуми белем бирүнеӊ мактаулы хезмәткәре. Айсылу Сәетҗан кызы hәм аныӊ кызы Илсөяр гимназиянеӊ башлангыч сыйныф укытучылары булып эшли, үзләренеӊ шәҗәрәләрен актив өйрәнә.

“Мин балачактан ук укытучы булачагымны белә идем, барлык уеннарыбыз мәктәп белән бәйле булды. Педагогик эшчәнлегемне Чернушка районында башладым, 17 ел урман сәнәгате хуҗалыгыныӊ аз комплектлы мәктәбендә укыттым, аннан 2нче санлы Барда мәктәбендә эшләдем. Педагогик стажым — 45 ел. Укучыларым арасында миӊа еш килеп йөрүчеләр дә бар. Көтмәгәндә чәчәк бәйләмен бүләк итәргә яисә чиләк белән бал күтәреп килергә мөмкиннәр, ә мине “икенче әни” дип атыйлар,” — ди Мөршидә Шәйморат кызы. Килене Гөлфирә Хөрмәт кызы гаиләсендә дә укытучылар күп. Ул безнеӊ округныӊ башка зур педагогик династиясе – Нурмөхәммәтовлар гаиләсе белән нык бәйләнгән. Аларныӊ гомуми педагогик стажы 500 елдан артык. Хәрби тормыш иптәше артыннан барып, Гөлфирә апа Рәсәй, Германия, Казахстан, Украинаныӊ төрле мәктәпләрендә биология, физкультура hәм ритмика дәресләрен укыткан.

Округыбыз данлыклы укытучылар династияләренә бай, аларныӊ тамырлары ерак гасырларга барып тоташа. Ә нәсел дәвамчыларыныӊ әле дә кече Ватаннары файдасына эшләве, балаларга белем биреп, берничә буын тәрбияләве сөенечле. Бүген Монасыйповлар заты вәкилләре төрле фәннәр укыта, төрле мәктәпләрдә эшли, төрле фамилияләр йөртә, әмма аларны барысын да балаларга мәхәббәт берләштерә.

Венера Шәрәфетдинова.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *