Хезмәттән тәм табып

8 март – халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан газета битләрендә уңган, эшчән ханымнарыбызга багышланган мәкаләләребез дөнья күрә. Бу язмада сез Икенче Әрҗән авылында яшәүче Мәсхүдә Рәемова белән якыннан танышырсыз.

Мәсхүдә Гаптеләҗан кызын күршесе, ветеран укытучы Нәсимә Миннеәхмәт кызы Рангулова бары уңай яктан гына характерлады.

— Озак еллар күршеләр булып үзара дус-тату яшибез. Рәемовлар гаиләсе һәр эштә диярлек башлап йөриләр, язын бакча сөреп, иң беренчеләрдән булып бәрәңге, яшелчәләр утырталар. Балалары мәктәптә укыганда алар ата-аналар комитетында исәпләнделәр, актив иделәр, өмәләрдә, җәмәгать эшләрендә еш катнаштылар. Ул һәм кызлары тәртипле булдылар. Мәсхүдә бар эшкә дә өлгерә, ярдәмчел, терлек һәм кош-корт карый, җиләк-җимеш, чәчәкләр үстерә, — диде.

Рәемовлар гаиләсе 45 ел элек барлыкка килгән. Гаилә башлыгы Салихҗан Гыйлемулла улы озак еллар эчке эшләр органнарында хезмәт куйган. Ә Мәсхүдә Гаптеләҗан кызы Әрҗән, Барда мәктәпләреннән соң Кунгур авыл хуҗалыгы техникумында бухгалтер белгечлеге ала һәм “Правда” колхозында хисапчы, бухгалтер, райпо системасында товаровед булып эшли. Аның хезмәт стажы 45 елга тигез, Пермь крае хезмәт ветераны. Озак еллар дәвамындагы тырыш хезмәте өчен исеме Барда райпосының Почет тактасында урын ала, Россия кулланучылар җәмгыяте Үзәк союзының почет грамотасы, дипломнар белән бүләкләнә. Авыл һәм район депутаты булып сайлана.

Лаеклы ялда булуларына карамастан, хәзер дә шәхси ярдәмче хуҗалыклары зур: сыер, 2 бозау, җәйләрен йөзләп бройлер тавыклары карыйлар, зур бакча тоталар. Әле узган елга кадәр 2 сыерлары булган. 3 бала: бер ул һәм ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, хәзер инде балалары үз гаиләләре белән яши, барысы да Бардада төпләнгәннәр. Уллары Альберт әтисе юлыннан китеп, эчке эшләр органнарында эшли, хәзер лаеклы ялда. Ә кызлары Лилия һәм Алиянең һөнәрләре әниләренеке кебек икътисад тармагы белән бәйләнгән. Алар әти-әниләрен бәйрәмнәрдә килеп котлыйлар, эшләрендә булышалар.

— Балаларга эшләп үсең, дидек. Үзебез дә әти-әниләргә ярдәм иттек. Җәен бакчадан кермим, кышын җылы оек, бияләй бәйлим. Көн бик кыска, безгә көн җитми. Әле Украинада булучы ир-егетләребезгә посылка белән баллы чәкчәк пешереп салдык, — ди Мәсхүдә апа.

Менә шулай, үзләре салган йортта тормыш алып бара Рәемовлар. Тәрәзә төпләрендә помидор, борыч үсентеләре үсә.

— Үрнәк, күп балалы гаилә, зур хуҗалык тоталар. Хуҗабикә, әни буларак Мәсхүдә турында әйбәт сүзләр генә әйтеп була. Барлык хатын-кызларны язның беренче бәйрәме белән котлыйм, имин тормыш, сәламәтлек, уңышлар телим. Яз кояшы күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф бүләк итсен, — диде Әрҗән территориаль бүлеге начальнигы Раил Хәниф улы Мөрсәлимов.

Чыннан да, яз килүе сизелә, җәмәгать. Киләчәктә дә хезмәттән тәм, тормыштан ямь табып яшәргә язсын, теләкләр чынга ашсын!

Роза Гыйззәтуллина. Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *