Хезмәттән тәм табып

8 март – халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан газета битләрендә уңган, эшчән ханымнарыбызга багышланган мәкаләләребез дөнья күрә. Бу язмада сез Икенче Әрҗән авылында яшәүче Мәсхүдә Рәемова белән якыннан танышырсыз. Мәсхүдә Гаптеләҗан кызын күршесе, ветеран укытучы Нәсимә Миннеәхмәт кызы Рангулова бары уңай яктан гына характерлады. — Озак еллар күршеләр булып үзара дус-тату яшибез. Рәемовлар гаиләсе һәр эштә диярлек башлап йөриләр, язын бакча сөреп, иң беренчеләрдән булып бәрәңге, яшелчәләр утырталар. Балалары мәктәптә укыганда алар ата-аналар комитетында исәпләнделәр, актив иделәр, өмәләрдә, җәмәгать эшләрендә еш

Подробнее

Хоббидан уӊышлы эшкә

Безне« районда бик күп иҗади, үзенчәлекле шәхесләр бар. Алар белән аралашасы, тәҗрибәләрен hәм белемнәрен үзләштерәсе, аларны якыннанрак беләсе килә. Гүзәл затларныӊ үзләре өчен хас булмаган hөнәрләрне үзләштерүе аеруча гаҗәпләндерә. Бу материалда сүз агач остасы булырга теләгән кыз турында барачак. Үдикнеӊ авыл читендә урнашкан “яшь” урамына килеп җиткәч, чакырылган адрес буенча йортныӊ башкалардан гадәти булмаган декор элементлары белән аерылып торуын күрдек. Биредә сәләтле, иҗади кешеләр яшәвен шундук аӊлап алдык. Динара Ильяс кызы Хәкимова Пермьдә туып-үскән, ә җиде ел элек алар ире

Подробнее

Балачактан ук табиб булырга теләдем

Авылда фельдшер аерым абруйга ия. Аныӊ фикеренә колак салалар, киӊәшләр сорыйлар, сәламәтлек белән ни генә булмасын, авыл халкы фельдшер пунктына бара. Биредә алар квалификацияле ярдәм генә алып калмыйлар, ә соӊгы яӊалыкларны да беләләр, кайгылары яки шатлыклары белән дә уртаклашалар, аралашалар. Фельдшер — универсаль табиб. Ул педиатр да, терапевт та, ЛОР да, хирург та, кирәк булса, акушер да. Аныӊ җилкәсендә hәрбер кеше өчен җаваплылык ята. Фельдшер – гаилә табибы, дияргә була. Иске Чат авылы халкы өчен мондый табиб булып инде дистә

Подробнее

Матурлык тудыручы

Үз эшеңне алып бару җиңел түгелдер ул, бигрәк тә хатын-кызга. Арада хыялларын тормышка ашыручылар – максатларына ирешүче гүзәл затларыбыз да бар. Халыкны социаль яклау үзәге “Бергә өйрәнәбез!” социаль контракты аша үз эшен ачарга теләүчеләргә булышлык итә. Бизнес-планны уңышлы яклаганнан соң дәүләт ярдәме алырга һәм хыялыңны тормышка ашырырга мөмкин. Альмира Сарманова узган елда Бардада кызыл балчыктан савыт-саба, сувенирлар һ.б. продукция җитештерүче студия ачты ачты. Бүген ул кызыксынучылар өчен осталык дәресләре үткәрә, Казан, Санкт-Петербург шәһәрләрендә һәм крайда оештырылган ярминкәләрдә, күргәзмәләрдә актив катнаша.

Подробнее