Матурлык тудыручы

Барданын үзәк Ленин урамында, атап әйткәндә банкка каршы ике катлы йорт янында төрле чәчәкләр үсүенә игътибар иткәнегез булгандыр инде. Бу язмабыз шушы матурлыкны тудыручы Нәфисә Гаптрәхим кызы Тляшевага багышланыр.

Чәчәкләр… Тормышыбызга ямь өсти алар, күӊелләрне күтәрә, шатлык хисе бүләк итә.

— Үзебез яшәгән күп фатирлы йорт алдында чәчәкләр үстерергә дип әнием Әтнәшева Нәҗмениса Сабирҗан кызы тәкъдим итте. Ул хәзер арабызда юк инде, 89 яшен тулып узган елда дөньядан китте. Әниемнеӊ тәрәзә төбе hәрвакыт гөлләргә күмелгән булыр иде, аеруча яран гөлен яратты, — дип сөйли башлады чәчәкләр үстерүче Нәфисә апа. — 2017 ел тирәсе булыр, чирәмне казып түтәлләр ясадык, тирес урынына көзге яфракларны җыеп салдык, алар черемәгә әйләнде, туфрак ташыдык. Елдан ел чәчәкләрнеӊ төре hәм саны арта барды, дуслар, туганнар, күршеләр бирде, сатып та алдым. Иртә язын орлыкларны савытларда үстерәм. Күпьеллыклардан: лилия, лалә, пион, нәркис, ирис, примула, ромашка, аквилегия, вербейник, канәфер, флокс, георгина hәм башкалар үсә. Берьеллык чәчәкләр: петуния, бәрхет гөле, сальвияне күп утыртам, кайсыныӊ ничек аталганын да белмим. Гөлҗимеш куаклары, спирея әйләнә-тирәне бизәп тора. Чәчәкләр булуы үземә дә ошый, узып баручылар сокланып карый. Мине иӊ борчыганы — корылык булганда су салуы да түгел, ә урамда сыерларныӊ түтәлләрне таптавы, ничек олы урамда терлекләрне йөртергәдер ул, хуҗаларына берләшеп “электрон көтүче” урнаштырып булмый микән? – диде.

Нәфисә апа шәhәрдә тәрбияче булып эшләде, лаеклы ялга чыккач, олы яшьтәге әнисен тәрбияләргә кайтты. Йорт алдын гөлбакчага әйләндерде, рәхмәт аӊа! Башкарганы саваплы гамәлләрдән булсын. Кешенеӊ кәефен күтәрү – үзе сәдака дип белми генә әйтмиләр шул.

Роза Гыйззәтуллина.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *