Сабан туе дигәндә кеше хәтерендә милли киемнәр, ризык, җыр-моӊнар, уеннар, гореф-гадәтләр искә төшә. Бу исемлектәге татар көйләре үзенә күрә аерым бер тылсымлы көчкә ия. Шушы моӊлы көйләребезне саклаучы якташларыбыз булуы сөенечле, әлбәттә.
Алар арасында 2023 елныӊ январь аенда барлыкка килгән “Сагыну“ инструменталь ансамбле коллективы. Бу ансамбль Барда мәдәният hәм ял үзәгенеӊ сәнгать җитәкчесе Гөлнур Ибраhимова тәкъдиме hәм аккомпаниатор Фаиз Хәмит улы Максеевныӊ зур теләге белән оештырыла.
Ансамбль җитәкчесе Ф.Х. Максеев сүзләренчә, төркемдә татар курае, кубыз, баян, тальян гармуны, ике рәтле “хромка“, бәрмә музыка кораллары кулланыла. “Төркемебез составында 50дән 85 яшькә кадәр 10 кеше: Илшат Закиров, Идиал Хисмәтуллин, Миннирәшид Маматов, Рамил Батыркаев, Рәүфә Гаязова, Рәсилә Дускаева, Әлфинур Максеева, Мәүлидә Килдебаева, Фәгыйлә hәм Фәнзирә Кусаматовалар шөгыльләнә hәм шәхсән үзем катнашам. Шулай ук Фәнзирә Кусаматова безнеӊ коллективка милли киемнәр тегеп, ярдәмен күрсәтә. Ансамбль коллективы белән атнага бер тапкыр репетициягә җыелабыз, әлбәттә, конкурсларга әзерләнгәндә ешрак очрашабыз. Хәзерге вакытта репертуарыбызда татар халык, Барда көйләре өстенлек алып тора. Шулай ук туган ягыбызныӊ гимнын, Гәйнә биюе, Пермь татарлары, “Шауба авылы” көйләрен бик теләп башкарабыз. Киләчәктә башкорт халык көйләрен дә репертуарыбызга кертәчәкбез, — дип уртаклашты музыкаль төркем җитәкчесе.
Бу ансамбльнеӊ оешуына биш ай гына булуга карамастан, ул инде берничә казанышларга ирешкән. Мәсәлән, Октябрь бистәсендә узган “Моӊлы гармун” беренче муниципаль фестиваль-конкурсында “Иӊ яхшы гармунчылар ансамбле” номинациясендә катнашучы дипломы, шулай ук бу номинациядә “Уйна, гармун! Яӊгыра, такмак!” юбилейлы XV төбәкара фестивальдә лауреат дипломы hәм Екатеринбург шәhәрендә татар җырын hәм инструменталь көен башкаручыларныӊ “Урал сандугачы” XVI төбәкара конкурсында 2 дәрәҗә лауреат дипломына ия булганнар. Хәзерге вакытта ансамбль Сабантуйларда hәм Барда җыенында чыгыш ясарга әзерләнә.
— Киләчәккә планнар корып яшибез. Уен округында узачак “Бал спасы”на бару теләге бар. Ансамбльгә кыллы музыкаль инструментлар җитми, бигрәк тә татар думбырасын алырга телибез, ә клавишалы инструментларга килсәк, 4-8 телле бәләкәй кул гармуннары ясатырга уйлыйбыз, гомумән, музыкаль коралларыбыз искерде, яӊартырга кирәк. Шулай да Барда мәдәният hәм ял үзәге директоры Эльмарт Наил улы ансамблебезгә тальян гармуны алып биреп, безне сөендерде. Форсаттан файдаланып, Эльмарт Наил улына hәм округ администрациясенә конкурсларга барганда ярдәм кулы сузганнары, ә тамашачыларыбызга безне алкышлар белән каршы алганнары, озатканнары өчен рәхмәтемне белдерәм hәм милли көйләребезне онытмауларын, яратып тыӊлауларын телим, “Таӊ” газетасы укучыларын Сабантуйларыбыз, Барда җыены белән котлыйм, — диде Фаиз Хәмит улы hәм кәгазьдәге мәгълүмат электрон форматтагыга караганда озаграк, күп гасырлар дәверендә ышанычлырак сакланганын билгеләп, газетабызныӊ укучылар саны артуын теләде.
Гүзәл Илкәева.