Барда муниципаль округы территориясендә быел да “Иӊ яхшы ветеран хуҗалыгы” конкурсы уздырыла. Бәйгене оештыру hәм үткәрүне коммерцияле булмаган иҗтимагый оешма – район ветераннар советы алып бара. Оешманыӊ төп максатларыннан өлкән буын кешеләренеӊ гражданлык, социаль-икътисади, хезмәт, шәхси хокукларын hәм ирекләрен саклау, аларныӊ матди иминлеген, торак шартларын, сәүдә, көнкүреш, медицина hәм башка өлкәләрдә хезмәт күрсәтү төрләрен яхшырту санала. Шулай ук җәмгыятьтә югары әхлакый hәм рухи кыйммәтләрне раслауга, халыкныӊ милли мәдәниятен саклауга hәм баетуга, яшьләрне патриотик тәрбияләүгә, Ватанга хезмәт итүдә иӊ яхшы традицияләрне тапшыруга ярдәм итүне өстәргә мөмкин.
Барда округы советы рәисе Ә.Ш. Габдушева, совет әгъзалары: “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Н.Г. Исмәгыйлова hәм А.Н. Әлмәтова, мәдәният идарәсеннән Р.М. Әхмәрова h.б. составындагы комиссия 19-21 август көннәрендә Барда, Әрҗән, Үдик, Федорки, Бөреҗле, Печмень, Сараш hәм Төнгүк территориаль бүлекләренә караган авылларда хуҗалыкларны карады hәм бәяләде. Бу юлы 8 территориаль бүлектән барысы егермегә якын ветеран гаиләсе катнашырга теләк белдерде.
— Бу конкурс ветеран гаиләләр арасында 2006 елдан башлап үткәрелә, уӊай тәҗрибә белән уртаклашырга, үрнәк алырга, төбәгебездә иӊ яхшы гаиләләрне ачыкларга ярдәм итә. Хуҗалыклар берсеннән-берсе уӊган, булган, шәхси хуҗалыкларында терлекләр, кош-корт асрыйлар, бакчачылык, яшелчәчелек белән шөгыльләнүче булдыклы гаиләләребез бик күп. Алар ярдәмче хуҗалыклары исәбенә табыш алып яшиләр, үзләре үрнәгендә авылдашларын, балаларын, үсеп килүче буынны тәрбиялиләр. “Иӊ яхшы ветеран хуҗалыгы” конкурсында катнашкан барлык гаиләләргә, территориаль бүлекләргә, авыллардагы ветераннар оешмаларын җитәкләүчеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез, — диде коммерцияле булмаган район ветераннар оешмасы рәисе Әнисә Шәрифхан кызы.
Әйе, туган төбәгебезгә ямь өстәп яшәүче ветеран гаиләләр күплеге бик сөенечле. hәр хуҗалык үзенчә күркәм, аннан өлкәннәрдә тупланган асыл сыйфатлар — акыл, сабырлыкка чын мәгънәсендә сокланырлык.
Әйдәгез инде гаиләләр белән танышыйк. Сәфәребезнеӊ беренче көнендә округ үзәге Барданы hәм Әрҗән территориаль бүлегенә кергән авылларны сәфәр кылдык. Башлап безне бардалылар — Фидәил Хәммәт улы hәм Әлфизә Шәрифхан кызы кабул итте. Хуҗалыкка килеп керүгә монда оста, тынгысыз затлар яшәвен тоясыӊ. hәр әйбер үз урынында, хуҗаныӊ тимердән зәвыклы эшләнмәләре игътибарны җәлеп итә: эскәмияләр, ял зонасы, хәтта түтәлләр дә. Территориядә hәм бакчада бер чүп үләнен күрмәссеӊ. Ә чәчәкләрнеӊ ниндие генә юк — гортензияләр 35 (!), розалар 30, клематислар 7 сортлы булып үсә икән монда. Бу гаилә 1987 елда төзелгән, ә яӊа йортны эшләп 2005 елда күченгәннәр. Юсуповлар лаеклы ялда булсалар да, әле эшләүләрен дәвам итәләр. Гаилә башлыгы элек “Газпром” ПАОсында, ә хәзер гадәттән тыш хәлләр министрлыгына (МЧС) караган оешмада хезмәт куя. Тормыш иптәше исә 38 ел дәвамында сәламәтлек саклау өлкәсенә тугры калган – Барда үзәк район больницасында фельдшер-лаборант.
— Гаиләбездә 2 бала үстердек, улыбыз Эмиль Бардада, кызыбыз Элиза Пермьдә яшиләр. Оныклар өчәү барысы. Вакыт булганда кул эшләре тотам. Бу җәйдә үзебез өчен бройлер тавыклары алып карадык, — диде хуҗабикә.
Ике гаилә I Әрҗән авылыннан тәкъдим ителде, Тәлгать Нәкый улы hәм Фәзимә Тайфур кызы Сәбәләевлар гаиләсе барлыкка килүгә декабрь аенда 50 ел тула икән. Алар икесе дә РФ дәрәҗәсендәге хезмәт ветераннары, 40 елдан артык эш стажлары бар, хезмәт юлларын сәламәтлек саклау тармагына hәм мәгариф өлкәсенә багышлаганнар. Җимеш бакчалары бик бай – алмагач, чия, кара миләш, балан, ирга h.б. дисеӊме, карлыганны гына да быел 117 литр җыйганнар икән. Башкалардан аермалы буларак, топинамбур hәм маллар өчен (карарга үгез алганнар) азык чөгендере үстерәләр.
— Исәнлек, тынычлык белән яшибез. Өч балабыз, 7 оныгыбыз бар безнеӊ. Оныкларыбызныӊ берсе уку йортын кызыл диплом белән тәмамлады, тырышып укыйлар. Кызларыбыз Эльмира врач, Эльвира социаль хезмәткәр булып эшлиләр, улыбыз Эльмарт Пермьдә эшли, — диде Фәзимә Тайфур кызы. Ә Тәлгать абый гармунда уйнады, үзе язган шигырьләрен укыды.
Гаяз Газбулла улы hәм Рәүфә Хәниф кызы Алапановлар йортларын ямьле Тол елгасы буена салганнар. Яшелчә hәм җиләк-җимеш бакчалары зур, күпләп җиләк үстерәләр, кабактан тыш кавын да утыртканнар. Шулай ук төрле гөлләр күп биредә, ак, шәмәхә, алсу төстәге гладиолуслар мул чәчәк ата.
— Без 1981 елда кушылдык, 2 бала тәрбияләдек. Гөлнур территориаль бүлектә белгеч, улыбыз Газинур исемле. Үзем элек район кулланучылар җәмгыятендә (райпо) бухгалтер идем, аннан үз эшебезне ачып шәхси эшмәкәр булып теркәлдек. Бакчада эшләү ошый, “Слава” hәм “Подарок” сортлы кәбестә утырттык, эше күп булса да, гладиолусларны яратам, — диде Рәүфә Хәниф кызы.
Бәйгедә II Әрҗәннән 2 гаилә бар иде, Марат Сафый улы hәм Әлфизә Әдhәм кызы Илкәевлар гаиләсе 1983 елда барлыкка килгән. Алар да 2 бала тәрбияләп үстергәннәр, 2 оныклары бар. Кызлары Лилия I Әрҗәндә яши, тәрбияче, ә уллары өлкә үзәгендә заводта эшли.
— Гомер буе Пермьдә яшәдек hәм эшләдек, 2016 елда лаеклы ялга туктагач, туган төбәккә кайтырга ниятләдек. Егерме сутыйдан күбрәк бакчабызда күп төрле яшелчә hәм чәчәкләр үстерәбез. Бакчабыз Пермьдә торганда да бар иде, чәчәкләр яратам имәнеч, бигрәк тә астра, хризантема, роза, лилияләрне, — диде үзебезчә итеп Әлфизә Әдhәм кызы. Илкәевлар тагын йомырка салучы тавыклар асрыйлар икән.
Мәсхүт Мәлик улы hәм Әлфия Шәйхали кызы Корбангалиевлар да Чернушка шәhәрендә яшәп, пенсия яшенә җитүгә туган районга кайтып төпләнгәннәр. Бу хуҗалыкта кура җиләге, карлыганнар бик күп, алмагач, крыжовниклар да хуҗаларын җимеш биреп куандыра, “Гигантелла” сортлы җиләкләреннән мул уӊыш җыйганнар.
— Җәйге каникулда ял итәргә килдем, миӊа бик ошый. Картәни тәмле пешерә, аеруча аныӊ пицца белән борщын яратам. Картәтигә бакчада hәм хуҗалыкта эшләргә булышам, — диде Чернушкадан кайткан 9 яшьлек оныклары Артур.
Корбангалиевларныӊ балалары шәhәрдә гомер итә, кызлары хәрби комиссариатта эшли, уллары
электрчы.
— Бер гаилә булып яшәвебезгә 35 ел инде, оныкларыбыз өчәү. Үзем педагог, ирем эретеп ябыштыручы булып эшләдек. Хәзер лаеклы ялда булгач җәй көннәрендә урманга җиләк-җимешкә йөрибез, быел җиләк белән шартлама җыеп 30 меӊ сумлык саттык, виктория җиләгеннән 10 меӊ сум табыш алдык. Тагын мәшкә (әдәбичәсе гөмбә) җыеп тапшырабыз, — дип сөйләде безгә Әлфия Шәйхали кызы. Аныӊ мәгариф өлкәсендә эшләве чәчәк түтәлләрен ничек бизәвеннән үк күренеп тора, бары матурлыкны тоя hәм тудыра белергә генә кирәк.
Әнә шундый гаиләләрдә булдык без бәйге барышында. Лаеклы ялда туган якларга кайтып яшәүне бар нәрсәдән артык күрүләре бик отышлы, авылда да шәhәр уӊайлыклары тудырып була бит. Ә туганнарыӊ, якыннарыӊ белән аралашып, күрешеп яшәве үзе зур бәхет түгелме соӊ?
Дилә Хәбибрахманова.
Ибраhим Тимганов фотолары.
Туган җирдә яшәү үзе бәхет
При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").