Бармагымны тешләгәннәре күп булды

Барданыӊ стоматология поликлиникасы. Икенче кат. Коридорда берничә кеше теш табибларына керергә омтыла hәм бер сабыйныӊ ачы кычкырган тавышы белән “ләззәтләнә”. Бала тавышы бар бинага яӊгырый. Бу нарасый минем улым икәнлеген аӊлап, балалар стоматологы Фирдәүсә Суфый кызы Маматова кабинетына чабам. Ишекне ачып керүемә әтисенеӊ тезендә утырып бар көченә елаган улымны hәм тыныч холык белән баламны юатып, әти кешегә киӊәшләр бирүче hәм шул ук вакытта үз эшен җиренә җиткереп башкарырга тырышучы теш табибын күрәм.

Битлек кигән күзлекле табиб, ике кулына да инструментлар тотып, кечкенә авыз эчен “актара”, шул ук арада берсе аягы белән педальгә басып-басып ала. Бу галәмәткә карап-карап тордым да: “Аллага шөкер, стоматологка укымаганмын”, — дип сөенеп куйдым. Бер кечкенә черегән тешне дәвалау өчен шулкадәрле күп хәрәкәтләр башкарырга, көч куярга, ә иӊ мөhиме, русча әйткәндә, “спокойный, как удав” булырга кирәк бит. Шундый сабырлык белән үз эшен башкаручы турында мәкалә язмасам, дөрес булмас дип уйладым.

Фирдәүсә апа Федорки авылында 1962 елныӊ 23 февралендә колхозчылар Суфый Сәхипгәрәй улы hәм Рәхилә Гариф кызы Кучукбаевларныӊ күп балалы гаиләсендә төпчек кыз булып туган. Федорки башлангыч, Уймуж сигезьеллык, Үдик унъеллык мәктәпләрен тәмамлап, Чайковский медицина училищесына укырга керә. Биредә фельдшер белгечлеген үзләштерә hәм бу уку йортын кызыл дипломга тәмамлый, Бардага кайтып эшли башлый. Тик яшь чибәр кызныӊ күӊеле белемгә омтыла, hәм ул Пермь медицина институтыныӊ “стоматология” бүлегенә укырга керә. Биредә 6 ел укый hәм теш табибы белгече булып чыга. Инде ул Бардага стоматолог буларак кайта hәм эш тәҗрибәсен стоматология поликлиникасында башлап җибәрә. “2000нче елларда стоматологиядә дә тар белгечләр булырга тиеш диделәр hәм мине тагын курсларга җибәреп, балалар теш табибына укытып алдылар. Бу укуымнан соӊ балалар төп пациентларыма әйләнде, hәм мин 2020 елга кадәр ике урында: икенче Барда урта мәктәбендә дә, поликлиникада да эшләдем. Хәзер монда гына хезмәт куям. Шулай да, дежур врач булганда яшьләр, өлкәннәр белән дә эшләргә туры килә”, — дип уртаклашты Фирдәүсә апа hәм яшьлегендә врач, укытучы бик абруйлы hөнәрләр булып саналганга күрә, әти-әнисе аӊа медицина юлын сайларга этәргеч бирүләре турында сөйләде, кадерлеләренә рәхмәтле булуын әйтте.

Шулай ук, форсаттан файдаланып, теш табибыннан укучыларыбызга берничә киӊәшләр бирүен сорадым. “Киӊәшләргә килгәндә, пациентларыбыз безгә теш авыруларын кисәтү максаты белән ким дигәндә елга 2 тапкыр, 6 ай саен килергә тиеш. Әлбәттә, тешләр сәламәт булсын өчен дөрес туклану, авыз куышлыгы гигиенасын көн дә иртә-кич башкару мөhим. Кариес hәм аныӊ аркасында өзлегүләр – нәкъ шушы проблемалар белән пациентларыбыз безгә ешрак мөрәҗәгать итә. Бигрәк тә балаларныӊ өзлеккән тешләрен дәвалау бик авыр. Әгәр балагызныӊ кисәк кенә теше авырта башласа, кичекмәстән авыртуны баса торган дару бирергә hәм стоматология поликлиникасыныӊ дежур табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк”, — дип җавап кайтарды әӊгәмәдәшем hәм балалар белән hәрчак контакт табып, кайчак хәйлә корып кына аларныӊ ”энҗе-мәрҗәннәрен” дәвалау мөмкинлеген сөйләде. “Бармагымны тешләгәннәре күп булды, кая китәсеӊ, эшеӊ шул булгач, бар хәлгә түзеп эшлисеӊ”, — дип куйды хезмәтенеӊ авырлыкларын сорагач Фирдәүсә апа.

Бу сабыр теш врачы 10 ел лаеклы ялда булуына карамастан, коллегалары кебек үк эшенә ашыгып-ашыгып, көндә иртүк фидакарь хезмәт куярга килә hәм коллектив яшь белгечләргә баер дип өметләнә.

Аныӊ тугры хезмәтен Барда стоматология поликлиникасы мөдире Алексей Анатольевич Обросов та билгеләп үтте. “Фирдәүсә 1988 елдан бирле бездә эшли. Тәртипкә, пациентларны дәвалауга, белем алуга җаваплы карый. Барлык совет кешеләренә хас булган үзенә hәм әйләнә-тирәдәгеләргә таләпчәнлек сыйфатын билгеләргә була аныӊда. Форсаттан файдаланып, хезмәттәшләремне Стоматолог көне белән котлыйсым килә, аларга нык сәламәтлек, эшләрендә уӊышлар, озын гомер, бәхет телим, тагын озак, дус-тату булып, бергә эшләргә язсын”, — диде мөдир hәм 2023 елда поликлиниканыӊ өр яӊа мебель белән тулылануы, бина эчендә ремонт ясалуы, өч елга бер тапкыр кайбер җиhазлар яӊартылуы кебек яхшы хәбәрләр, яшь кадрлар җитмәү h.б. проблемалар турында сөйләде.

Сәләтле кеше бар эшкә оста, дип юкка гына әйтмиләр бит. Фирдәүсә апа тегәргә, бәйләргә дә ярата: апаларын, үзен яӊа матур күлмәкләр тегеп сөендерә.

Фирдәүсә ханым тормыш иптәше белән ул hәм кыз тәрбияләп үстерәләр, аларга белем бирәләр. Бүгенге көндә бер оныкларына сөенеп яши алар.

9 февраль – Халыкара стоматологлар көне. Хөрмәтле теш табиблары, сезне ихлас күӊелдән hөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, дәрт-дәрман, эшегездә түземлек, рәхмәтле, таза-сау пациентлар, аларныӊ стоматология поликлиникасына тик профилактика өчен генә килүләрен телибез.

Гүзәл Илкәева.

Автор фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *