hәр кешенеӊ тормышында укытучылары да, остазлары да бик күп була. Еллар дәвамында алар балаларга белем дөньясына ишек ачалар, яхшыны начардан аера, матурлыкны күрә hәм ишетә белергә, җәмгыять тормышында урыннарын табарга ярдәм итәләр.
Хәзерге яшемә җиткәнче укытучыларым да, hөнәри осталык серләре белән уртаклашкан, дини уку йортларында дәрес биргән остазларым да бик күп булды. Аларныӊ hәрберсе турында хатирәләр белән уртаклашырга булыр иде.
Бу мәкаләмдә сүзем Барда районыныӊ почетлы гражданины, хезмәт ветераны, СССР Журналистлар берлеге әгъзасы, районны үстерү hәм танытуга зур өлеш керткән, олы хөрмәткә лаек Гыймран Зариф улы Кәримов турында.
Татарстанныӊ Кукмара районында 1937 елда туып-үсә ул. Балалык еллары сугыш вакытына туры килә. Тормыш егетне нык сыный. Ул көчле рухлы, нык характерлы, сабыр кеше. Күрәсеӊ, аныӊ бу сыйфатлары сугыштан соӊгы еллардагы авырлыкларны гаиләсендә төпкә җигелеп тартканда формалашкандыр. Армия хезмәтеннән соӊ урта белемне дә, югаргысын да эшли-эшли ала ул. Кайда, нинди җаваплы вазыйфаларда эшләмәсен, hичберкайчан кешелек сыйфатларын югалтмый. Ул чын мөселманнарга хас булган тыйнак, эчкерсез hәм ярдәмчел кеше. Олы мактауларга, исемнәргә ия булуына карамастан, ул гади булуы, эреленмәве белән аерылып тора.
2005 елныӊ апрель аенда “Нурлы Барда“ газетасыныӊ беренче саны дөнья күрде. Ул елларда инде лаеклы ялда булган Гыймран Зариф улы эшкә алынырга тиз генә ризалыгын бирмәде. Күпмедер вакыттан соӊ, редакциягә килде hәм без аныӊ белән шактый озак сөйләшеп утырдык.
— Әти-әниләрем динне хөрмәт итеп яшәделәр, намазларын калдырмаска тырыштылар. Шулай булгач, ислам дине минем өчен яӊалык түгел. Гомерем буе җаваплы вазыйфаларда, күп еллар журналист булып эшләдем. hәрвакыт гадел булырга тырыштым. Сезнеӊ газетага килүем дә күӊелем кушуы буенча. Миннән дә әз генә булса да Барда Җәмигъ мәчете төзелешенә өлешем керсен, дим. Тормыш бит hәрвакыт хәрәкәттә, ә мин язалмыйча булдыра алмыйм. Газета битләрендә иӊ беренче чиратта кешеләрне бүген нәрсә кызыксындыра, шуны укучыларга дөрес итеп, вакытында җиткерергә кирәк. Бу — уӊышнеӊ сере, – дип уйлары белән уртаклашкан иде тәҗрибәле журналист Гыймран Зариф улы.
“Нурлы Барда“ газетасында эшләгәндә ул бүлмәдә утырып кына мәкаләләрен язмады. Район hәм край күләмендә оештырылган дини бәйрәмнәрдә, чараларда hәрвакыт диярлек катнашты. Хәзрәтләр, абыстайлар, гомумән, дини тормыш белән яшәүчеләр турында истә калырлык, мәгънәле сүзләр белән интервьюлар, чара булган урыннардан репортажлар язды. Алай гына да түгел, еллар дәвамында газета битләрендә басылган мәкаләләрен туплап, алтыны китап чыгару бәхетенә дә иреште.
Г.З. Кәримовныӊ мәкаләләре тирән фикер эзлеклеге hәм аӊлаешлы тел белән язылуы белән аерылып тора. Аныӊ тормыштан китергән мисаллары белән бәхәсләшеп булмый. hәр эшендә үз фикере бар. Язмаларында тормыштагы кимчелекләрне генә сурәтләми, ә кешеләрне изгелеккә, яхшы гамәлләр кылырга чакыра. Аларныӊ hәрберсе үзенчә кызыклы hәм гыйбрәтле вакыйгаларны тасвирлый, кеше язмышларына багышлана.
“Нурлы Барда“ газетасында ун елга якын эшләгән вакытында Гыймран Зариф улы белән hәр көнне диярлек очрашырга, аралашырга, язган мәкаләләре турында киӊәшләшергә туры килде. Гадәттә, ул үзе язган мәкаләсен укый да, күрәсеӊ хөрмәт йөзеннәндер, дини яктан караганда киӊәш бирүемне сорый иде. Шунысы игътибарга лаек, инде өлкән яшьтә булуына карамастан, тәҗрибәле журналистныӊ киӊәшләшә белүе аныӊ рухи байлыгыныӊ зурлыгына, кешелек сыйфатларыныӊ табигый булуына дәлил булып тора. Ул бервакытта да язарга өйрәтмәде, әмма аныӊ белән бергә газетада хезмәт иткән еллар минем өчен мәктәп еллары булды.
Инде 18 ел дәвамында чыгып килүче Барда мөхтәсибәтенеӊ “Нурлы Барда“ дини-мәгълүмати-мәгърифәт газетасыныӊ баш мөхәррире, журналист белеменә hәм шактый тәҗрибәгә ия булган кеше буларак, мин горурланып әйтә алам: “Минем остазым – Гыймран Зариф улы Кәримов“, — дип. Аныӊ: “Язганыӊа ышанып язарга кирәк. Укучылар мәкаләдәге вакыйгаларны белеп язганына гына ышана. Яза торган кеше күп укырга, hәрвакыт эзләнүдә, кешеләр арасында яшәргә, аларны ишетергә тиеш. Көндәлек сорауларга дөрес дәлил китереп язу – журналистныӊ төп вазыйфасы“, — дигән киӊәшен оныта торган түгел.
Дөресен дә, район “Таӊ“ газетасында шактый озак еллар баш мөхиррир булып эшләгән Гыймран Зариф улы минем генә түгел, ә районыбызда берничә буын журналистларныӊ, хәбәрчеләрнеӊ остазы булып санала.
Тормышта үз урынын табып, рухланып иҗади иткән, матур тормыш юлы үткән, районыбызда күпьеллык намуслы хезмәте белән журналистиканы үстерүгә шәхси өлешен керткән Гыймран Зариф улы Кәримовка ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.
Марат Мозафаров.
Ибраhим Тимганов фотосы.