Китап — иӊ яхшы бүләк
Китап — иӊ яхшы бүләк Екатеринбург шәhәрендә яшәүче якташыбыз, Каенавылда туып-үскән Сөфхәт Лотфулла улы Надыйров бәяләп бетергесез бүләк ясады – туган авылы мәдәни-ял комплексына шәхси китапханәсен бүләк итте. Быел Каенавыл китапханәсе яӊа китаплар белән баеды, Татарстан hәм Башкортостан Республикаларыныӊ атказанган мәдәният хезмәткәре С.Л. Надыйров бай мирасы белән бүлеште. Ул җыйган кыйммәтле китаплар коллекциясенә төрле бай эчтәлекле энциклопедияләр, классик hәм матур әдәбият, белешмәләр керә, аларныӊ hәрберсе бер генә нөсхәдә. Бу китапларныӊ барысы да авыл халкы, теләүчеләр өчен ирекле булачак. — Сөфхәт