Гаилә учагын саклаучы Айсылу

Рәсәйдә, мөгаен, иӊ җылы бәйрәм — Әниләр көнедер. Бу әниләребезнеӊ мәхәббәте, игелеге, елмаюы hәм ярдәмнәре өчен аларга рәхмәт белдерергә тагын бер яхшы сәбәп. Әни яӊа тормыш башлангычы гына түгел, ул, баласыныӊ яшенә карамастан, hәрчак аныӊ янында булучы да. Бу матур бәйрәм алдыннан без Сөҗән авылында Галиевлар гаиләсендә кунакта булдык.

— Мин булачак тормыш иптәшем Айсылу белән 2008 елныӊ 29 июнендә Пермьдә узган Сабантуйда таныштым hәм шул көннән бирле без аерылышмадык. Безне күп нәрсә берләштерүен аӊладык hәм биш айдан соӊ, шул ук елныӊ 29 ноябрендә өйләнештек. Быел бәллүр туебызны, бергә яшәүнеӊ 15 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Башта әти-әнием белән яшәдек hәм шул ук вакытта йорт төзедек, кызыбыз Аделиягә бер яшь булганда, үз өебезгә күчендек. Безне яшәр өчен беренче катныӊ гына әзер булуы туктатмады, кыш көне икенче катны тәмамладык. Бу эштә ике яктан да әти-әниләребез ярдәм күрсәтте, моныӊ өчен без аларга бик рәхмәтле, — дип уртаклашты гаилә башлыгы Айдар Мөбарәк улы.

Безнеӊ әӊгәмәгә кушылып, Айсылу Рафаэль кызы үзе турында бераз сөйләде. Гаилә учагын саклаучы сүзләренчә, аныӊ әти-әнисе безнеӊ районнан, ул үзе дә Бардада туган булса да, Свердловск шәhәрендә үсә. Биредә балалар бакчасына йөри, мәктәптә укый. Ләкин hәр җәй Төнгүккә картәнисе янына кайта, шуӊа күрә авыл көнкүреше аӊа таныш була. Шулай шәhәр кызы авыл тормышыныӊ катлаулылыгыннан курыкмыйча Сөҗәнгә күченә.

Яшь парлар hәрвакыт зур тату гаилә турында хыяллана. Хәзерге вакытта аларныӊ өч баласы бар: Аделия, Айдин hәм Әдис. Кызларына 14 яшь, әти-әнисе фикеренчә, ул күпкырлы, кызыксынучан шәхес. Сигезенче сыйныф укучысы элек күп вакытын биюгә багышлый, икенче Барда урта мәктәбе каршында эшләгән бию коллективы белән төрле конкурсларда катнаша, ә хәзер җитди рәвештә гитарада уйнарга өйрәнә. ”Кызыбыз — төп ярдәмчебез. Ашарга да пешерә, хуҗалыкта булыша, энеләре белән дә уйный. Мәктәптә дә барысына өлгерә, яхшы, тырышып укый, биология, география, физика дәресләрен ярата”, — ди әни кеше.

Зур уллары Айдинга 12 яшь, гадәти мәктәптән тыш, баян классы буенча балалар сәнгать мәктәбенә йөри. Бу музыка коралында уйнау буенча берничә тапкыр призлы урыннар ала, төрле халыкара hәм Бөтенрәсәй конкурслары лауреаты була. Айдин, яшь булуына карамастан, әтисенеӊ уӊ кулы. Әтисенә техниканы ремонтлауда ярдәм итә hәм өлкәннәр белән беррәттән кырда эшли. Музыкадан тыш техниканы да ярата. Беренче сыйныф укучысы Әдис, абыйсы кебек үк, баянда уйный, музыкада зур уӊышларга ирешә. ”Безнеӊ төпчегебез чын ”энерджайзер”. Гел җырларга, биергә ярата, миӊа да, әтисенә дә hәрнәрсәдә ярдәм итә. Аныӊ хәтере бик яхшы, бер сулышта шигырьләр hәм җырлар өйрәнә. Әдискә биш яшь булганда ул Габдулла Тукай исемендәге балалар hәм яшүсмерләр өчен Бөтенрәсәй нәфис сүз конкурсы лауреаты булды”, — дип уртаклашты Айсылу.

Бергәләп ял итүгә вакытыгыз каламы дигән сорауга балалар әти-әниләре белән ничек Соль-Илецк hәм Кырымга барганнары, җәй көне өй янында бассейнда ял иткәннәре, кышын кар машинасында яки таудан шуганнары, ә кичләрен бергәләп, нинди дә булса кызыклы фильм караганнары турында сөйли башлады. Балаларныӊ яраткан бәйрәме Яӊа ел булып чыкты. Бу чорда озын кышкы каникуллар була, бәйрәм өстәле әзерләнә, күп бүләкләр тапшырыла, теләкләр әйтелә, ә Кыш Бабай аларны, hичшиксез, үтәячәк…

Галиевларга карап, ышаныч белән балаларыныӊ хезмәтне сөюе, үзләренеӊ кечкенә ватаннарын яратуы, өлкәннәрне хөрмәт итүе hәм кечкенәләр турында кайгыртуы турында әйтергә була. Әти-әниләре аларны да үзләрен тәрбияләгән кебек тәрбиялиләр бит. Матур гаиләнеӊ чын үрнәге бу, биредә әни — гаиләнеӊ күӊеле!

Венера Шәрәфетдинова.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *