Китап — иӊ яхшы бүләк

Китап — иӊ яхшы бүләк

Екатеринбург шәhәрендә яшәүче якташыбыз, Каенавылда туып-үскән Сөфхәт Лотфулла улы Надыйров бәяләп бетергесез бүләк ясады – туган авылы мәдәни-ял комплексына шәхси китапханәсен бүләк итте.

Быел Каенавыл китапханәсе яӊа китаплар белән баеды, Татарстан hәм Башкортостан Республикаларыныӊ атказанган мәдәният хезмәткәре С.Л. Надыйров бай мирасы белән бүлеште. Ул җыйган кыйммәтле китаплар коллекциясенә төрле бай эчтәлекле энциклопедияләр, классик hәм матур әдәбият, белешмәләр керә, аларныӊ hәрберсе бер генә нөсхәдә. Бу китапларныӊ барысы да авыл халкы, теләүчеләр өчен ирекле булачак.

— Сөфхәт абыйдан китапларны әле яз көне барып алган идек. Үзе белән очраштык, аралаштык. Авылыбызныӊ хөрмәткә лаек кешесе ул. Бу бүләге өчен без аӊа зур рәхмәтле. Укытучылар hәм укучылар, гомумән теләүче hәркем өчен файдалы, бай мәгълүмат бар бу китапларда, — диде Каенавыл территориаль бүлеге начальнигы Ләйсән Рафил кызы Рангулова.

— Авыл халкына биргән китаплары өчен без Сөфхәт Лотфулла улына рәхмәтебезне белдерәбез, аӊа нык сәламәтлек hәм озын гомер телибез, — дип ихтирамын җиткерде Каенавыл мәдәни-ял комплексы директоры Венера Вәсим кызы Сарманова.

Мәктәп елларыннан “Китап – иӊ яхшы бүләк” дигән сүзләр хәтергә уелып калган. hәм бу чыннан да шулай. Танылган якташыбыз Сөфхәт Лотфулла улыныӊ әлеге күркәм, үрнәк гамәле хуплауга лаек.

Роза Гыйззәтуллина.


Милләтпәрвәр, хөрмәтле зат

Кеше кайда гына төпләнеп калмасын, нинди генә югарылыкларга ирешмәсен, күӊеле hәрчак туган якта яши.

Екатеринбург шәhәрендә гомер итүче якташыбыз сөфхәт лотфулла улы надыйров та нәкъ менә шундый затларныӊ берсе. Еш кайтып, hәрдаим район хәлләреннән хәбәрдар булып, туганнар, дуслары белән очрашып, әти-әнисе каберләрен зиярәт кылып, иман яӊартып китүне ул үзенеӊ изге бурычы итеп санады. Инде менә гомер көзенә кергән чорда да туган җиренә зур бүләк ясады, гомер буе җыйган, сирәк очрый торган кыйммәтле китапларын – шәхси китапханәсен каенавыл җирлегенә тапшырды. Бүген бу бай хәзинәне теркәү hәм урнаштыруны территория җитәкчесе ләйсән рәфил кызы рангулова үз контроленә алды.

Бу кече күӊелле, игелекле затны бүгенге яш буын әле белеп, танып та бетерми торгандыр. Ә кем соӊ ул сөфхәт лотфулла улы надыйров?

Ул 1941 елныӊ 18 апрелендә барда районы каенавылда дөньяга килә. Кечкенәдән үк җыр-моӊга, сәнгатькә гашыйк булып үсә. Туган авылы мәктәбен тәмамлагач 1966-1969 елларда уфа шәhәренеӊ сәнгать училищесында, рсфсрныӊ халык артисты мәгафур хисмәтуллин классында укый. 1970-1971 елларда барда районы мәдәният йортында эшләп ала. 1971-1973 елларда исә башкорт дәүләт хор капелласында артист вазыйфасын башкара. 1978 елдан аныӊ яшәү hәм эш урыны екатеринбург (элеккеге свердловск) шәhәре белән бәйләнә. Бирегә күчеп килү белән сөфхәт лотфулла улы шәhәрдә яӊарак кына оешып килгән милли хәрәкәт эшенә катнашып китә. 1980 елдан ул мәҗит гафури исемендәге татар hәм башкорт культурасы җәмгыятенеӊ җитәкчесе итеп сайланып куела hәм бераздан екатеринбург өлкәсендә яшәгән татар hәм башкорт халкыныӊ милли лидерына әйләнә.

Ул иӊ беренче эше итеп өлкәдәге иҗат берлекләре (союзлары) белән ныклы элемтәләр урнаштыра. Болар – татарстан hәм башкортостанныӊ язучылар, композиторлар, китап яратучылар берлекләре, ике республиканыӊ да мәдәният министрлыклары.

Сөфхәт лотфулла улы өлкәнеӊ милләтара китапханәсен булдыру эшенеӊ башында тора, китапханә фондына үзенеӊ шәхси архивыннан 400 китабын тапшыра. Җитәкче булып эшләгәндә 100дән артык әдәби-музыкаль кичәләр, китап укучылар конференцияләре үткәрә, бик еш агитация hәм пропаганда эшләре белән районнарга чыга, шәhәрдәге hәм өлкәдәге зур милли чараларда катнаша, зур язучылар мостай кәрим, мәҗит гафури, муса җәлил, башкорт халкыныӊ милли герое салават юлаев hәм башка шундый олуг затларныӊ юбилейларына багышланган чараларны оештырып уздыруны үз өстенә ала.

Бу тынгысыз милләттәшебез тырыш хезмәте белән екатеринбург өлкәсе татарлары hәм башкортларыныӊ олы ихтирамын яулый. Ул, белгәнебезчә, бөтендөнья башкорт корылтае hәм бөтендөнья татар конгрессында делегат булып та катнашты, шәhәрдә чыгучы “халык авазы“ (“глас народа“) газетасыныӊ редакторы да булды.

Милләтпәрвәр якташыбызныӊ олы хезмәтләрен, фидакарьлеген үз чорында гел күреп тордылар hәм югары бәяләделәр. Рәсәй мәдәният министрлыгыныӊ мактау грамотасы (2007 ел), екатеринбург өлкәсе губернаторыныӊ, мәдәният министрлыгыныӊ дипломы hәм мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, татарстан республикасыныӊ атказанган мәдәният хезмәткәре исеме, төрле елларда бирелгән медальләр моныӊ ачык дәлиле булып тора. Менә шундый зат ул күренекле якташыбыз сөфхәт лотфулла улы надыйров.

Лаеклы ялда булуына карамастан, ул бүген дә төрле әдәби-мәдәни чараларда актив катнаша. Тормыш иптәше рәйсә ханым белән үткәннәрне барлап, бердәнбер кызлары дилизәнеӊ уӊышларына сөенеп, тигез, тату гомер кичерәләр.

Идият Әширов,

Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *