Ат кешегә канатлар бүләк итә

hәрбер Сабантуйныӊ бизәге, hичшиксез, ат чабышлары. Чабышкыларга hәм җайдакларга карап, рух күтәрелә. Атлар атылган ук кебек чаба: hәр хәрәкәт төгәл, hәр мускул эшли. Ә сез, хөрмәтле укучылар, бу чемпионнарныӊ, җилдәй җитез аргамакларныӊ кайда hәм нинди шартларда каралуы турында уйлаганыгыз бармы?

Барда округы Төнгүк авылында яшәүче ат караучы Рәмис Гаптлахан улы Шәрипов бу хайваннарга карата мәхәббәте балачактан ук булуын, ә биш яшендә беренче тапкыр атка утыруын билгели. “Минем әтием чирек гасыр участок начальнигы, ягъни бригадир булды, аныӊ hәрвакыт ат җигеп йөргәнен хәтерлим. Аӊларга кирәк — вакыт шундый иде. Атлар ярдәмендә җир сөргәннәр, чәчкәннәр, печән әзерләгәннәр, хәтта кунакка да барганнар. Атлар матур гына түгел, ә бик акыллы хайваннар да. Барысын да – назны да, тиргәүне дә аӊлыйлар”, — дип уртаклашты әӊгәмәдәшем.

Шәриповларныӊ атлары чабышларда даими катнаша. “Барысы да 1991 елда Пермьдәге 3нче санлы ат заводыннан ике ат сатып алудан башланды. Ул вакытта hәркайсы өчен 7,5 меӊ сум акча бирдем. Бу чорда яӊа Жигули машинасы 5 меӊ тора иде. Хәзерге вакытта минем абзарда алты аргамак hәм бия бар: Шэрен, Кристалл диӊгезе, Пикассо, Фантастик h.б. Алар барысы да нәселле инглиз чиста канлы hәм югары канлы Буденнов токымлы. Безнеӊ күнегүләр ясау өчен үз юлыбыз бар. Ярышлар алдыннан жокейларыбыз Сергей Пономарев, Ленар Хөснетдинов килә hәм атлар белән бергәләп шөгыльләнәбез”,- ди Рәмис абый.

Тренировкалар, әлбәттә, киләчәк уӊышныӊ мөhим өлеше, ләкин бердәнбер түгел. Хайванныӊ дөрес үсеше өчен сыйфатлы азык, туклану, махсус витаминнар hәм алар турында кайгырту мөhим. Ә тизлекне үстерү сәләте барыбер токымга, нәселдәнлеккә бәйле. Әйтик, әӊгәмәдәшем сүзләренчә, Шэренныӊ әнисе Шарлотта бик яхшы бия булган, ул үзен Ростов-на-Дону шәhәрендә узган ярышларда уӊышлы күрсәткән, ә Америкадан китерелгән әтисе Энвой Казан шәhәрендә үткәрелгән ярышларда нәтиҗәле чыгыш ясаган. Димәк, бу чабышкыда ике яктан да иӊ яхшы сыйфатлар тупланган.

Рәмис Гаптлахан улы йортында зур кубоклар коллекциясе саклана, шуларныӊ 12се төбәк губернаторыннан, алар арасында иӊ кыйммәтлесе булып 2017 елда Уфада алынган РФсе авыл хуҗалыгы министры бүләге санала. Бу гаҗәп түгел, чөнки Барда җыены ат чабышларыннан тыш, Шәрипов хуҗалыгыннан атлар төрле ярышларда катнаша. Мәсәлән, бу кышта аныӊ тәрбияләнүчеләре Юго-Камск бистәсендә узган Масленица бәйрәмендә иӊ яхшылары булган. Шулай ук 27 майда Башкортостан Республикасыныӊ Калтасы авылында үткәрелгән Сабантуйда да заезд уӊышлы тәмамланган.

— Барда җыенында безгә җирле көндәшләр юк. Төп көндәшләребез — килүчеләр, мәсәлән, Владимир Новокрещенныхныӊ атлары. Яраткан бәйрәмебездә беркайчан да призлы урыннарсыз калмадык. Быел мин биш атымны тәкъдим итәчәкмен. Безгә уӊышлар теләгез! — диде саубуллашканда ат караучы.

Венера Шәрәфетдинова.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *