Күчтәнти батыры Ягъфәров Мәлик
Бөек Ватан сугышында Барда районыннан Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителүчеләр арасында тагын бер якташыбыз — Күчтәнти авылында туып-үскән Ягъфәров Мәлик Шәрип улы да бар. Ул 1944 елның июлендә батырлык күрсәтеп, хөкүмәт бүләкләренә лаек була.
Мәлик Шәрип улы 1924 елда дөньяга килә. Сугышка Үзбәкстанның Ташкент шәhәре хәрби комиссариаты тарафыннан чакырыла. 1941 елның декабреннән Көньяк, Төньяк Кавказ, I Белоруссия фронтларында hәм махсус Идел буе армиясендә hәм 20нче тау-укчы дивизиясенең 379нчы тау-укчы полкында хезмәт итә. 1944 елның 10 июненнән ике тапкыр Кызыл Байраклы 20нче укчы дивизиянең 67нче укчы полкына лейтенант булып килә, пулемет взводы командиры.
1944 елның 1 июлендә Белоруссиянең Минск өлкәсе Красная Слобода районы Косыничи авылын азат иткәндә дошманның 2 пулеметтан ату ноктасын бастыра, 12 гитлерчыны юк итеп ротаның уңышлы hөҗүмен тәэмин итә. Бу батырлыгы өчен 1944 елның 6 августында Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә (үлгәннән соң).
1944 елның 14 июлендә Белоруссиянең Пинск өлкәсе Хомск районы Старомлыны авылы янында лейтенант Ягъфәров взводы Ясельда елгасы аша күперне чигенүче фашистлар тарафыннан шартлатуга юл куймаска боерык ала. Үз взводы белән М.Ш. Ягъфәров күперне яулап ала hәм дошманның 7 каршы hөҗүмен кире кага. 15 июльдә лейтенант берүзе пулеметтан фашистларның контратакаларына каршы тора. Сугыш кырында 100дән артык гитлерчының үле гәүдәсе ятып кала. Ягъфәров каты яралана, ләкин дошман hөҗүменә каршы торуын дәвам итә. Корпусның төп көчләре якынлашканчы күпер дошманнан саклана, тик лейтенант Ягъфәров hәлак була. Күперне саклауда күрсәткән батырлыклары өчен 1944 елның 19 августында 20нче десант укчылар корпусы командиры генерал-майор Шварев тарафыннан Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә (үлгәннән соң). 1944 елның 29 августында 23нче Армия гаскәрләре боерыгы белән I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Курку белмәс якташыбыз Белоруссиянең Брест өлкәсе Березинск районы Старомячны авылының төньяк-көнчыгышында җирләнә.
Мәлик Шәрип улының гомере Ватан өчен барган каты сугышларда зур батырлыклар күрсәтеп өзелә, бу вакытта аңа 20 яшь кенә була. Туганнарын эзләп Күчтәнти авылында яшәүче педагогик хезмәт ветераны, газетабызның штаттан тыш хәбәрчесе Әлфия Хәниф кызы Таразова белән хәбәрләштем. Аның сүзләренчә, лейтенант Ягъфәровның туган авылы Күчтәнтидә якыннары бар hәм алар мәрхүм якташыбыз Ягъфәров Рәшит Фәйзрахман улының бертуганнары икән. Безнең белән очрашуда Күчтәнтидән Гөлфирә Фәйзрахман кызы Ханбабаева, Бардадан Мәүлихан Фәйзрахман улы Ягъфәров катнашты.
— Сугышта батырлык күрсәткән Мәлик абыйның әтисе Шәрип, без аны Шәрифхан бабай дип тә әйттек, безнең әти белән бертуганнар, Әбрар уллары булганнар. Без Мәлик абый белән ике туган балалары инде, әтиләребез бертуган. Иң олысы Шәрифхан бабай, Шәмсехәят, Минсафа әбиләр hәм безнең әти Фәйзрахман, барысы да үлделәр инде. Туганнарыбыз күп — әтинең әтисе Әбрар картәтиләр гаиләсендә бертуган 9 ир бала туган, кызлары бер дә булмаган, — дип сүз башлады Мәүлихан абый.
— Шәрифхан бабай безнең колхозның беренче председателе булган. Үзенә ике катлы зур йорт эшләткән, аның беренче катында колхоз идарәсе булган, югары катында үзләре торганнар. Соңыннан биредә мәктәп тә булды, күптән түгел генә җимереп яктылар. Шәрифхан абзый гаиләсе: хатыны Җәмилә hәм балалары Мәлик, Гаилә белән авылдан Ташкент якларына чыгып киткән, бу якынча утызынчы еллардан соң булырга тиеш. Ни сәбәпле туган ягыннан кузгалган, төгәл белмибез. Ташкентта яшәгәндә Шәрифхан бабай җәен Казахстанга барып умарталык тоткан, бал корты умарталары саны йөзләгән булган. Ташкентта тагын бер өйләнгән ул, Әсмабикә апа Татарстанның Кукмара ягыннан килгән. Аның беренче никахыннан туган Рәхимҗан исемле улы булган. Ул әле хәзер дә исән сау, Казан янында яши. Рәхимҗан абый хәзер Мәлик абыйны хәтерләүче бердәнбер кеше. Без гаиләләребез белән гомер буе аралашып, туганнар кебек яшәдек. Рәхимҗан абый Рәшит абыйны җирләргә кайткан иде, аның хатыны Физия апа да Күчтәнти авылы кызы, — ди Гөлфирә апа.
— Шәрифхан абый Ташкенттан ике-өч елга бер кайтып тора иде. Ике зур фанер чемодан тутырып виноград, әстерхан чикләвекләре hәм башка көньяк күчтәнәчләре алып кайтыр иде. Ул бездә, безнең йортта тукталды. Аның улы Мәлик абый 1941 елда сугышка алына, кызы Гаилә апа Ташкентта торды, Чургулды станциясендә яшәде, инде үлде. Аның Таhир hәм Равил исемле ике улы калды, хәзер Таhир дә бал кортлары карый. Рәхимҗан абый инде 80 яшен тулып китте, 2023 елның августында Рәшит абыйның вафатына 15 ел тулуны билгеләп үткән идек, күрештек, яхшы сөйләшә иде, — диделәр Ягъфәровлар.
Минем әңгәмәдәшләрем – Рәшит абыйның бертуганнары хәзер өчәү икән: 1951 елгы Мәүлихан абый Ягъфәров, лаеклы ялда, Бардада яши. Аның сеңлесе 1957 елгы Гөлфирә апа Күчтәнтидә тора. Төпчек энеләре Риф 1959 елда туган. Безнең сөйләшүгә Мәүлихан абыйның хатыны Фаика Әмир кызы да кушылды. Истәлекләрегез белән уртаклашуыгызга сезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Казан янында яшәүче 85 яшьлек Рәхимҗан абый Мәлик абыйны хәтерли икән әле, аның сугыш елларында Герой исеменә тәкъдим ителүе хакында ишеткәч, сөенеченнән елап ук җибәргән.
— Мин 1939 елда туганмын. Мәлик абыйны хәтерлим, бергә яшәдек. Ул мине балачагымда тәрбияләде, кулларында күтәреп йөртә, ярата иде… Хәрби комиссариатка берничә барган, әле яшьсең, дип алмаганнар. Тик ул үз сүзендә каты торган: “Я поеду на фронт”, — дигән. Хатлары күп килде аның. Сугыш бетәргә күп тә калмаган булган ул үлгәндә… Сугыштан соң Германиядән кайткан дусты Мәлик абыебыз турында ничек фронт юлы үткәннәрен килеп сөйләде безгә, — дип елый-елый истәлекләре белән уртаклашты Рәхимҗан абый Ялаев.
Кызганыч, Мәлик Ягъфәровның фотосы да сакланмаган. Игътибарыгызга аның бертуган сеңлесе Люциянең фоторәсемен тәкъдим итәбез.
Менә тагын бер батыр якташыбызның кыскача гомер юлын ачыкладык. Җиңүне илебезнең әнә шундый курку белмәс уллары hәм кызлары яулый шул. hәм без алар белән чиксез горурланабыз, исемнәрен онытмыйбыз.
Роза Гыйззәтуллина.