Остазым да, укытучым да әнием булды
Июль башыныӊ кояшлы иртәсендә редакциягә эшләпәсен кигән Нәсүр абый килеп керде. Туган ягын сагынып Казаннан кайтучы танылган якташыбыз кайчандыр үзе дә редакциядә хезмәт куйган. Бүген дә “Таӊ” газетасы белән араларны өзми ул, күп кенә мәкаләләре, хикәяләре, шигырьләре басылып тора. Аныӊ яӊа бинага әле беренче генә килүе икән. Шунысы кызык: бу бинаныӊ беренче катында ул элек Әхмәтзыя Илкәев җитәкчелегендә җиде ел тынлы оркестрда шөгыльләнгән, быргыда уйнаган. Хәл сорашып, яӊалыклар белән танышу, тирә-юньдәге үзгәрешләргә сокланудан башланды әӊгәмәбез.
— Барда үскән, матурланган, округ үзәге буйлап йөрүе шундый күӊелле. Кайсы урамга барма, асфальт түшәлгән, тротуарлар салынган, урам буйлап агачлар утыртканнар, ял итәргә эскәмияләр бар, йорт-лар тышлана, стадионнар, клублар h.б. төзекләндерелә. hәр авылда диярлек фельдшерлык-акушерлык пунктлары, спорт мәйданчыклары ачыла, мәктәпләр ремонтлана. Районыбызныӊ яше барса да, ул әле яшәрә генә. Алга таба да шулай дәвам итсен. Администрациягә рәхмәт, бик дөрес эш алып баралар. Урамнан керәсе дә килми, хәтта, — дип хисләре белән уртаклашты кунагыбыз.
Бардага кайткач, ул иӊ беренче мәчеткә барып муллалар белән сөйләшеп утыруы турында әйтте. “Гадәтемә сеӊгән бу. Әти-әнием Барда зиратында күмелгән бит. Каберләренә барам, чистартып куям, якты рухларына сәдака биреп, фатиха алгач, таныш урыннар буйлап йөри башлыйм”.
Туган авылы Бакчавылны да онытмый ул, кайткан саен күӊеле гүзәл табигать кочагына ашкына.
— Бакчавыл да исне китәрде, яӊа клуб бинасы калкып чыккан. Анда ике бик актив апалар бар. Берсе Әнисә Балтаева, икенчесе Сүҗдедән клуб мөдире Фидания Акбашева. Ел буена нинди бәйрәмнәр була – бөтенесен үткәреп киләләр. Капкамны буяп куйганнар. “Рәсәйнеӊ ачык капкалары” дигән проект уйлап чыгарган идем, шуны Бакчавылда тормышка ашырдым, капкасын ачып куйдык (рәсемдә). Рәсәйдә мондый борынгы капкалар инде сигезгә җитте, берсе Чиләбе өлкәсендә, икенчесе Ульян өлкәсе белән Татарстан арасында, тагын Башкортостанда h.б. төбәкләрдә бар. Миннән истәлек булып, авылдашларымны сөендереп торыр дип ышанам. Авылда шулай ук Тол буена төшеп, рәхәтләнеп су коендым, бишне таш алдым, шуныӊ икесе чакматаш (бер-берсенә суксаӊ, очкын чыга), аларны Казанга алып китәчәкмен, — ди ул.
Газетабыз белән hәрдаим бергә булган укучыларыбыз Нәсүр Әндәрҗан улыныӊ тормыш биографиясе белән таныштыр, дип уйлыйм. Мәкаләм герое озак еллар Германиядә яши, төрле урыннарда, шул исәптән Франциядә, Польшада hәм башка дәүләтләрдә оператор, режиссер, сценарист булып эшли. Казанга ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы чакыруы буенча бөек шагыйребез Муса Җәлил турында кино төшерергә кайткан.
— Кино төшерә башларга әзерләндем, “Мосфильм” киноконцерны белән сөйләшүләр алып барылды hәм ковид пандемиясе башланды. Тагын да төрле сәбәпләр аркасында проект вакытлыча тукталды. Сценарий өстендә 10 ел эшләдем, Муса Җәлил hәм аныӊ көрәштәшләре булган урыннарга барып, аларныӊ үткән юлларыннан кабат йөреп, тикшереп, бик күп материал туплап яздым. Казанда бу фактларны 8 тарихчы тикшерде, яӊа мәгълүматлар каян табуыма исләре китте, ә алар шактый. Вакыт бара тора, эш дәвамын көтәм. Ә хәзер исә Казанда зур бер гимназиядә кино мәктәбе ачтым. Балалар белән сценарийлар язабыз, аларны кино төшерергә өйрәтәм.
Сүз уӊаеннан, Бардада Нәсүр Йөрешбаев кино сөюче балалар өчен осталык дәресе үткәрде. “Укучылар hәм Гүзәл Таhирова белән бергәлектә бер проект эшләмәкче булабыз. Балаларны кино төшерергә өйрәтеп, hәрберсенеӊ сюжетын берләштергәч, бер проект булачак. Аныӊ исеме “Гәйнә җире – бәхетем минем” дип атала, ул Барда районыныӊ 100 еллыгына багышланачак. Шунысын да билгеләп үтәргә телим, бүгенге яшьләр яӊа технологияләрне тиз үзләштерә, кирәк мәгълүматны күз ачып йомганчы табып бирә белә. Шуӊа күрә алар белән эшләве дә кыен түгел”, — диде ул.
Алга таба Нәсүр абый киләчәккә планнары белән уртаклашты. Казанда “Авторучка” дигән киноныӊ бик уӊышлы булуын, зур бәя бирелүен hәм аны бөтен Рәсәйдән килгән укытучылар алдында, Бөтендөнья татар конгрессы съездында күрсәтүләрен билгеләде. Хәзер яӊа фильм өстендә эшли башлаган, ул “Аттила хәзинәсе” дип атала, борынгы патша турында. “Балаларга бит маҗара кирәк, алар фәлсәфәне яратмый. Башкортостанда, Казанда төшерәбез. Кем белә, бәлки Барда округына да килербез. Барысы да матди мәсьәләгә бәйле. Фильмнарга җырларны үзем язам, Болгар радиосында да яӊгырый алар, яратып тыӊлыйлар. Барда кинотеатрына 6 киномны тапшырдым, алар сентябрьдән прокатка чыгачак. Шулай ук Барда районыныӊ 100 еллыгына 7 томлык сайланма әсәрләремне бастырырга ниятлим”, — ди иҗади шәхес.
Шундый күпкырлы талант иясенеӊ тормышында әйдәп баручы кешесе, остазы кем булуы турында кызыксынгач, ул: “Минем остазым да, укытучым да, иӊ яраткан кешем, шигырьләр, җырлар язарга өйрәтүчем әнием Мәрьям Йөрешбаева булды. Аны бер кабат та онытмыйм, уӊышларым белән аӊа бурычлымын, гомерем буена аныӊ алдында башымны иямен”, — дип җавап бирде.
— Нәсүр абый, сезнеӊ балаларыгыз да инде өлкәннәр, алар сезнеӊ юлны сайладымы?
— Гаиләм Германиядә, балаларым аякка бастылар инде, үз тормышлары, гаиләләре, балалары бар. Аларныӊ үз юлы. Ике улымныӊ берсе инженер, икенчесе фәнни икътисадчы, кызым Мәрьям — врач. Ә минем фамилиям Йөреш-бай, мин дөнья буйлап йөрим дә йөрим. Мин – мөсафир, юлчы, — дип тәмамлады сүзен ул.
Менә шулай иҗат дөньясында кайнаган сәләтле якташыбыз үзенә күрә бер осталык белән кызыклы эзләнүләр агымында яши, үз эшчәнлеген алып бара, туган төбәгебезне данлый. Шушы көннәрдә Нәсүр абый туган көнен билгели, аны ихлас күӊелдән гомер бәйрәме белән котлыйбыз, алга таба да яраткан хезмәтендә уӊышлар, яӊа проектлар, сәламәтлек, имин тормыш телибез.
Ләйсән Кучукбаева.