Күпкырлы шәхес

Творческая М. Имашева встреча с учащимися

Творческая М. Имашева встреча с учащимися Якташыбыз, күренекле композитор, Татарстанныӊ атказанган сәнгать эшлеклесе, Рәсәй атказанган мәдәният хезмәткәре Мәсгут Габдрахман улы Имашев үзенеӊ 90 яшьлек юбилеен билгели. Мәсгут Габдрахман улы Имашев 1930 елныӊ 5 июлендә Каенавылда дөньяга килгән. Сабый чактан ук ятим калып, бабасы йортында тәрбияләнгән. Үсә төшкәч, Иске Чат, аннан туган авылында авыл Советы секретаре, соӊрак клуб hәм уку йорты мөдире булган. Аннан соӊ язмыш аны Пермь шәhәренә алып китә. 1950 еллар ахырында Казаннан килгән артистлар аныӊ талантын, көчле, матур

Подробнее

Бердәм хезмәт нәтиҗәсе

Нынче обновили памятник павшим в годы Великой Отечественной войны

БЕРЕНЧЕ эш итеп, безне бүгенге экскурсовод Тамара Анатольевна үзләренеӊ уртак эш нәтиҗәләре белән таныштырды. “Быел Бөек Ватан сугышы елларында hәлак булучыларга hәйкәл яӊартылды. Җирлек бюджетыннан бүлеп бирелгән акчалар акбур белән буяуларга hәм пумалаларга җитте. Авылныӊ актив кешеләре, җиӊ сызганып, берничә көн эчендә матурлык тудырдылар. Безнеӊ авылдан 55 кеше фронтка киткән, шуларныӊ 45е әйләнеп кайтмаган. Кызганычка каршы, бүген безнеӊ бер генә ветераныбыз да, тол калган хатыннарыбыз да юк, сугыш чоры балалары гына калды. Узган ел үзсалым кысаларында шунда ук янәшәдә балалар

Подробнее

Стеналардагы hәм бакчадагы чәчәкләр

Вера Александровна Абрамова

ЗЯЗЕЛГА буйлап алга таба барабыз. Тамара, чын гид кебек, безне авыл hәм аныӊ халкы белән таныштыра: “Бу хуҗалыкта күркә, ә монысында – каз, сыер асрыйлар, урамныӊ бу ягында сугыш чоры балалары яши, ә теге йортка әнисе янына җәйгә пермьле – әфган сугышы ветераны кайта. Анда калкулыкта күп балалы гаилә яӊа йорт төзә, тиздән күчәрләр дип уйлыйм. Бу ишегалдында терлекләр бик күп, үгезләр, дуӊгызлар бар. Биредә, иске чүплек урынында, без парк төзедек, имәннәр, алмагачлар, сырганак утырттык. Кыскасы, авыл үз тормышы белән

Подробнее

Металл ватыкларыннан тракторлар

Игорь Геннадьевич Жернаков, который из бросового материала делает трактора

ЗЯЗЕЛГА үзәге белән танышканнан соӊ, без җирле танылган шәхес – Игорь Геннадьевич Жернаковка юл тоттык. Юлдашыбыз сүзләре буенча, ул ташландык материалдан трактор ясый. Авылда аны гади генә “самоделкин” дип йөртәләр, ә оста бу сүзләргә үпкәләми, бары тик дөресе шунда, ди. – Тракторларны металл ватыклардан диярлек җыям. Әйтик, бу тракторда тапшырулар тартмасы иске жигулиныӊ, тәгәрмәчләрен үзләренә кирәкмәгәч шоферлар бирде. Двигатель hәм электродларны гына сатып алдым, калганы шул тимер-томырдан. Мин тракторчы, төрле тармакларда хезмәт куйдым, әмма минем эшем hәрвакыт техника белән бәйле

Подробнее

Балалар – Ходай бүләге

Сиразетдиновы

Авылныӊ өч урамыныӊ иӊ ахырында гөмбә шикелле ике катлы яӊа йорт калкып чыккан. Аны Рифат Хәсән улы hәм Анжелика Валерьевна Сираҗетдиновлар гаиләсе төзегән. Бу гаиләдә дүрт бала үсә. Әнисенеӊ горурлыгы – улы Иван. Ул пауэрлифтинг буенча спорт мастерлыгына кандидат, аныӊ фоторәсемнәре hәм медальләре иӊ күренекле урында эленеп тора. Алар яныннан узып барганда, әнисе hәрвакыт кадерле кешесе турында горурланып искә аладыр, дип уйлыйм, чөнки ул туган йортыннан ерак – Иван Краснокамск шәhәрендә яши, полициядә хезмәт итә. Кызы Дарья да спортчы, волейбол

Подробнее

Үземне башка эштә күз алдына китермим

Дөньясы коронавирус дигән афәт белән тулган бу заманда алгы сызыкта – табиблар. Үзләренеӊ гомерләрен куркыныч астына куюларын аӊласалар да… Рәфизә Мөхәммәтнур кызы Кучукбаева адресына җылы сүзләр район “Таӊ“ газетасы битләрендә дә еш күренә. Бүген ул тәҗрибәле врач-терапевт, “Саулык“ медицина үзәге белән дә хезмәттәшлек итә. Югары уку йортын тәмамлап район больницасына эшкә кайтуына быел 20 ел тула. “Ни өчен бу җаваплы hәм тынгысыз hөнәрне, кешеләрнеӊ сәламәтлеге, гомере өчен җаваплы булуны гомерлек эшегез итеп сайладыгыз?“ дигән сорауга әӊгәмәдәшем өздереп кенә җавап бирмәде.

Подробнее

Халык сәламәтлеге сагында

Фельдшером здесь работает Раузалия Курбановна Абракова.

Кодашта модуль тибындагы яӊа фельдшерлык-акушерлык пункты узган елда ачыла. Аӊлашыла ки, авыл халкы өчен бу шатлыклы вакыйга була. Биредә фельдшер булып Раузалия Корбан кызы Абракова эшли. – 2020 елныӊ февралендә халыкны яӊа ФАПта кабул итә башладык. Үзем Үдиктә яшим, Байавыл, Кодаш, Чувашай авылларында яшәүчеләргә медицина хезмәте күрсәтәм. Лицензиябез бар, чакыруларга йөрибез, прививкалар ясыйбыз, балаларны hәм өлкәннәрне өйләренә барып карыйбыз. Бер яшькә кадәр балаларга диспансеризация ясыйбыз. Өлкәннәргә дә диспансеризацияне монда үткәрә башлыйбыз hәм алга таба үтү өчен район больницасына җибәрәбез. Киләчәктә

Подробнее

Матурлык – ул сәламәтлек

Федор Васильевич hәм Валентина Николаевна хуҗалыгын hич икеләнмичә үрнәк хуҗалыклар исемлегенә кертергә була. Бу гүя икенче чынбарлык: бар нәрсә шулкадәрле заманча, пөхтә, авылда булуыӊны да тоймассыӊ. Минемчә, Бардада да мондый бакчаны гел күрергә мөмкин түгел. Күз алдыгызга китерегез, түтәлләр барысы да озак саклансын өчен махсус состав белән сыланган такта белән каймаланган, алар арасыннан яланаяк йөрергә була – шулкадәрле бар нәрсә чиста. Сарымсак сабаклары солдатлар кебек басып тора, җир җиләгенеӊ hәр куагы үз урынында. Петунияләр санап бетергесез: күк, кызыл, ак төслеләре

Подробнее

Бер бөтен сыман…

Безнеӊ беренче тукталышыбыз Шермейкада, монда уӊайлы йортта Абрамовлар гаиләсе яши. Михаил Иванович hәм Валентина Анатольевна күптән инде лаеклы ялда, икесе дә хезмәт ветераннары. Гаилә башлыгы җирле совхозда, аннары озак еллар ”Пермдорстрой“ ОООсында эшләгән, аныӊ стажы 42 ел. Җирлек башлыгы сүзләренчә, Михаил Иванович оста токарь, hәм бүген күршеләре станокта нәрсә дә булса ясарга сорап мөрәҗәгать итсә, ул беркайчан да кире какмый, ярдәм итә. Валентина Анатольевна пешекче hөнәрен үзләштергән, белгечлеге буенча балалар бакчасында эшләгән, күпмедер вакыт бала караучы булган, ә соӊгы 14

Подробнее

Чик сагында хезмәтебез белән горурланабыз

Ишмановы

АБЫЙЛЫ-ЭНЕЛЕ Ишмановлар Байавылда туып үскәннәр. Язмышларында уртак юллар күп: икесе дә чик сагы гаскәрләрендә, Чечен республикасында хезмәт иткәннәр, ә хәзер Барда районы эчке эшләр бүлегендә эшлиләр. Бертуганнарныӊ өлкәне Ринат армия сафларына 1994 елныӊ декабрендә алына. Хезмәте туган яклардан бик еракта – Амур өлкәсендә башланып китә. Башта ярты ел Прогресс поселогында сержант составы мәктәбендә укый ул. Кече сержант исеме алып Кытай белән ил чигенә – Магадан шәhәренә чик сагы отрядына җибәрелә, бу 1995 елныӊ май ае була. – Яӊа килүче солдатларны

Подробнее