Аграрийлар чәчүгә әзерләнә

14 апрельдә округ администрациясендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән киӊәйтелгән киӊәшмә уздырылды. Көн тәртибенә аграрийларныӊ язгы кыр эшләренә әзерлеге, Край политехник колледжы Барда филиалы студентларыныӊ округ авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә практика узулары h. б. мәсьәләләр чыгарылды.

Округ башлыгыныӊ икътисади үсеш буенча урынбасары И.С.Туйгелдин сәламләү сүзендә янгын куркынычсызлыгы кысаларында торак пунктларга якын булган авыл хуҗалыгы җирләрен сөрергә кирәк булуын белдерде hәм аграрийларныӊ игътибарын шушы мәсьәләгә юнәлтте. Аннан соӊ округ администрациясенеӊ авыл хуҗалыгы hәм эшмәкәрлек идарәсе начальнигы Г.И. Акчардакова, Край политехник колледжыныӊ Барда филиалы җитәкчесе Э.Р. Кучукбаев, “Россельхозбанк” АОсы вәкиле Н.А. Конина, Пермь крае халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенеӊ Барда округы буенча территориаль бүлеге җитәкчесе В.У. Кучукбаева үз докладлары белән чыгыш ясады.

Алар сүзләренчә, округныӊ барлык хуҗалыклары язгы кыр эшләренә әзерләнә. Хәзерге вакытта минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары, орлыклар сатып алу бара. 14 апрельгә округ хуҗалыкларында орлыкларныӊ кондициялеге уртача 91 процент тәшкил итә, әмма әле үзләренеӊ утырту материалын тикшерү өчен тапшырмаган аграрийлар да бар. Узган елныӊ көзендә барлык чәчү мәйданыннан якынча 80 проценты сөрелгән, анда сабан культуралары чәчү планлаштырыла. Быел округ хуҗалыклары алдына бөртекле культуралар чәчү hәм бәрәӊге утырту мәйданнарын арттыру бурычы куелган.

Край политехник колледжыныӊ Барда филиалы студентларын авыл хуҗалыгы өлкәсендә алга таба эшчәнлеккә әзерләү ике юнәлеш буенча алып барыла: авыл хуҗалыгы производствосында тракторчы-машинистлар hәм трактор паркы машиналарына техник хезмәт күрсәтү, ремонтлау буенча мастерлар. Курс 2 ел hәм 10 айга исәпләнгән, бу вакыт эчендә студентлар берничә тапкыр практика уза. Соӊгы производство практикасын алар авыл хуҗалыкларында апрель-май айларында чәчү кампаниясе барышында үтә. Яшьләр өчен бу бик мөhим этап, чөнки хезмәт дәверендә алынган тәҗрибәне алар үзләренеӊ чыгарылыш квалификация эшләрен язганда кулланалар.

Алга таба Наталья Александровна авыл хуҗалыгы өлкәсе предприятиеләренә льготалы кредит бирү hәм аларга исәп-хисап касса хезмәте күрсәтүгә тукталды, Венера Ураловна эш бирүчеләргә ярдәм чаралары турында сөйләде. Киӊәшмә барышында катнашучылар субсидияләр алу, студентларны яӊадан укыту, ташламалы шартларда кредитлар бирү h.б. кагылышлы үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Венера Шәрәфетдинова.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *