Йөрәкләрдә әрнү хисе…
20 сентябрьдә Пермь дәүләт фәнни тикшеренү университетында булган фаҗига йөрәкләрне әрнетте, бер вәхши зат аркасында никадәр кеше яраланды, зыян күрде, 6 кеше гомере өзелде. Мондый хәл тагын кабатланырга тиеш түгел иде. Кызганыч, тик бу көнне җәрәхәт алучылар арасында Барда егете дә булды. Интернеттагы мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләр исемлегендә 24 кеше теркәлгән. Унынчы сан белән I курста белем алучы 18 яшьлек Эльдар Айнур улы Кәримов күрсәтелгән. — Укырга быел кердем, геология факультеты студентымын. 20 сентябрьдә математика буенча икенче парга бардым, ул







