Тырышлык уӊышка китерә
ТЫШТА июнь ае, иртәгә язгы чәчү эшләре тәмамлануга багышланган милли бәйрәм үтәчәк, димәк, 2020-2021 елларда язгы кыр эшләре hәм кышлату чорыныӊ смотр-конкурсы нәтиҗәләре буенча иӊ яхшы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен билгеләргә вакыт. Бу ел «Таӊ» газетасыныӊ Почет тактасына зур үзгәрешләр кертмәде, җиӊүче булып янә «Искир» ОООсы танылды. Без аныӊ директоры Н.И.Лушников белән очрашып җәмгыятьнеӊ ничек барлыкка килүе, эшләрнеӊ бүгенге торышы hәм алдагы киләчәккә планнары турында белергә булдык. — Җәмгыятьнеӊ ничек барлыкка килүен бик азлар белә. 2013 елда без бу басуларга килгән








