Бердәм эш — яхшы нәтиҗә

Октябрьскийда үткән фәнни-гамәли конференция уӊай тәэсирләр калдырды. Ул сылва-ирень татарлары тарихын өйрәнүчеләрне җыйды, hәм әлеге мәсьәләгә багышланган инде дүртенче конференция иде. Октябрьский шәhәр округы татар-башкорт иҗтимагый үзәге рәисе Әлфирә Гыймранованыӊ шундый чара үткәрү буенча проект язып, Татарстан Мәдәният министрлыгы грантын яулавы, үзәк әгъзалары – ныклы ярдәмчеләре белән бергә оештыру мәсьәләләрен уӊышлы башкарып чыгуы hәм конференцияне тиешле дәрәҗәдә үткәрүе үзе никадәр зур эш.

Конференция үткәрүнеӊ төп сәбәбе – Октябрь округында урнашкан татар авыллары тарихына багышланган китапны тәкъдир итү иде. Ул басу өчен әзерләнгән, мондый хезмәтләр өчен тиешле рецензияләр дә алынган. Тик әлегә акча мәсьәләсе генә хәл ителеп җитмәгән. hичсүзсез, хәл ителмичә калмас, зур бер төбәк татар авыллары тарихына багышланган китап нәшер ителергә hәм укучыларга тәкъдим ителергә хокуклы. Октябрьлылар аныӊ чыгуын көтә. Китапка мәгълүматлар әзерләп бирүдә күпләр катнашкан, шулай ук күпләр иганә ярдәме күрсәткән. Ә төп эшне Уразмәт авылында туып-үскән, хәзер Казанда яшәүче якташлары Фәйзелхак Гаталхак улы Ислаев башкарып чыккан. Ул – тарих фәннәре докторы, hәм туган төбәге татар авыллары турында шундый хезмәт язу аныӊ өчен горурлык булып тора. Бары галим конференциядә катнаша алмады. Казаннан Татарстан Фәннәр академиясенеӊ Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, фән кандидаты Шамил Садыков килгән иде.

Янә бер нәрсәгә тукталырга кирәк: конференциядә октябрьлылардан кала Кунгур, Уен, Барда, Орда, Кишерть округлары төбәк тарихын өйрәнүчеләр дә катнашты, эчтәлекле чыгышлар булды. hәр төбәк эш тәҗрибәсе игътибарга лаек иде.

Пермь крае татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Хәлил Фәрвәзетдинов, аныӊ урынбасары Сәлим Назин, мөхтәрият советы әгъзасы Марсель Миниәхмәтов, Бөтендөнья татар конгрессы милли Шурасы әгъзасы Алмаз Хавыев, Октябрь шәhәр округы башлыгы Георгий Поезжаев h.б. конференциядә катнашып, аныӊ эшенә уӊай бәя бирделәр.

Хәлил Хәмисович чараны ачу чыгышында конференциянеӊ кызыклы hәм файдалы булачагына ышаныч белдерде. Әлфирә Зәентиновнага hәрвакыт шундый матур идеяләр белән яшәвен hәм аларны тормышка ашыруын теләде. Сәлим Нәҗипович бу конференциянеӊ Бөтендөнья татар конгрессы hәм край татарлары мөхтәрияте эш планы нигезендә үтүен, Октябрь округы татар авыллары тарихы бик тирән булуын, төбәк тарихын өйрәнүчеләрнеӊ зур хезмәт башкаруын билгеләде. Казан галиме Шамил Садыков ике арада хезмәттәшлекне үстерүнеӊ әhәмиятенә игътибар юнәлтте hәм иҗтимагый үзәккә татар тарихына багышланган җиде томлык бүләк итте.

-Китап ничек туды? Без бу хыял белән яшәдек. 2018 елда Фәйзелхак абый Ислаев белән танышып сөйләшкәч, ул китап язуныӊ мөмкин эш булуын әйткәч, бу хыялны тормышка ашыруга керештек, — дип башлады сүзен Салават Маликов, Октябрь төбәге татар авыллары тарихы турында китапны эшләүгә күп көч салган зат. — Әлфирә Зәентиновна белән бергә эшләдек. Казанга барып Фәйзелхак абыйдан китап язу өчен нәрсәләр кирәклеген белештек. Алмаз Хавыев безгә өч ревизия мәгълүматларын тәкъдим итте. Район башлыгы ярдәм ышандырды. hәр авылныӊ тарихын әзерләдек, бу эштә төбәк тарихын өйрәнүчеләр ярдәме зур булды. Җыелган материалларны Фәйзелхак Гаталхаковичка тәкъдим иттек. Узган ел ахырына ул китапны әзерләп безгә тапшырды. Әдәбиләштерүне шулай ук якташыбыз Лиана Шәйх башкарды.

Уен районыныӊ Югары Сеп мәктәбе татар теле hәм әдәбияты укытучысы Венера Акашева hәм ул җитәкләүче укучылар төркеме эшчәнлеге игътибарга лаек булды.

-Туган тел түгәрәгебездә балаларны шәҗәрә төзәргә өйрәтү буенча эш башладык, — ди Венера Басарыевна. –Унҗиде укучы шөгыльләнә, инде тугыз нәсел агачы ясалды. Гаилә традицияләре югалмасын, балалар татарча сөйләшергә, үз туганнарын белергә тиеш. Шушы фикердән чыгып эшлим. Кызлар hәм малайлар җиде буынга кадәр туганнарын белә икән, димәк, максатыбызга ирештек дип исәплим.

Нинди яхшы гамәл. hәр мәктәптә куллану өчен бик яхшы тәҗрибә! Укытучыдан соӊ чыгыш ясаган балалар Эвелина Мөхәмәдыева hәм Камилә Хәсәнова үзләре алып барган эш белән таныштырдылар. “Агачларыбыз корымасын, мәӊге яшел булсын!“ диде В.Акашева.

Орда районындагы Искеавылда Назим Нәгыйм улы Шагаипов тормышын мәгарифкә hәм туган ягы тарихын өйрәнүгә багышлаган хөрмәтле зат. Төбәк тарихын өйрәнүне системалы рәвештә алып баручы буларак танылды. Ул эшен фәнни нигездә, тарихи фактларга таянып башкара. Аӊа архив мәгълүматларын алуда күрше Тор авылы эшмәкәре Алмаз Альберт улы Хавыев ярдәм күрсәтүе турында язган идек. Конференциядә Назим Нәгыймович авыллар тарихын язуныӊ зур hәм кирәкле эш булуы, аӊа укытучылар, авыл җәмәгатьчелеге дә кушылырга тиешлеген, күмәкләп эшләргә кирәклеген ассызыклап әйтте. “Октябрьлылар бик дөрес эшләделәр“, диде ул. Үзенеӊ хезмәте турында сөйләде, тарихны дөрес яктырту мөhимлеген билгеләде hәм чыгышын “Тарихны өйрәнүгә үзебезнеӊ көчне бирик, бездән — төбәк тарихын өйрәнүчеләрдән тыш бу эшне беркем башкармас“ дигән сүзләр белән тәмамлады.

Чыннан да, бергәләп тотынганда, hәркем үз өлешен керткәндә күпме эшләр башкарырга була. Китапны тәкъдир итүдә шул фикер ачык әйтелде.

Эльмарт Уразов.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *