“ӘШӘТЛЕ паркы“ – hәркем өчен ял урыны

Декабрь башында без “ӘШӘТЛЕ паркы“ базасы җитәкчелеге чакыруы буенча бу искиткеч урында булдык, соӊгы вакытта барган үзгәрешләр, аныӊ яӊа хуҗалары белән якыннан таныштык. Хәзер, хөрмәтле укучыларыбыз, тәэсирләрем белән бик теләп уртаклашам.

Төп керү юлында ук безне оештыручылар (учредительләр) Константин Михайлович Фомин, Владимир Игоревич Ефремов hәм идарәче Галина Владимировна Фомина каршы алды. Яшьләр hәвәсләнеп базаны камилләштерү буенча планнары белән уртаклаштылар. Әмма, инде бүген үк биредә карарлык hәм гаҗәпләнерлек нәрсәләр бар.

Чернушкадан Владимир Ефремов сүзләренчә, ул экстремаль спорт төрләре белән мавыга, hәм “ӘШӘТЛЕ – Тол“ базасы ике елга ябылгач, кая барырга белмичә, үз-үзенә урын тапмый йөри. Нәтиҗәдә, шундый ук спорт сөюче белән әлеге объектны сатып алып, аны яӊадан эшләтеп җибәрергә, ягъни барысын да үз кулларына алырга дигән уртак карар кабул ителә. Шулай итеп, амбициоз, актив яшьләр июль аенда базаны сатып алып, аны яӊадан төзи башлыйлар.

— Беренчедән, “ӘШӘТЛЕ“ базасы безне матур табигате, тау, сулык булуы белән җәлеп итте. Икенчедән, ул зур шәhәрләрдән еракта урнашкан, урманда диярлек, әмма шул ук вакытта бирегә бару юлына асфальт җәелгән, шуӊа күрә безгә килү кыен түгел. Өченчедән, бу безнеӊ өчен ял базасы гына түгел, биредә без үз мавыгуыбызны табыш китерә торган эшкә әйләндерәбез. Эштән канәгатьләнү алырга кирәк бит, — диләр база хуҗалары. – Кыска гына вакыт эчендә бездә Пермь краеныӊ төрле почмакларыннан – Лысьва, Краснокамск, Оса, Пермь, Чернушка, Барда, Березники шәhәре, шулай ук Удмуртиядән килгән кунаклар булды инде. Торонтодан (Канада) гаилә дә килде. Алар Рәсәйнеӊ матурлыгы белән хозурландылар, безнеӊ ил белән, шул исәптән “ӘШӘТЛЕ паркы“ базасы аша таныштылар. Биредә ял итүне — үткәрелгән экскурсияне, рус мунчасын hәм, әлбәттә, милли ашлар белән гастрономик туризмны алар озак онытмаячаклар.

Җәен зур компанияләр арасында волейбол мәйданчыклары популяр була. Биредә 200 кв. метрга исәпләнгән зур чатыр урнаштырылып, туйлар уздырыла. Моннан тыш, аниматорларны җәлеп итеп, туган көннәр, корпоратив кичәләр, юбилейлар үткәрелә. Ә бу көздә квадроцикллар чорын ябу чарасы булды. Квадроциклда йөрергә яратучылар бөтен Пермь краеннан, Удмуртиядән җыелды.

Акрынлап биредә кышкы чорга әзерләнү бара hәм бүген базада кунакларны кызыксындырырлык нәрсәләр шактый. Тау чаӊгылары hәм сноуборд өчен трассалар әзерләнгән, хәзер алар бишәү, тауга алып менү механизмы эшли, аерым тюбинг паркы ачылган. Быел икенче тауга алып менү өчен механизм куелган, ул өйрәтү тавында эшли. “Барысы да тау чаӊгыларында, сноубордларда шуарга белми шул. Тиздән балалар hәм өлкәннәр өчен шәхси hәм төркем дәресләре башланачак, аларны “Кар академиясе“ спорт клубы профессиональ инструкторлары үткәрәчәк. Күтәрткечләр янында бөтен кирәкле җиhазларны саклау өчен павильон төзелде, биредә чаӊгы, сноуборд, шлем, күзлекләрне вакытлыча файдалануга (прокатка) алырга мөмкин булачак, шулай ук кафе hәм җылы туалетлар эшләячәк. Караӊгы төшкәч тә шуу мөмкинлеге булсын өчен яктырткычлар урнаштыру процессы бара, — дип уртаклашалар хуҗалар. – Шулай ук турникетлар урнаштырылды, карточкалар системасы кертелде, ә тау хәзер “автоматлаштырылды“. Бу көннәрдә яӊа кар чаналары сатып алачакбыз. Шәхси сектордан йорт сатып алу хисабына номерлар фонды арттырылды. Базаны Яӊа елга әзерләү буенча да эш алып барыла. Гомумән, бездә үзгәрешләр көндәлек форматта“.

Әмма ачыктан-ачык күренгән эшләрдән тыш, биредә күренми торган, әмма бик кирәкле су белән тәэмин итү, җылыту системасын, электр кабельләрен алыштыру, йортларны ремонтлау буенча эшләр дә башкарылган, территорияне газлаштыру буенча эш алып барыла, “зәӊгәр ягулык“ биредә төп җылылык чыганагы булачак.

База хуҗалары тиздән биредә тау чаӊгысы сезоны ачылуга багышланган зур бәйрәм булачагын хәбәр иттеләр. Бу көнне базада алып баручы, диджей эшләячәк, кунакларны конкурслар, оттырышсыз лотерея, инструкторлардан осталык дәресләре, чәк-чәк көтә. Керү бушлай булачак.

База хуҗалары сүзләренчә, алар эшкә парк кунакларыннан зур заряд ала. Рәхмәт сүзләре hәм теләкләр билгеләнгән идеяләрне тормышка ашыруга көч бирә. Тиздән биредә эш урыннары булдырылачак, бу -җыештыручылар, администратор, пешекчеләр, буксир-канат юлы операторлары hәм башка вазыйфалар. Хәзерге вакытта тау чаӊгысында hәм сноубордта шуа белүче инструкторлар туплау бара. Алга таба хоккей бортлы универсаль спорт мәйданчыгын төзү планлаштырыла, анда җәен волейбол, баскетбол, кышын хоккей уйнарга мөмкин булачак. Тиздән эндуро-мотоциклларында hәм квадроциклларда йөрү өчен профессиональ трассалы эндуро-парк булдырылачак, анда эндуро буенча Пермь крае чемпионатларыныӊ берсе этабы үткәреләчәк. Яшьләрнеӊ планнары күп, әмма алар барысын да ачарга ашыкмыйлар.

“ӘШӘТЛЕ паркы“ – гаилә ялы өчен менә дигән урын. Без барыбыз да, хәтта бер гаилә әгъзасы да төрле. Берәүгә тыныч ял ошый, мәсәлән, балык тоту, икенчесенә адреналин кирәк, кайберләре йокыга туярга килә. Ә иӊ кечкенәләр өчен биредә уен мәйданчыгы да бар. “ӘШӘТЛЕ паркы“ базасында hәркем күӊеленә хуш килгән шөгыль табачак. Зур компанияләр дә искәрмә түгел – барысына да кызыклы булачак. Әгәр Губаха төбәкнеӊ төньягында туризм үсеше өчен җавап бирсә, “ӘШӘТЛЕ паркы“ көньяк туристик үзәге булачак.

Кичен базада сихри матурлык. Ул безне гирляндалар җемелдәве, утлар яктысы белән озатып калды, акрын гына кар яуды. Китәсе килми иде hәм без монда кабат килергә вәгъдә бирдек…

Венера Шәрәфетдинова.

Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *