hәрвакыт туган җиремдә яшәргә теләдем

Дамир Муса улы hәм аныӊ гаиләсе яшәгән Түбән Искилдегә кадәр шактый озак бардык. Тирә-якта урман, ә юл буенда үскән чыршы hәм каеннар үтеп баручыларга ботакларын сузып, “исәнләшергә“ телиләр сыман.
Килеп җиттек, бусагада безне гаилә әгъзалары белән Барсик кушаматлы песи каршы алды. Мул әзерләнгән табын артында әӊгәмә башланды. Дамир Муса улы сүзләренчә, ул Түбән Искилдедә туып-үсә. Җирле башлангыч мәктәпне тәмамлый, аннары Печменьдә укый. Аттестат алгач, “Нинди hөнәр үзләштерергә?“ дигән сорауга туктала. “Узган елларда биредә тормыш кайный иде. Зязелгада “Новая жизнь“ колхозы булды, эш барысына да җитте, аерым түбәнискилделеләр бригадасы да булды. Башлангыч мәктәптән тыш, кибетләребез, ферма, колхоз гаражлары hәм, хәтта, заправка да бар иде. Мин hәрвакыт туган җиремдә яшәргә hәм балаларымныӊ да монда үсүен теләдем. Шуӊа күрә Прянишников исемендәге Пермь дәүләт авыл хуҗалыгы институтыныӊ агрономия факультетына укырга кердем. Диплом белән туган якларыма кайткач, шунда ук hөнәрем буенча “Новая жизнь“ колхозына эшкә урнаштым, бер елдан Искилде бригадасы җитәкчесе итеп билгеләделәр. Әмма әкренләп колхозда эшләр начарлана барды, коллектив таркалды, башка эш таба алганнар колхоздан китте. Күпмедер вакыт тракторчы булып эшләгәч, 2005 елда мин дә эштән чыктым. Каравылчы булып урнаштым, бүген Пермьдә вахта ысулы белән “Дортехинжиниринг“ ОООсында эшлим“, — дип уртаклаша гаилә башлыгы.
Дамир тормышында институт мөhим роль уйный. Белем алудан тыш, нәкъ менә биредә, институтныӊ тулай торагында ул булачак тормыш иптәшен очрата. Надежда Викторовна тумышы белән Частые районыныӊ Частые авылыннан. Институтны тәмамлаганнан соӊ, Яӊа ел каникулларында ул яшь егетнеӊ туган ягына – урман арасындагы диярлек кечкенә генә авылга килә. Ул вакытта яшь кыз сәфәр берничә көнлек, егетнеӊ әти-әнисе белән танышу өчен генә дип уйлый, тик буран hәм кар аларны ике атна авылда тоткарлый. Язмыш шулай кушкандыр, күрәсеӊ, кышкы сихри әкият яшьләрне кавыштыра hәм 1998 елныӊ март аенда алар өйләнешәләр.
Тугыз айдан соӊ Мостаевлар гаиләсендә кызлары Алина туа. Балачагыннан ук акыллы була, биш яшендә мәктәпкә йөри башлый, кечкенә булуына карамастан, укырга hәм 10 саны эчендә кушарга белә. Бүген аӊа 22 яшь, кайчандыр Печмень мәктәбен алтын медаль белән тәмамлаган кыз Вагнер исемендәге Пермь дәүләт медицина университетында белем ала, ул – булачак терапевт. Дәресләрдән тыш, яраткан шөгыленә — рәсем ясауга да вакыт таба. Быел “Рәсәй талантлары“ Бөтенрәсәй конкурсында катнашып, “Цифрлы рәсем“ номинациясендә иӊ яхшысы дип таныла. Данискә 21 яшь. Ул да студент, әтисе юлыннан киткән. Прянишников исемендәге Пермь дәүләт аграр-технология университетында агро-инженер белгечлеге буенча укый. Кечкенәдән механизмнар белән эшләргә ярата. Әти-әнисе Даниснеӊ картәнисе алып кайткан иске ватык машинаны мөстәкыйль рәвештә ремонтлап сатуы турында искә төшерделәр. Кече кызлары, 8 класс укучысы Даринага 14 яшь. Ул авылда танылган шәхес, клубта бер генә бәйрәм дә аныӊ чыгышыннан башка үтми, җырларга hәм биергә ярата. Тик үзе өчен җитди hөнәр сайлаган, программист булырга тели. Югары уку йортларын тәмамлаганнан соӊ кече Мостаевлар туган якларына кайтырга hәм анда яшәүчеләр файдасына хезмәт эшчәнлекләрен дәвам итәргә ниятлиләр.
Институтны тәмамлап кияүгә чыкканнан соӊ Надежда Викторовна да “Новая жизнь“да, соӊрак җирле кибеттә сатучы булып эшли, бүген ул Печмень клубы директоры. Авыл хуҗалыгы hәм мәдәният өлкәсе бер-берсеннән ерак, кирәкле белемнән башка клубта эшләү кыен, әмма максатчан Надежданы бу туктатмый. Башта квалификация күтәрү курслары уза, соӊрак читтән торып сәнгать hәм мәдәният көллиятенә укырга керә, быел инде дүртенче курста. Аныӊ сүзләренчә, тормышында сәнгать балачактан ук булган. Әти-әнисе җырлаган, әтисе ансамбль составында да чыгыш ясаган.
— Кияүгә чыкканда иптәш кызларыма бернинди дә мал-туар карамаячакмын дигән идем. Әмма туй көнендә тана бүләк иттеләр hәм шуннан башланды да инде… Бүген абзарда өч сыер, дүрт бозау hәм үгез бар. Артып калган сөт, эрек hәм каймакны сатабыз. Бакчаны эшкәртү, печән чабу hәм җыю, кышын юлларны кардан чистарту өчен барлык техника: тракторлар, сабан, культиватор, чапкыч, тырма, пресс-җыйгыч бар. Балалар – төп ярдәмчеләребез, алардан башка шуныӊ кадәр мал тоту авыр булыр иде, — ди әӊгәмәдәшем.
Без килгән көнне улы гаиләсенә кунакка Дамирнеӊ әтисе Муса Муллаяр улы Мостаев та килгән иде. Олы яшьтә булуына карамастан (аӊа тиздән 85 яшь тула), ул биредә — Түбән Искилдедә үткән балачагын бик яхшы хәтерли. Улына йорт салган, колхоз тракторларында хезмәт иткән вакытлары турында хатирәләре белән уртаклашты, тормыш иптәшен – дүрт бала әнисен соӊгы юлга озаткан чагын искә алды. Ул балаларыныӊ гади авыл тормышын сайлавына шат, чөнки шундый егәрле яшь гаиләләр ярдәмендә авыллар яши hәм кече торак пунктларныӊ киләчәгенә өмет бар.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *