Ялкынлылар — Бардада

Безнеӊ якларда татар матбугаты вәкилләре еш була, бу юлы Казан шәhәреннән урта hәм олы яшьтәге мәктәп балаларына ял сәгатьләрендә уку өчен чыгарылучы айлык “Ялкын“ журналы редакциясеннән журналистлар килде. Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы hәм Пермь краеныӊ “Чәк-чәк“ региональ татар яшьләре җәмәгать оешмасы бергәлегендә оештырылганлыктан, край үзәгеннән дә вәкилләр бар иде.

“Чәк-чәк“ оешмасы Татарстан Республикасы хөкүмәтенеӊ Рәсәй Федерациясе төбәкләрендә этномәдәни проектларны тормышка ашыруда катнашучы җәмәгать оешмаларына ярдәм күрсәтү конкурсында җиӊүче булып танылган hәм грант яулаган иде. “Этнодесант“ проекты татар милләте вәкилләре арасында милли үзаӊны күтәрү hәм hөнәри компетенцияләрне үстерү максатыннан эшләнелә. Бу проект кысаларында татар авылларындагы актив затлар өчен социаль проектлау, күн мозаикасы буенча, социаль челтәрләр алып бару, социаль челтәрләр өчен контентны видеога төшерү hәм монтажлау, шулай ук креатив фикерләү буенча осталык дәресләре, лекцияләр уку оештырыла. Декабрьнеӊ бишесеннән сигезенә кадәр Пермь краеныӊ татарлар күпләп яшәгән 4 төбәгендә: Барда, Октябрь, Кунгур hәм Пермь районнарында булу планлаштырылган иде.

Декабрьнеӊ җиденче көнендә “Этнодесант“ проектын тормышка ашыру кысаларында Барда мәдәният hәм ял үзәгендә мәктәп укучылары, округ территориясеннән мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар җыйналды. Иӊ беренче “Чәк-чәк“ оешмасы җитәкчесе Рөстәм Галимов сүз алды, кыскача проект эшчәнлеге, аныӊ максаты белән таныштырды. Залда булучылар, кызыксынулары буенча төркемнәргә бүленеп, “Ялкын“ журналы хезмәткәрләре: баш мөхәррир урынбасары Рәмзия Галимова, журнал авторы, SMM-менеджер Резидә Әлмиева, оператор, монтажер Фирүзә Закирҗанова hәм башкалар алып барган осталык дәресләрендә катнаштылар, үзләре өчен күп файдалы чыганак алдылар. Хәзерге заман яшүсмерләре hәм яшьләренә нинди темалар кызыклы булуы, популяр юнәлеш “эйджизм“, Моргенштерн феномены турында, проектлар язганда нәрсәләрне истә тотарга кирәклеге, аныӊ этаплары, финанслау мәсьәләләре, шулай ук казан читекләрен эшләүдә бик үзенчәлекле җөйне башкару hәм башка күп төрле мәгълүмат җиткерелде.

“Этнодесант“ социаль проекты кысаларында Барда сәнгать мәктәбендә якташыбыз Татарстан Республикасы, Рәсәй Рәссамнәр берлекләре hәм ЮНЕСКО халыкара сурәтләү сәнгате ассоциациясе әгъзасы Х.М. Шәрипов белән очрашу үткәрелде. Хәмзә Мәүлихан улы “Европа-Азия“ Халыкара гуманитар академиясе Почетлы әгъзасы, Татарстан Республикасыныӊ атказанган сәнгать эшлеклесе дә әле. Рәссам иҗаты “Татар авангарды“ исеме астында хәзерге заман татар сәнгатенеӊ модернистлык юнәлешенә карый, анда гаҗәеп мифлар, легендалар, милли элементлар, символлар, татар халкыныӊ бизәкләре киӊ чагыла.

Шул ук көнне “ялкын“лылар “Таӊ“ газетасы баш мөхәррире Э.Ш. Уразов hәм хезмәткәрләре белән очраштылар, редакция музеен карадылар.

Бу журнал эшчәнлеген 1924 елда “Кечкенә иптәшләр“ исеме белән башлап җибәргән, тиздән йөз еллыгын билгеләп үтәргә җыена. Балаларга татар телендә мәгълүмат чыганагы кирәклеге турында иӊ башта шагыйрь Муса Җәлил язып чыга. Инде әнә бер гасырга якын Рәсәйдә яшәүче балаларга татар телендә кызыклы, файдалы журнал нәшер ителә. Ничә буын яшьләрнеӊ иҗади дустына hәм фикердәшенә әверелеп, бүгенге көндә дә үз алдына куйган максатына тугры калып килә. Каләмдәшләребез калдырган берничә санны барлаганнан соӊ, “Ялкын“ныӊ бай эчтәлекле, мавыктыргыч hәм заман таләпләренә туры килүче басма икәнлеге аӊлашылды. Булдыралар, афәрин! Аны уку яшь буынны белемле hәм зыялы итәчәк, ана телләренә мәхәббәт уятачак. Алга таба мондый “Этнодесант“лар зуррак аудитория белән үткәрелсә, тагын да отышлырак булыр иде.

Роза Гыйззәтуллина.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *