Әтием – беренче редактор

Галимзян Закирович Туктамышев

“Колхоз юлы“ исеме белән башланып киткән “Таӊ“ газетасына быел 90 ел тулды. 1931 елныӊ 15 августыннан 29 октябренә кадәр булган беренче саннары вакытлыча редактор вазыйфасын башкаручы Галимҗан Туктамышев имзасы астында чыкканнар. Актив комсомолец буларак, өлкә комитетыныӊ үз өстенә йөкләгән ышанычын акламыйча булдыра алмаган ул. Бардада полиграфия базасы булмау сәбәпле, 1932 елныӊ ахырына кадәр газета Оса типографиясендә басыла. Әтием газетаныӊ беренче номерын Осага җәяү барып бастырып кайткан.

Мәкаләмне газета укучыларын әтием белән таныштырудан башларга булдым. Галимҗан Закир улы Туктамышев нинди тормыш юлы үткән? Газетабызныӊ беренче редакторы турында газета укучыларыбыз нәрсә белә соӊ?

Берничә еллар элек мин гаиләбез шәҗәрәсен төздем. Кызыклы хәл: әтием шәҗәрәсе Туктамыш ханга барып тоташты. Авылыбыз мәктәбендә тарих укыткан Венера Әсләшева (Туктамышева) шәҗәрәсе белән танышканда шуӊа тулысынча инандым. Әтием бабайлар турында сөйләгәндә бер хәлне искә алырга ярата иде. Минем бабайларым бик егәрле hәм көчле булганнар, Казанга татар милли көрәше бәйгеләрендә катнашырга йөргәннәр. hәрвакыт җиӊеп кайтканнар, аларны яннарына сала алмаганнар. Шуӊа күрә “Урал песиләре“ дигән атама алганнар. Башкалар аларны күтәреп салган саен песи кебек җәhәт кенә ике аякларына hәм ике кулларына басып калганнар. Шуӊа күрә әтием танышканда кушаматым “песи“ дияргә ярата иде. Абыйларым да шулай танышалар иде.

Галимҗан Туктамышев 1906 елныӊ 3 сентябрендә ярлы крестьян гаиләсендә туа. Ни өчендер 1938 елныӊ 24 июлендә туган көнен 1908 елныӊ 14нче августына алыштырган hәм туу таныклыгын шулай алган. Әтисе Закир Алтдин улы hәм әнисе Мөкәрәмә Гомәр кызы, белемле кешеләр буларак, ярлы гаиләләрнеӊ балаларын укырга, язарга өйрәткәннәр. Әмма 1918 елда, әтиемне, энесе Зыяны, сеӊлесе Фатыйманы үксез калдырып, вафат булганнар. Әти-әнисе тифтан үлгәч, ул энекәше белән сеӊлесенә азык юнәтү өчен кулакларныӊ сыерларын көтәргә кергән. Әмма сеӊлесе Фатыйма да каты авырудан соӊ дөнья куйган.

1927 елда көньякта котырынган басмачларга каршы көрәштә катнашкан, Урта Азиядә совет власте урнаштыруга өлеш керткән. 1929 елныӊ февралендә туган якка кайткан.

Халык белән уртак тел таба белүче, оештыру сәләтенә ия әтине укырга җибәргәннәр. Колхозчылар hәм авыл активистларыныӊ атналык район курсларында, Урал өлкә Татар-башкорт совет-партия мәктәбендә укыган, үзен яхшы яктан күрсәткән. Өлкә комитеты әтине Озын Ялан авыл советыныӊ Бардабаш авылына кызыл олауга икмәк җыюны оештыру өчен командировкага җибәргән.

1930 елныӊ 5 октябрендә Троицк шәhәрендәге “Социализм юлы“ газетасын тарату буенча вәкил итеп билгеләнгән. 1931 елныӊ 14 апреленнән 20 апреленә кадәр “Социализм юлы“ газетасыныӊ редакторы урынбасары буларак Барда районында газетага язылу hәм тарату өчен командировкада булган.

Беренче редакторныӊ эшчәнлеге, аныӊ газета эшен оештыру турында хатирәләре белән газета укучылары 1961 елда “Ул шулай туды“ мәкаләсендә танышканнар иде. Хәзерге буын газета укучыларыбыз да алар хакында хәбәрдар булсын өчен мәкаләнеӊ кыскача эчтәлеген тәкъдим итәм.

“Ерактагы утызынчы елларда авылда аяусыз сыйнфый көрәш бара. Партия авыл хуҗалыгында тоташтан коллективлаштыру hәм шул нигездә кулакларны сыйныф буларак бетерү бурычын ышанычлы төстә тормышка ашыра. Бу чорда авылда социалистик төзелештә район төп звено булып әверелә. Үзәк комитет hәр районда партия район комитетыныӊ матбугат органын булдыруны кирәк дип таба.

Безнеӊ районда газета чыгаруга әзерлек эшләре 1931 елныӊ язында башланды. Яӊа төзелгән колхозларда язга хәзерлек бара иде. Партиянеӊ Урал өлкә комитеты безнеӊ районда өлкә “Социализм юлы“ газетасыныӊ күчмә редакциясен оештырды. Күчмә редакция район холхозларында язгы чәчүне уӊышлы үткәрүгә булышлык итте hәм район газетасын чыгару өчен ныклы нигез салды. Ул хәбәрчеләр хәрәкәтен җанландыруга иреште, газетаныӊ булачак кадрларын хәзерләде.

Июнь ае башында партиянеӊ өлкә комитеты мине Барда районына район газетасын чыгаруны оештырырга җибәрде. ВКП(б) райкомы өч кешедән редакция төзеде. Миннән тыш редакция составында Шәриф Искәндәров hәм Җәмилә Ягъфәрова (Афанасьева) керделәр.

Район газетасы редакциясе ел ахырында эшли башлады. Районда газета бастыру өчен материаль база юк иде. Шуӊа күрә аныӊ беренче саннары Оса типографиясендә бастырылды. Наборщиклар да анда хәзерләнде.

1931 елныӊ 15 августында район газетасыныӊ беренче саны дөньяга чыкты. Ул “Колхоз юлы“ дип аталды. Бу район тормышында гаять зур вакыйга булды. Хезмәт ияләре аныӊ чыгуын зур канәгатьләнү белән каршыладылар. Район коммунистлары hәм комсомолецлары үз газеталарын колхозчылар hәм аерым крестьяннар арасында тарату буенча социалистик ярыш оештырдылар. “Яӊа Ашап“ колхозында тик бер көн эчендә район газетасына 100дән артык кеше язылды. Газета таратуныӊ барышы аныӊ битләрендә киӊ яктыртылды.

Район газетасы хезмәт ияләренеӊ турыдан-туры катнашы белән чыгарылды. Алар редакция белән тыгыз элемтәдә булдылар, hәммәсе турында да язып тордылар. Район газетасыныӊ беренче хәбәрчеләре: Байназар Юлаев, Сәлим Мусин, Назиф Атнабаев, Сәлим Гафаров, Сафый Хәлилов, Сабир Мурзыев hәм башка бик күпләр район газетасына авыл хуҗалыгын коллективлаштыру елларындагы бай чынбарлыкны дөрес яктыртырга булышлык иттеләр. Алар үз мәкаләләрендә, корреспонденцияләрендә, зарисовкаларында колхозларны оештыру, хуҗалык ягыннан ныгыту мәсьәләсен күтәрделәр, колхозларга кереп оялап, авыл хуҗалыгын күтәрү эшен тоткарларга маташучы кулак элементларны фаш иттеләр. “Колхоз юлы“ үзенеӊ туган көненнән алып коллектив агитатор, пропагандист hәм массаларны коллектив оештыручы булды дисәк, хата булмас.

“Колхоз юлы“ газетасы үзенеӊ 30 ел яшәү дәверендә политик hәм культура ягыннан шактый үсте. Ул тагын эчтәлеклерәк hәм кызыклырак чыга башлады. Аныӊ битләрендә районныӊ политик, экономик hәм культура тормышы киӊ яктыртыла“.

“Колхоз юлы“ газетасын hәм алга таба газета эшен оештыруда әтинеӊ роле зур булган. Шул чорда ул Озын Ялан башлангыч мәктәбенеӊ 7 классын бетергән, 20 октябрьдә Куеда хәрби комиссариатыннан Кызыл Армия сафларына хезмәт итәргә киткән. Армиядән кайткач әтием Татарстанныӊ Шөгер районында “Тоташ колхоз“ газетасында җаваплы редактор булып эшләгән.

1931-1941 елларда аӊа авылда төрле вазыйфаларда эшләргә туры килгән. 1935 елныӊ 13 июлендә Кидрячева Нәбирә Хәсәнҗан кызына өйләнгән. Гаиләсендә беренче бала буларак, барлык авыр эшләр әнием җилкәсенә төшкән, ул сеӊелләре hәм энекәшенә үрнәк булган. Галимҗан белән кушылгач, алар бик бәхетле гаилә корганнар.

1941 елныӊ 23 августында әти Бөек Ватан сугышына киткән. Сугыш истәлекләрен Рев абые ярдәмендә яза башлаган да, тукталып калган. Газета укучыларыбызга ул язма 2001 елда “Баштан кичкәннәр китап язарлык“ исеме белән тәкъдим ителгән иде. Ахырын сорап язучылар күп булды, әмма әтием үлгәч аны дәвам итүче булмады. Шул мәкаләне тагын бер исегезгә төшереп hәм әти-әниләр сөйләгәненнән истә калганнары белән таныштырып үтәм.

“Өйдән чыгып китү белән бер атна эчендә мин сугыш кырына барып кердем. Безнеӊ часть Смоленск юнәлешендәге Ельня шәhәре өчен барган сугышта дошманныӊ тешләренә кадәр коралланган сигез сайланма дивизиясен тар-мар итте. Без Ельня шәhәрен сугышып алу белән Гитлер армиясенеӊ фронт линиясен икегә аерып кердек. Дошман безгә каршы танклар белән дә, психик атакалар да ясап карады. Ләкин без аныӊ алга хәрәкәт итүен Ельня аръягында бер ай ярым чамасы вакыт эчендә туктатып тордык. Шуныӊ нәтиҗәсендә үзенеӊ “көндезге ашын“ Мәскәүдә үткәрергә булган дошманга ирексездән срокларын озынайтырга туры килде. Ахырда дошман, безне атакалар белән ала алмагач, без икегә аерып кергән фронт линиясен тоташтырып, үзебезне чолганышта калдырды. Аннан чыгу өчен 16 көн буе сугышсак та, уӊышка ирешә алмадык.

Бервакыт атакага барганда безне бик шәп кыра башладылар, каян атканнарын да белмибез. Бу урында кеше биеклегендәге куе тал, каен, ара-тирә биек-биек нарат агачлары үсә иде. Рота командиры өлкән лейтенант Волик белән бер нарат төбенә барып постык. Пуля минем баштагы касканы тишеп борын очларыннан сыдырыла-сыдырыла төшкәч, нарат башына карасам: анда немец “кәккүге“. Воликка әйтәм:

— Иптәш командир! “Кәккүкне“ бәреп төшерергә рөхсәт итегез!

Ул рөхсәт итте. Мин автоматтан кыска очередь бирдем. Шуннан куаклар арасында яшереп куелган немец мотоциклын күрдек.

Безнеӊ соӊгы атакабыз караӊгы төндә башланып китте. Сугыш озакка сузылды. Үзебезнеӊ армия белән кушылырга ярты километр гына калган иде. Ләкин таӊ атып, без ачык басуда калып киттек. Иллеләгән кеше, чокырсыман урынга туры килеп, дошманныӊ миномет уты астына эләктек, күбебез hәлак булды. Минем иӊ якын командирым өлкән лейтенант Волик, ике яшь медсестра кызлар да шул урында hәлак булдылар.

Исән калучылардан үзем генә булганлыктан миӊа бер генә юл калды: шул ике яшь кызныӊ каннарына буялдым да, асларына кереп яшерендем. Немецлар килеп, башкалар белән беррәттән безне дә әйләндереп-әйләндереп тикшерделәр. Мине аяктан өстереп бер якка ыргыттылар да, пленныйларны алып килеп, нигәдер бу ике яшь кызны шундук күмеп куйдылар. Ә миӊа караӊгылаганчы үлекләр арасында ятарга туры килде. Караӊгылагач, мин күкрәктә шуышып, ярты километр ераклыктагы урманга кереп киттем.

Урманда бераз кая барырга белмичә арлы-бирле сугылып йөри торгач, бер дусны очраттым. Ул Новосибирск шәhәреннән мобилизовать ителгән Казанцев фамилияле кеше иде. Без аныӊ белән өч тәүлек бер туктамый яуган яӊгыр астында урман арасында йөрдек. Киемебезнеӊ коры җире калмады. Иптәшем ахырда фашистлар булмавын белешеп берәр йортка кереп җылынып алырга тәкъдим итте. Мин аныӊ тәкъдименә берсүзсез риза булдым.

Ярты сәгать кебек баргач без урман эчендә урнашкан кечкенә генә авылга килеп җиттек. Авыл кырыендагы беренче йорттан немецларныӊ авылда юклыгын белеп шул йортка кердек. Бу йортта бер генә кеше яши икән. Әби безгә ашап алырга тәкъдим итте. Ләкин, бик ашыйсыбыз килсә дә, без башта ял итеп алырга булдык. Автоматларны почмакка куйдык та, мич башына менеп яттык. Өч көн буе йокламыйча, ашамыйча урман арасында йөрү безне бик арыткан, күрәсеӊ. Яту белән каты йокыга бирелгәнбез. Шулай йоклаган килеш иртәгесен фашистлар безне мич башыннан өстерәп төшереп, урамга алып чыктылар. Анда зур гына пленныйлар колоннасы үтеп бара иде. Бу төнне инде без ниндидер амбарда үткәрдек. Таӊ ату белән безне амбардан куып чыгардылар да, сигез рәтле итеп колоннага тезделәр. hәрбер рәтнеӊ арасы бер метр иде. Моны фашистлар тикшерергә уӊайлы булсын өчен шулай эшләгәннәр булырга кирәк.

Менә биек фуражка кигән немец офицеры күренде. Үз телендә безгә нидер әйтте. Безнеӊ арада политработникларныӊ булуы-булмавы турында белергә тели икән. Без дәшми тордык. Тәрҗемәче тагын да кабатлап әйтте: ул ахырысы кырым татары булып чыкты, чөнки русча акцент белән сөйләшә иде. Немец офицеры белән тәрҗемәче күзләре белән ашардай булып озак кына вакыт өметсез җавап көтеп тордылар. Ләкин шунда берничә меӊ хәрби әсирләр арасында бер кабәхәт табылды бит. Бер кечкенә генә буйлы, мыштым гына кеше, куркуын көчкә яшереп колоннадан чыкты да, бер яшь кенә егеткә табан кулы белән төртеп күрсәтеп:

— Менә ул комиссар, — диде.

Ул егетне шундук колоннадан төрткәләп чыгарып немец офицеры алдына китереп бастырдылар. Бу егет безнеӊ сөекле комиссарыбыз булып чыкты. Ул 24 яшьләрендәге, тулы гәүдәле кеше иде. Немец офицеры аныӊ гимнастерка җиӊендә йолдыз урыны тапты. Аны штыклар белән төрткәләп амбарга таба алып киттеләр. Ул, яшәргә хаклы егет, hәрбер адымын атлаган саен “исән булыгыз“ дигәндәй безгә таба борылып карап-карап барды. Аны безнеӊ күз алдыбызда ук амбар стенасы янында аттылар. Инде безнеӊ чират дип уйлап алдым мин…

Немец офицеры аннан соӊ еврейларга охшаган hәрбер кешене аерым группа итеп тезәргә кушты. Мин дә шул группага эләктем. Немецлар тарафыннан еврейларныӊ аяусыз юкка чыгарылулары инде безгә мәгълүм иде. Алар белән бер группага эләккәч, мин үлем якынлашуын сиздем. Ничек кенә булса да исән калу ниятеннән тәрҗемәчегә ымладым. Тәрҗемәче яныма килгәч үземнеӊ еврей түгел, ә татар икәнемне аӊлаттым. Мине кире колоннага бастырдылар. Шунда ук теге еврей группасындагы кешеләрне автоматлардан ут ачып атып үтерделәр. Калган хәрби әсирләр колоннасын көнбатышка таба алып киттеләр. Без үзебезнеӊ кая баруыбызны да белми идек.

Юлда безне бөтен яктан да немец солдатлар саклап алып бардылар. Арык хәлдәге, яраларына түзә алмаучыларны шунда ук атып бардылар. Шулай берничә көннән без Рославль концлагерена килеп җиттек. Ул каберлек артына, ачык басуга урнашкан. Концлагерьда хәрби әсирләр 20 процентлап кына булгандыр, ахрысы. Калганнары җирле халык: картлар, армиягә яраксыз зәгыйфләр иде. Концлагерь ачык hавада, чәнечкеле тимерчыбыклар белән тартылып алынган. Тик сакчылар өчен генә ышык урыннар хәзерләнгән. Почмакларда hәм капка янында пулеметлар урнаштырылган вышкалар тезелгән иде. Безне ашату-эчертү турында уйлап та караучы булмады. Шуныӊ нәтиҗәсендә иртә саен йөзләгән кешеләр ачлыктан, салкыннан үлгән булалар иде. Миӊа да аларныӊ язмышын уртаклашырга насыйп булыр иде бәлки. Ләкин мин бәхетле йолдыз астында туганмындыр, күрәсеӊ. Бер көн мин эшкә эләктем. Безне юл төзәтергә дип алып чыктылар. Шунда эшләгән чакта сакчылар күрмәгәндә генә җирле халыклардан берәү миӊа җитен чүбе (жмых) бирде. Шуны әзләп тел астына гына салып суырып йөреп мин үлемнән котылдым.

Тиздән безне Гомель концлагерена күчерделәр. Ул концлагерь ат конюшняларына урнашкан, ләкин безне монда китергәч озак кына вакыт ачык hавада түкмә яӊгыр астында тоттылар. Нәтиҗәдә безнеӊ бер дә коры урыныбыз калмады. Аннан соӊ безне тыгызлап ат конюшняларына кертеп бикләделәр. hава җитмәүдән, тыгызлыктан монда да күп кенә кешеләр hәлак булдылар.

Гомельдә безгә тәүлек эчендә бер мәртәбә ярты литр чамасы “җылы аш“ бирә башладылар. Ул “аш“ны кайнар суга 60-70 процентын пычкы аламасы, 20-30 процентын иләмтек болгатып пешерәләр иде.

Тиздән безне тагын да каядыр алып китәргә җыендылар. Станциягә алып барып товарный вагон тулганчы тутырдылар. Аннан соӊ кулына резина таягы тоткан офицер безне бәргеләп вагон стенасына постырды да, бушаган урынга тагын хәрби әсирләрне менгерделәр. Вагон ишеген ябып бикләгәндә без вагон идәненә ике аякка басып торырга урын тапмадык. Шулай бер аякта гына бер-беребезгә асылынып тора идек. Шул хәлдә ике тәүлек баргач урын иркенәйде, чөнки иптәшләрнеӊ яртысы үле иде инде…“

Әтинеӊ сугыш елларында башыннан кичкәннәрен улы Рев абый язып алган хатирәләре шул урында өзелгән. Мин әнинеӊ сөйләүләре буенча тулыландырырга булдым.

Поезд юлда барган вакытында совет самолетлары бомбалар ташлый башлаган. Шуларныӊ берсе тепловозга эләккәч поезд hәлакәткә тарган әтиләрнеӊ вагоны арттарак булганга күрә әсирләрнеӊ бик күпләре исән калганнар. Вагон ишеге ачылып киткәч әсирләр шул форсаттан файдаланып урманга качканнар. Соӊгы вагонда немец солдатлары да булган, исән калганнары әсирләргә таба көчле ут ачканнар. Шулай итеп урманга барып җиткәнче күп әсирләр hәлак булганнар. Исән калганнары бергә җыелып фронтка таба омтылганнар. Төннәрен генә хәрәкәт иткәннәр, ә көндезен снарядлардан чокырланып беткән урманнарда яшеренеп ятканнар. Күпмедер вакыттан соӊ исән калган сугышчылар совет гаскәрләренә килеп кушылганнар. Тормыш нинди генә сынаулар, нинди генә киртәләр куймаган әтигә. Әмма көчле ихтыярлы, кечкенәдән ук авырлык күреп үскән егет аларны җиӊеп чыккан. Тикшеренүләр үткәч, 1941 елныӊ 23 августыннан артиллерист вазыйфасында сугышка кереп киткән. Әсирлектә булу hәм немец солдатларыныӊ вәхшилеге әтиемнеӊ йөрәгендә аларга нәфрәт уяткан. Бу газапларга тизрәк чик куяр өчен аяусыз, куркусыз сугышларга, дошманны кыйнарга-куарга максат куй ган әти. Күп тапкырлар сугышларда катнашырга туры килгән, әмма үлем аны читләтеп үткән. Ленинградны камалыштан коткару өчен барган сугышта дошман артиллериясе уты астына да эләккән. Батырлыгы өчен 1943 елныӊ 19нчы августында “За оборону Ленинграда“ медале белән бүләкләнгән.

Утлы чакрымнары, әрнү газаплары белән истә калган, төшләренә кереп сискәндереп уяткан сугыш! Озын сугыш юлларында шундый көтелмәгән хәлләр сугышчан дусларны югалту аз булганмы? Юк, әлбәттә. Әмма аларныӊ барысын искә алмыйча шушы бер генә очракны тасвирлау да, сугышныӊ ни дәрәҗәдә рәхимсез, канкойгыч икәнлеген тулы ача кебек.

Сугышта күргәннәреннән ул бер эпизод сөйләгән иде. Атакага күтәрелгәч, алдагы дзодтан каты ут безнеӊ солдатларны ятарга мәҗбүр иткән. Күп дуслары шунда ятып калган. Әти кечкенә буйлы, егәрле егет булгач командиры белән сөйләшкән дә, качыпкына барып, дзодтагы немецларны граната белән юкка чыгарырга тәкъдим иткән. Командир рөхсәт иткән. Граната ыргыткач, дзодтагы немецларныӊ күбесе hәлак булган, ләкин каты ут тукталмаган. Әти дзодныӊ артыннан кереп, чокырга баскычтан төшә башлаган. Әмма шунда аӊа немец солдаты ташланган, әтин6еӊ тамагын буа башлаган. Әти нык итеп тибкәч кенә, немец авып төшкән. Әти аны атып үтергән.

hәр метр җир өчен көрәш барган. Бу утлы җәhәннәмнән беркем дә тере чыкмас төсле тоелган әтигә. Корбаннар, чыннан да, аз булмаган. Табигый ки, алар дөньяны калдыру түгел, җәрәхәтләнергә дә теләмәгәннәр. Ләкин сугыш беркемне дә көтелмәгән хәлләрдән сакламый. Самолеттан төшкән бомбаныӊ удар дулкыны әтине снаряд чокырына бәреп төшергән. Кызганычка каршы, бу хәлдән соӊ әти уӊ аягын үтәли тимер кыйпылчыгы тишеп чыкканын күргән.

1943 елныӊ 14 январендә ул шулай итеп госпигальгә эләгә. Каты яралану сәбәпле әтине сугышка яраксыз дип табалар hәм туган ягына кайтаралар. 1943 елныӊ 10 мартында Ждановск район хәрби комиссариаты әтине хәрби хезмәттән азат иткән.

Сугыштан кайтып, ярасын дәвалагач, әтием эшкә җигелгән. Озын Ялан авыл советы депутаты, урман хуҗалыгы артелендә обозник, аннары урманчы булып эшләгән.

…1962 елныӊ 19 декабрендә әтием фани дөнья белән саубуллашты. Сугышта алган яралары сулкылдап сызлаган төннәрдә йоклый алмыйча җафаланыап баштан кичкәннәрен уйлагандыр. Бер кеше гомере шулай узып киткән. Ә минем әтием турында истәлекләр әле бетмәде.

Ул вафат булганда миӊа 5 яшь кенә иде. Әтием тугыз бала атасы була, әмма медицина көчле булмагач, дүрт абыем кечкенә вакытларында ук үлә. Инде ике абыем да якты дөньядан китте. Дөньяда әтиебез дәвамы булып абыем Рев, апам Илсөяр hәм иӊ төпчеге мин – Даримә калдык. Әти үлгәч, әнием биш баласы белән тол калган. Шулай да ул өч баласына югары белем бирә алган. Ә Рамил абыем техникумны кызыл дипломга бетергән.

Әтиебез холкы буенча тыныч, сабыр кеше иде. Ул мине үзенеӊ әнисенә охшата hәм миӊа “әнием“ дип дәшә иде. Бик арып кайтса да мин аны кечкенә бармагыннан гына тотып кроватька алып барып яткыза идем. Күршеләр белән сөйләшкәндә дөньяда булган хәлләр буенча хәбәрдар булып, гади генә итеп, аӊлатып бирә иде. Минем әтием беркайчан да сүгенү сүзләрен кулланмады. “Сез ничек шулкадәр пычрак сүзләрне чип-чиста телегезгә аласыз? Сез ничек шул пычранган иреннәрегез белән өзелеп яраткан балаларыгызныӊ hәм хатыныгызныӊ битләреннән үбәсез? – ди иде әти. Безнеӊ гаиләдә сүгенү сүзләрен беркайчан да сөйләшкәндә кулланмадылар hәм куллагнмыйлар да.

Хәтер… Сугыш хатирәләре әтиемне үлгәнче борчыганын аныӊ сөйләшүеннән үк аӊларга була иде. Әтинеӊ тамагы авырта башлагач, “теге немец тагын тамакка ябышты hәм буа башлады“, дип сугыш вакытындагы вакыйганы исенә төшереп сөйләде (ул хакта алдарак язылды).

Хирургка барганчы ул хатыны hәм балалары өчен яӊа мунча эшләп куярга булган. Мунчаныӊ мичен эшләгәндә мине дә алып бара иде. Морҗа өйгәндә чыгыбрак калган кирпечне күреп алды hәм төзәтеп куярга булды. Әмма морҗа җимерелеп төште. “Әй кызым, эшләдек эшне! Бүгенгә туктатып торабыз, әйдә кайттык“, — диде. Икенче көнне шулай да эшен бетереп, мунча ягып кертте. Аннан соӊ Пермьгә хирургка китте. Хирург аны тикшергәч, кирәкле анализларны алгач: “Соӊга калгансыӊ бит. Мин сиӊа ярдәм митә алмыйм“, — дигән. Әтием: “Ярар, күпме бар, шуны яшәрмен“, — дигән дә кайтып киткән. Барлык туганнарга, дус-ишләргә үзенеӊ гомере күп калмаганлыгы турында. Әмма әнигә hәм балаларына бернәрсә дә сөйләмәгән. Әтинеӊ үләр алдыннан тамагыннан каты азык үтмәде. Ач утырып булмый бит?! Ашныӊ шулпасын hәм чи йомырканы гына эчә иде. “Мин кечкенә вакытта ашар ризык җитмәде. Ә хәзер өстәлләр сыгылып тора ризыктан. Өстәлдә кош сөте генә юк, ә мин ашый алмыйм“, — дип сөйли-сөйли безнеӊ башлардан сыйпалап, “Барганда ашагыз, балаларым“, — өстәп куя иде.

Әтинеӊ унынчы “баласы“ “Колхоз юлы“ (“Таӊ“) газетасы булды. Безнеӊ гаилә 90 ел буена газетага гел язылып килә. Әти hәрбер битен җентекләп укып барды hәм уӊышлары өчен горурланып барды.

Вил абыйны Совет Армиясе сафларына озаттык. Әтиебезнеӊ гомере күп калмаган иде инде. “Улым, әгәр мин сине көтеп ала алмасам, туган авылга кайткач, коралны алып, зиратка менеп hавага ат. Минем җаным синеӊ кайтканыӊны сизәр“, — диде. Абыем әтинеӊ үтенечен үтәде.

“Таӊ“ныӊ юбилее билгеләнгән көннәрдә яраткан газетасы битләрендә басылган бу мәкаләм укучылар өчен кызыклы булыр, дип уйлыйм.

Даримә Исмәгыйлова (Туктамышева).

Озын Ялан.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *