Балалар өчен иӊ кирәкле табиб

Ел саен 20 ноябрьдә ике мөhим дата – Педиатрлар көне hәм Бөтендөнья балалар көне билгеләп үтелә. Бәйрәм алдыннан без балалар поликлиникасы мөдире, участок педиатры, неонатолог Л.М.Тугумова белән очрашып, күп кенә ата-аналарны борчыган сорауларны бирергә булдык.

— Лилия Мөхәммәтгалиевна, коллектив турында сөйләгез әле.

— Округыбызда педиатрия үсеше 90нчы елларныӊ катлаулы чорына туры килә. Ул вакытта педиатрлар өчен аерым бина, кирәкле җиhазлар булмый, балалар табиблары да санаулы гына була. Озак еллар район педиатры булып, әлеге өлкә үсешенә бәhасез өлеш кертеп, Наилә Мирзахмәт кызы Исхакова эшли. Быел ул бу “миссияне“ миӊа тапшырды, әмма hәрвакыт тәҗрибә белән уртаклашырга, төпле киӊәш белән ярдәм итәргә әзер. Зур хезмәт стажына карамастан, Наилә Мирзахмәт кызы әле дә үзенеӊ кечкенә пациентларын кабул итә. Шулай ук педиатрларныӊ төп составына Лариса Илдус кызы Акбашева, Ахлидин Зәйнудин улы Шәмсединов, Ольга Николаевна Шәрифулина, Динара Альберт кызы Рангулова, Алина Ясәви кызы Уразаева керә. Шулай ук озак еллар округ балалары файдасына хезмәт куйган табибларны да искә төшерергә кирәк: Әминә Вәгыйз кызы Бакунова, Венера Рафаэль кызы Кучукбаева, Фирдәүс Киньябулат кызы Иманаева.

— Балалар табибларга нинди сәбәпләр белән еш килә?

— Хәзерге вакытта округ территориясендә яӊа туганнан 18 яшькә кадәрге алты меӊнән артык бала яши. Көн саен табиблар кабинетлары аша йөздән артык малай hәм кызлар уза. Аларныӊ борчылулары hәм сораулары төрле. Шуны билгеләргә кирәк, педиатрга авыру сәбәпле hәм кичектергесез ярдәм күрсәтүне таләп итүче күрсәткечләр буенча гына мөрәҗәгать итмиләр, ул көндәлек эшендә балаларныӊ физик hәм нерв-психик үсешенә даими медицина күзәтүе үткәрә, аларныӊ иммун системасына профилактика ясауны, инвалид балаларны реабилитацияләү буенча шәхси программаларныӊ үтәлешен, нәселдән килүче hәм хроник авырулары булган балаларга диспансер күзәтүе алып баруны тәэмин итә h.б.

— Округ педиатриясе нинди проблемалар белән очраша?

— 2019 елга кадәр төп проблема бина булды. Иске балалар поликлиникасында кабинетлар җитмәү сәбәпле, ике педиатр бергә утыра иде, компьютерлар да аз, ә көтү залы кысан, бина – иске hәм салкын иде. Бүген барысы да үзгәрде, яӊа поликлиника иркен, якты, бик яхшы ремонт белән. Биредә табибларга hәм балаларга җылы hәм уӊайлы. Әмма хәзерге вакытта COVID-19 эпидемиясе проблемасы саклана. Вирус мутацияләнде hәм аныӊ белән авыручылар “яшәрде“. Элегрәк балалар коронавирусны җиӊел формада кичерсәләр, бүген ул ОРВИ кебек тән температурасыныӊ күтәрелүе, томау, ютәл белән күзәтелә. Күп кенә сабыйлар стационарда дәвалана, шәhәрләрдә нәкъ менә кечкенә пациентлар өчен өстәмә урыннар әзерләнә. Форсаттан файдаланып, ата-аналарга тагын бер кат искәртәсе килә: әгәр балагыз авыраса, өйдә дәвалау белән шөгыльләнмәгез. Бары табиб кына кирәкле дәвалауны билгели ала.

— Балаларны йогышлы авырулардан ничек сакларга була?

— Авырулардан иӊ яхшы саклану ысулы, әлбәттә, вакциналау. Хәзерге вакытта ковидтан балалар өчен вакцина юк, ул эшләнелә hәм якын киләчәктә ул ахырына кадәр эшләнеп, хуплау табар дип уйлыйм. Шулай да баланы авырудан сакларга була, беренчедән, ата-аналарга үзләренә вакциналау узарга кирәк, аларныӊ иммунитеты бала өчен дә саклау чарасы булачак. Икенчедән, гриппка каршы прививка шулай ук балага авырмаска ярдәм итәчәк. Гомумән, гриппка каршы прививка профилактик прививкаларныӊ милли календаренә диярлек керде hәм бу, минемчә, дөрес, чөнки прививкалар ярдәмендә генә без чәчәк авыруы, полиомиелит, колак арты бизе шешү, кызамык, кызылча, тартышу авыруы, коклюш, дифтерия, А гепатиты кебек куркыныч авырулар турында оныттык.

— Күп кенә ата-аналар балалар бакчасына йөрүче сабыйларныӊ еш чирләве белән очраша. Бу нәрсә белән бәйле?

— Чыннан да, яӊа коллективка эләгеп, бала еш авырый башлый hәм бу балалар бакчасында гына түгел, беренче класс укучылары арасында да күзәтелә. Бу яӊа коллективтагы вирус hәм бактерияләрнеӊ бала өчен чит булуы аркасында барлыкка килә hәм алар белән ул нәкъ менә авырап таныша. Кайбер балалар бу чорны шактый җиӊел, томау белән генә кичерә, ә иммунитеты көчсез кызлар hәм малайлар авыррак hәм озаграк авырый.

— Иммунитетныӊ “көче“ нидән тора hәм аны ничек ныгытырга?

— Иммун системасын үстерү күп кенә факторларга бәйле, гаиләнеӊ яшәү шартларыннан алып, әнинеӊ авырлы килеш ничек йөрүенә, баланыӊ күкрәк сөтен күпме имүенә hәм башка сәбәпләргә кадәр. Беренче чиратта иммунитетны ныгыту профилактикадан башлана. Аныӊ эчендә витаминнар куллану, чыныгу күздә тотыла, әмма монда барысы да шәхсән hәм табиб киӊәшеннән башка гына булмый. Шулай ук саф hавада йөрү, йокы hәм туклану режимнарын үтәү мөhим, ягъни йокы тыныч hәм җитәрлек, туклану вакытында, ә рационда ярма, яшелчә, җимеш, балык hәм ит булырга тиеш.

— Барлык авырулар өчен дә диӊгез hавасы файдалымы?

— Барысына да дөрес hәм уйлап якын килергә кирәк. Диӊгездә, чыннан да, кайбер авырулар, әйтик, сулыш органнары авырулары белән еш чирләүче бала өчен уӊайлы булачак. Әмма диӊгез hавасы, санатор-курорт дәвалануы, массаж hәм хәтта баткаклы ванналар тыелган авырулар булуын истә тотарга кирәк, чөнки мондый шартларда авыру агымы кискенләшергә мөмкин. Шулай ук аллергиясе булган кешеләргә башка климатта үсемлекләрнеӊ чәчәк атуы чоры узуын көтеп тору яхшырак. Шул ук вакытта диӊгездә кайбер аллергияләр, киресенчә, кискенләшергә мөмкин. Шуӊа күрә сәфәрне планлаштырганчы үз табибыӊа барырга hәм киӊәшләшергә кирәк. hичшиксез, бөтен гаилә белән ял итү, көч туплау файдалы, тик диӊгез буе мондый ял өчен бер генә уникаль урын дип уйламыйм.

— Ни өчен сез педиатр булырга теләдегез?

— Гаиләбездә медиклар юк. Әти-әнием, абыем hәм апам авыл хуҗалыгы өлкәсен сайладылар, ә мин кечкенәдән табиб булырга теләдем. Соӊрак балаларныӊ, бигрәк тә нәниләрнеӊ кайда авыртуын аӊлата белмәвен аӊладым. Аларны аӊлау hәм сабыйларга ярдәм итү өчен педиатрияне сайладым да. hөнәрем ошый, ял вакытында кечкенә пациентларымны сагынам. Неонатолог булып эшләп, яӊа туган баланыӊ беренче сулышын hәм кычкырып елап җибәрүен күрәм, ә аннары бу үскән балалар миӊа, педиатр буларак, кабул итүгә килә.

— hөнәри бәйрәмегез уӊаеннан хезмәттәшләрегезгә теләкләрегез нинди?

— Хөрмәтле коллегалар, сезне Педиатрлар көне белән котлыйм hәм тормышыгызда уӊышлар, карьера үсеше hәм эшегездән мораль канәгатьлек алуыгызны телим. Барлык балалар да сәламәт булсыннар. Сезгә hәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек hәм бәхет телим. Тормышыгыз шатлыкларга бай булсын.

— Интервью өчен рәхмәт белдерәм hәм барлык җылы теләкләргә кушылам.

Әӊгәмәне Венера Шәрәфетдинова алып барды.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *