Солдат кайтты туган ягына

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 76 ел узса да, бу дәhшәтле көннәр кайтавазы hаман яӊгырый. 19 ноябрьдә Барда муниципаль округы территориясендә сагышлы да, шул ук вакытта тантаналы да вакыйга булды — Бөек Ватан сугышында hәлак булган Аптуков Мәҗит Мәгасүм улыныӊ җәсәде туган авылы Түбәнавыл зиратына иӊдерелде. Округ тарихында мондый хәл икенче тапкыр кабатлана, моннан 5 ел элек Байавыл зиратына Смоленск җирендә hәлак булган Рангулов Биҗан Рәхмәтҗан улыныӊ җәсәде җирләнгән иде.

Бигрәк тә сугышныӊ беренче елларында hәлак булучылар, хәбәрсез югалучылар саны биhисап була. Ленинград өчен барган тиӊдәшсез көрәштә бик күп солдат гомере өзелә. Күпләрнеӊ каберләре кайда булуы да билгесез. 1913 елгы Мәҗит Мәгасүм улы фронтка сугыш башланган көннеӊ иртәгесен үк – 1941 елныӊ 23 июнендә алына. Аны якыннары, хатыны, 8 айлык кызы озатып кала. Тик аларга бүтән күрешергә язмый… Бөек Ватан сугышында hәлак булучыларныӊ Пермь өлкәсе буенча Хәтер китабында рядовой Аптуковныӊ 1942 елныӊ 31 октябрендә Ленинград өлкәсе, Волхов районы, Большая Ивановùина авылыннан төньяктарак Половск районында (хәзер бу территория Новгород өлкәсенә карый) hәлак булуы турында мәгълүмат бар.

Ноябрь башында Новгород эзтабарлары солдат медальоны буенча Ленинград өчен барган каты бәрелештә hәлак булган Аптуков Мәҗит Мәгасүм улыныӊ җәсәденә юлыгалар. Аны туган якларына озатып 4 эзтабар юлга кузгала: М.Р. Панова, Т.М. Рогачева, Дмитрий Антипов hәм Роман Иванов.

— Без Новгород өлкәсеннән 2000 километр юл узып килдек. Новгород өлкәсе җирләреннән Ленинград фронты узган. Безнеӊ белән янәшә сугыш барган. Фронт янында алтмышлап госпиталь эшләгән, аэродром булган. Өлкәбездә алтмышка якын эзләнү отряды бар, алар эзләнүләр алып бара торган “Долина“ экспедициясенә берләшә. Көзге вахта вакытында гына да 500 сугышчыныӊ җәсәде табылды, барысы 96 исем ачыкланды. Исемнәре ачыкланмаганнар туганнар каберлегендә җирләнә, hәр районныӊ үз эзләнү каберлеге-мемориал бар. Медальонны Дмитрий Андреевич Антипов тапты, эбонит капсула эчендәге язуда сугышчыныӊ Молотов өлкәсе, Барда районы Түбәнавылдан булуы, гаиләсе күрсәтелгән иде. Солдат медальоны аша аныӊ якыннарын таба алсаӊ, безнеӊ өчен бу бәхетнеӊ иӊ зурысы инде, — диде “Долина“ эзләнү экспедициясенеӊ “Высота“ эзләнү отряды командиры Маргарита Рудольфовна.

Шунысын да әйтү урынлы булыр, эзтабарлар эзләнүләрне төп эшләреннән бушаган вакытларында – отпуск hәм ял көннәрендә башкаралар икән. Җәмәгать оешмасы буларак, бу хезмәт өчен аларга түләү каралмаган.

Ә туган авылында сугышчыны оныгы, туганнары көтеп тора.

— Картәти әйбәт, дәртле, ашыга торган кеше булган, шуӊадыр да сугыш башлангач ук авылдан беренче булып, “Без немецларны җиӊәбез!“ — дип киткән. Башта хатлар килгән, аннан тукталган… Инде әниебез, 1940 елда туган Аптукова Раузилә Мәҗит кызы да исән түгел, ул 44 яшендә үлде. Картәтине туган ягыбызга алып кайтканнары өчен эзтабарлар отрядына рәхмәтемне җиткерәм, — диде оныгы Раилә Хәмзә кызы Гомәрова.

Мәдәният йорты каршындагы обелиск янында оештырылган митингка түбәнавыллылар, округ җитәкчелеге, җәмәгать оешмалары вәкилләре, әфганлылар hәм башка локаль сугышлар комитеты әгъзалары җыйналды.

— Янә Бөек Ватан сугышын – XX гасырныӊ иӊ зур трагедиясен искә алабыз. Бүген ил азатлыгы өчен hәлак булган кызылармеец якташыбызны туып-үскән авылында җирлибез. Ил көннәребез тыныч булсын. Эзтабарларга олы рәхмәтебезне белдерәбез, — диде Барда муниципаль округы башлыгы Х.Г.Алапанов. Аныӊ сүзләренә Дума рәисе И.Р. Вахитов, хәрби комиссар А.В. Богородский, край Законнар чыгару Җыелышы рәисе В.А. Сухихныӊ ярдәмчесе Ф.Ф. Корбангалиева, округ ветераннар советы рәисе Ә.Ш. Габдушева, авыл имамы Мәүлиҗан Зимасов h.б. кушылды. Каләм остасы Ләбибә апа Зимасованыӊ махсус бу вакыйга уӊаеннан язылган шигыре укылды.

Эзтабарлар отрядын җитәкләүче М.Р. Панова солдат Аптуковныӊ шәхси әйберләре: аш калагын, кырыну әйберләрен оныгына тапшырды. Алар 79 ел җир астында яткан булганнар…

hәлак булганнарны искә алып бер минутлык тынлык игълан ителде. Бу көнне батыр якташыбыз гаиләсе — хатыны hәм кызы янына җирләнде. Рухы шат hәм тыныч, гүрләре якты булсын аныӊ. Инде якташыбызныӊ кабере исемсез булмаячак.

Зур миссия белән килгән эзтабарлар алга таба Каенавылда “Барда түбәтәе“ музеена сәяхәт кылдылар hәм урта мәктәп укучылары белән очраштылар. Бардада туган якны өйрәнү музеенда, Җәмигъ мәчетендә, “Батыр“ физкультура-сәламәтләндерү комплексында булганнан соӊ округ администрациясендә очрашуда катнаштылар. Кунаклар төбәгебезнеӊ милли үзенчәлегенә, халкыбызныӊ кунакчыллыгына hәм туган ягыбызныӊ гүзәл табигатенә соклануларын белдерделәр. Ә без исә алар башкарган кирәкле hәм изге эшкә сокландык.

Роза Гыйззәтуллина.

Ибраhим Тимганов фотосы.

 

Фронтовик

кайтты авылга

(Ләбибә Зимасова шигыре)

Фронтовик кайтты авылга,

Сиксән ел вакыт узгач.

Дәhшәтле сугыш еллары

Күптән еракта калгач.

Күпме авыр еллар үткән,

Кичкән утны, суны да.

Гомере аныӊ өзелгән

Ленинград фронтында.

Кайтты туган авылына,

Тыныч йокласын инде.

Киткәннәрнеӊ барысы да

Кайтып җитсеннәр иде.

Чәчәккә күмелеп торсын

Солдат, синеӊ кабереӊ.

Яшь буын белеп яшәсен

Тынычлыкныӊ кадерен.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *