Бәхетле әни

Бәйрәм уӊаеннан әзерләнгән язмабыз 5 ул тәрбияләп үстергән анага багышлана. Бу искиткеч гаилә турында округ территориясендә генә түгел, аннан еракларда да яхшы билгеле. Сүзебез Үдик авылында яшәүче Фәнирә Искәндәр кызы Гимадутдинова, аныӊ уллары турында.

Бер кечкенә генә мәкаләдә бу күркәм ананыӊ балаларына булган җылы мөнәсәбәтен, улларыныӊ әниләренә карата хөрмәтен, гаиләнеӊ кылган изге эшләре хакында язып бетереп булыр микән? Белмим, шулай да тотынырга булдым.

Бу гаилә белән инде күптәннән танышмын. Моннан күп еллар элек, әле гаилә башлыгы исән чакта ук очрашып, телевизион сюжет җирле “Тол буйлары“ каналы аша күрсәтелгән иде. Шул вакыттан бирле Гимадутдиновларныӊ уӊышлары турында еш ишетәм, аларныӊ булдыклыгын күреп сөенәм.

— Үзем дә күп балалы гаиләдә үстем. Биш улым бер-берсенә таяныч hәм терәк булсыннар, дус-тату яшәсеннәр. Меӊ шөкер, киленнәрем белән бер сүзгә килгәнебез юк, алар миӊа кызларым кебек. Хәзер 10 оныгым, ике оныкчыгым бар. Мин бәхетле әни, кадер-хөрмәттә яшим, — ди Фәнирә Искәндәр кызы.

Гимадутдиновлар гаиләсе моннан ярты гасырдан күбрәк элек – 1966 елда төзелә. Исмәгыйль Сәләхетдин улы Оса шәhәрендә 40 еллап шофер хезмәтен башкара, таӊнан торып эшкә ашыга. Исеме мактау тактасында була. Фәнирә Искәндәр кызы язмышын үсеп килүче буынны тәрбияләүгә багышлый, туган авылында мәктәп тәмамлау белән Оса педагогия училищесына укырга керә. Башта башлангыч сыйныфларда белем бирә, еллар узу белән югары белем алырга тели. Алабуга педагогия институтыныӊ филология факультетын тәмамлап, рус теле hәм әдәбияты укытучысы булуга ирешә. Бер-бер артлы 5 ир бала дөньяга килә: Сөләйман, Салават, Илдар, Ильяс hәм Илсаф.

— Балалар үскәндә авырлык сизмәдем дә, бер-берсен карадылар, ярдәмләштеләр. Аларга әтиләре яхшы яктан үрнәк булды, бик акыллы, тәртипле кеше иде. Эшчәнлекләре әтиләреннән килә. Без 36 ел бергә яшәп калдык, гомере генә иртә өзелде. Иремнеӊ әнисе – каенанам белән 29 ел бер түбә астында аӊлашып, килешеп яшәдек. Улларыбыз хезмәт тәрбиясендә үстеләр, сыерлар, өчәр баш үгез асрадык: берсе үзебезгә, калганнары — сату өчен. Бакчабыз зур иде, өчәр бакча бәрәӊге үстереп сәүдәгә озаттык. Мәктәптән кайту белән улларым хуҗалыгыбыздагы эшләргә тотына иделәр. Алга таба да тырыштылар, — дип сөйли әӊгәмәдәшем.

— Башта халык җыелган урыннарда көнбагыш сатудан башладык, аннан шашлыкка күчтек. Соӊрак тимер-томыр җыеп тапшырдык. Шулай үзебез акча таба башладык, — дип искә ала Илсаф.

Чыннан да, егетләр кечкенәдән эшмәкәрлек күнекмәләре алалар. Хәзер алар үз эшләрен ачып, игелекле гамәлләре аша танылган затлар. Нефтьчеләргә транспорт хезмәте күрсәтүче “Таттранском“ компаниясе 2012 елда төзелә.

— Оешмада 250ләп кеше эшли, күбесе Барда җирлегеннән, күрше районнардан да бар. Хезмәткәрләр арасында туганнар, дуслар, авылдашлар күп. Лаеклы хезмәт хакы түләргә тырышабыз. Аллабирса киләсегә 10 ел тула, — диләр абыйлы-энеле Ильяс hәм Илсаф Гимадутдиновлар.

Үдик җирлеге үсешен кайгыртып яшиләр бу егетләр: юлларны ремонтлау, зиратны койма белән урату, авылга кергән урында баннер урнаштыру, спорт чаралары оештыру, округ оешма hәм предприятиеләренә ярдәм күрсәтү дисеӊме, мәчеттә корбанлык ашлары уздырумы – үзләреннән өлеш кертәләр. Әмҗе елгасы аша тимер күпер салынгач, халык рәхмәт укый аларга. Инде ничә ел Үдик авылы сабантуеныӊ спонсоры булганнарын әйтмичә торам икән. Дуслары – Татарстан артистлары чыгышлары авыл сабантуйларын бизи. Бу җәйдә Барда Җәмигъ мәчете алдында бик күп халык өчен Ураза гаетендә аш табынын оештыруларына үзем шаhит булдым. Әлбәттә, алар Барда җыенын уздыруда да катнашалар. Ат спортын үстерүгә игътибар бирәләр, нәселле атлары милли бәйрәмебездә алдынгы урыннарны яулады. Бу булдыклы егетләр моннан өч еллар элек районда беренчеләрдән булып шәхси вертолет алуга ирештеләр. Чиләбе шәhәреннән махсус белгеч чакыртып тимердән эшләнгән очу аппараты белән идарә итү өчен укулар алалар, тәҗрибә туплыйлар. Инде бу вакыйгага күнегеп киләбез, димәк булдыралар. Шунысы игътибарга лаек, тапкан малларыннан башкаларга да саллы өлеш чыгаралар, спонсорлык ярдәме белән даими шөгыльләнәләр. Шул рәвешле зур саваплы гамәл кылалар.

— Барда районы Земство Җыелышыныӊ бишенче чакырылышына депутат булып сайлангач, Үдик җирлегендәге булган проблемаларны чишүне дәвам иттем. Авыл поселениесе башлыгы М.И. Галина белән инфраструктурага кагылган мәсьәләләрне бергәләп киӊәшәбез, урамнарны яктыртумы ул, торак пунктларны газлаштырумы – hәр мәсьәләгә якын киләбез. Соӊгы елларда авылда яшьләр күбрәк кала, яӊа йортлар төзелә. Бу уӊай күренештә авылыбызныӊ географик яктан уӊышлы булуын да исәпкә алырга кирәк, Бардадан ерак түгел, Оса hәм Пермьгә баруы да уӊайлы, — диде Ильяс Гимадутдинов.

— Хәзерге катлаулы заманда шәхси эш алып баруныӊ да үз кыенлыклары бардыр ул.

— Әйе, барысын да күз алдында тотарга кирәк. Чикләүләр күп ул, теләсәӊ, барысына да ирешеп була, — диләр эшмәкәрләр.

— Бергә булсыннар, бер йодрык кебек. Дус-тату булганда гына алга барып була ул, — дип сүзгә кушыла Фәнирә апа.

Әйе, ул хаклы. Эшләрендәге уӊышларыныӊ сере дә шундадыр әле. Үзләре билгеләвенчә, тагы бер серләре бар, ул да булса, сәнгатькә гашыйк булу.

— Җыр-моӊ яраткан кеше генә киӊ күӊелле, юмарт була ул, — диләр алар. Чыннан да, кечкенәдән сәхнәдә чыгыш ясап үскән Гимадутдиновлар өздереп гармунда уйныйлар, бик моӊлы hәм матур итеп татар халкы җырларын башкаралар. Музыка мәктәбен тәмамлаганнардыр, дип уйлап ялгышканмын, бу осталыкка үзлекләреннән өйрәнгәннәр икән. Профессиональ артистлардан бер дә ким чыгыш ясамыйлар, юкса төрле дәрәҗәле конкурсларда җиӊә алмаслар иде. Бу талантлары картәтиләреннән, әти hәм әниләреннән килә – аларга яшәү өчен көч hәм дәрт өсти. Ә тырышлыклары – бары үзләреннән.

— Әни сезнеӊ өчен кем ул? — дип мөрәҗәгать иттем ахырда егетләргә.

— Әниебез — хатын-кызныӊ бөтен яхшы якларын үзенә җыйган, кадерле hәм иӊ якын кешебез. Такташ та бит юкка гына:

“Ана – Бөек исем.

Нәрсә җитә ана булуга;

Хатыннарныӊ бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке ана булуда…“, — димәгән шул. Без әнине бик хөрмәт итәбез, — диделәр Гимадутдиновлар.

Хәер, шулай икәнлеге әйтмәгән булсалар да сизелеп тора инде: җылы карашларыннан, ягымлы итеп эндәшүләреннән, кайгыртуларыннан. Шундый ышанычлы терәгеӊ – 5 улыӊ булу, чыннан да, бик зур бәхеттер ул!

Роза Гыйззәтуллина.

Фото гаилә архивыннан.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *