Сорау тәкъдим тудыра
14 ноябрьдә район администрациясенең авыл хуҗалыгы hәм кулланучылар базары начальнигы hәм белгечләре эш сәфәре белән 1 Бардабаш авылында урнашкан Софья hәм Әлфиз Балтаевларның хуҗалыгында булды. Быел аларга “Гаилә терлек фермаларын үстерү” юнәлеше буенча “Кырдан сәүдә ноктасына кадәр” проектын тормышка ашыру өчен грант бирелде. Балтаевлар үз эшчәнлеген дүрт ел элек башлый. Әлфиз Хәмис улы сүзләренчә, фермада 55 баш сыер hәм шулкадәр үк диярлек бозаулар да бар. Башта сөтне Чернушка “Маско” ОООсына тапшыралар, ләкин фермерларны бәя канәгатьләндерми, шуңа күрә бүген Балтаевлар









