Бер гасырлык иҗат юлы

Вековой юбилей Бардымского народного театраБарда халык театрының 100 еллык юбилей тантанасы Барда мәдәният hәм ял үзәгендә 13 ноябрьдә уздырылды. Тамашачылар чираттагы тапкыр җирле артистларыбыз чыгышларын карап куандылар. Әлеге вакыйга бардалыларның зәвыклы hәм мәдәниятле булуын раслаучы дәлил булып тора.
Безнең театр бай тарихка ия, аның даны еракларга таралган — халык театры исемен йөртүе генә дә ни тора. Бер гасырлык иҗат юлы белән күп коллективлар мактана алмый шул. Крайда милли театр буларак, ул үз йөзен саклап hәм танытып яши. Шул ук вакытта Татарстан hәм Башкортостан тамашачылары ихтирамын да яулый алган.
Безнең якларда театр исеме Әгерҗедән килгән мәгърифәтче мөгаллим Мулланур Мушаков исеме белән бәйле. Бардада театрга ул нигез сала, беренче сәхнә әсәрләренең режиссеры да була. Спектакльләр тәүге кат 1918 елның 7 ноябрендә I Әрҗән рус-мөселман мәктәбендә күрсәтелә. Рольләрне Мулланур Мушаков үзе, аның хатыны Фәхриҗамал, Рафига Савинова, Рабига Усманова hәм Әрҗәннән 3 егет башкара.
Шул еллардан бирле Бардада театр сәнгате үсә, популярлык казана. Вакыт узу белән яңа режиссерлар килә, яңа әсәрләр куела, яңа сәхнә йолдызлары танылу ала. Аларның исемнәре, фоторәсемнәре, башкарылган спектакльләрдән өзекләр видеоязма рәвешендә тамашачыга тәкъдим ителде. Арада инде бакый дөньяга күчүчеләр дә бар, тик алар барысы да безнең күңелләрдә саклана.
Сәхнәгә төрле елларда рольләрне башкаручы җирле артистларыбыз күтәрелде. Аларга тантаналы рәвештә Барда муниципаль районы башлыгы С.М. Ибраев, район мәдәният идарәсе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья башкорт Корылтае, Бөтен-дөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе В.Г. Шәйхрәзиев исеменнән чәчәкләр, рәхмәт хатлары, мактау грамоталары тапшырылды. Котлаулар белән Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухих исеменнән Ф.Ф. Корбангалиева, Пермь крае татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Х.Х. Фәрвәзетдинов hәм “Барда районы татарлары hәм башкортлары мәдәни үзәге“ иҗтимагый оешмасы исеменнән Пермь краенда Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле С.Н. Назин, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Ә.Т. Халитова, Барда мәдәният hәм ял үзәге директоры Э.Н. Мәүлитов h.б. мөрәҗәгать итте. Гомумән, җылы котлау hәм изге теләкләр күп яңгырады сәхнәдән бу кичтә. Барда халык театрына танылган режиссер Разия Нураева исемен бирү турындагы тәкъдим тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде.
Театрның 100 еллыгы уңаеннан үзешчән артистларыбыз драматург Мирхәйдәр Фәйзинең 1919 елда уйналган “Яшьләр алдатмыйлар“ комедиясен сәхнәләштерделәр. Бик килештереп уйнадылар, комедия булгач, рәхәтләнеп көлдек тә. Бәйрәмдә үзешчән сәнгать йолдызларыбыз башкаруында спектакльләрдән җырлар, музыка уен коралларында чыгышлар башкарылды. Ә җирле шагыйребез Наил Габдушев юбилей уңаеннан махсус шигырь иҗат иткән.
Театр сәнгате – гади сүзләр белән генә аңлатып бирә алмаслык сихри бер дөнья ул. Бездә театрны чыннан да яраталар, көтеп алалар hәм бу hич арттыру түгел. Бүген режиссер вазыйфасы тәҗрибәле артист Раиф Кучумовка йөкләнгән, ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы мактау грамотасы белән бүләкләнде. Хәзер коллектив премьера куярга хәзерләнә. Димәк, театр яши, аның киләчәге бар дигән сүз. Бөек Тукаебыз да бит юкка гына “Театр яктылыкка, нурга илтә, кире юлга җибәрми, уңга илтә“, димәгән шул.
Роза Гыйззәтуллина.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *