Горурланыр якташыбыз

ХАЛЫКАРА туган тел көне киӊ даирәдә 21 февральдә билгеләп үтелә. Бу уӊайдан урал татарлары, шул исәптән барда сөйләшен өйрәнгән галимәбез Сарманаева Дания Мирhаҗ кызы (1917 – 1977) hәм аныӊ гомерлек хезмәте – кандидатлык диссертациясе турында мәгълүмат җиткерәбез. Быел Барда районы төзелүнеӊ 95 еллыгын билгелибез, галимә якташыбызны искә алуыбыз бик тә урынлы. Алсу Мәүликаева архивындагы фотоларда ул үзенеӊ әти-әнисе Шәкүр Гобәй улы hәм Дания Мирhаҗ кызы Сарманаевлар белән сурәтләнгән. (Оренбург каласы, 1955 ел). Филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсен алу өчен “Урта Урал

Подробнее

Создать комфортные условия: Бардымский район посетил губернатор Пермского края

6 февраля Бардымский район с рабочим визитом посетил губернатор Пермского края Максим Геннадьевич Решетников. Программа мероприятия была очень насыщенной. Глава региона осмотрел несколько социально-значимых объектов, пообщался с жителями района, принял участие в торжественной церемонии пуска газа. Совсем недавно центральная районная больница, которая в 2017 году вошла в проект «Новая поликлиника», обновила свой облик: в прошлом году был отремонтирован первый этаж поликлиники, изменена работа регистратуры. Здесь губернатор осмотрел регистратуру, стойку администратора, кабинеты медицинской профилактики и неотложной медицинской помощи, пообщался с врачами

Подробнее

Яхшы үрнәк, яки нәтиҗәгә эшләү

Нынче исполняется 15 лет, как в Новой Казанке открылся ледовый каток.

Яӊа Казанка авылында боз шугалагы ачылуга быел 15 ел тула. Авыл халкы, спорт сөючеләр өчен истәлекле вакыйга булды ул. Бу шугалак, мөгаен, районда беренчеләрдән саналадыр. Аӊа кадәр Түбәнавылда Таhир Илкәев мәктәп укучылары белән шугалак ясап хоккей уеннары оештырган була. Хәзер исә районда 7 шугалак исәпләнә. Соӊгысы декабрьдә Яӊа Казанкада шугалак ачылу физкультура укытучысы Марс Сайбаталов исеме белән бәйле. Эшне ул башлап йөри, Гали күлдән аккан чишмәне буып буа ясыйлар, беренче 12 тимераяк сатып алалар. — Проект язу идеясен Барда кызлары

Подробнее

“Без гаҗәпләндерергә hәм гаҗәпләнергә әзер”

«Мы готовы удивлять и удивляться»

ПИРАТЛАР корабы, көчле җил hәм тозлы диӊгез суы тамчылары, өрәкләр hәм капитан Кара Сакал, Канлы Мери, шартлаулар, кылычлар… hәм бик күп бию. Яӊа ел алдыннан Барда мәдәният hәм ял үзәгендә “Кыш бабай Кара Сакал” пират блокбастерыныӊ премьерасы узды. Барлык гаиләбез белән бергә яӊа ел алды кичәләренеӊ берсен шоу карап уздырырга булдык, hәм hич тә үкенмәдек – тамаша бер сулышта барды. Мин балалар нәрсәнедер шулкадәр мавыгып карыйдыр дип башыма да китерә алмаган идем. Залда тамашачылар өчен уӊайлы атмосфера, динамиклардан көйләр агылып

Подробнее

Яшьлекне искә төшереп

Педагоги Азмагуловы - Сараши

КЕШЕ бөтен гомере дәвамында бәйле булган берничә генә белгечлекне атап була, аларныӊ берсе – укытучы. Педагог белән танышу иӊ беренче балалар бакчасы бусагасыннан башлана, чөнки тәрбияче дә педагог ул. Мәктәп еллары, училище, югары уку йорты… Вакыт үткәнен сизми дә каласыӊ: балаларыӊа шулай ук белем алырга мөhим адым ясау көне җитә. Бүген хезмәт кенәгәсендә бер генә язма булган кешеләр дә күп түгел, ә хатыны да, ире дә бер үк учреждениедә хезмәт итү — бөтенләй сирәк күренеш. Сараш мәктәбе укытучыларын, халык мәгарифе

Подробнее

Хоккей — чын егетләр уены

ЕЛ ӘЛЕ башланды гына, ә район халкы берничә зур спорт чарасы шаhитләре булырга өлгерде. Мәсәлән, узган атнада безнеӊ кунакчыл җиребезгә Ванкувер шәhәреннән (Канада) кунаклар килде. Дүрт көн дәвамында алар район балалары hәм үсмерләре белән шөгыльләнде, хоккей уйнарга өйрәтте. Ә пәнҗешәмбе көнне кунаклар hәм районныӊ җыелма командасы арасында дусларча очрашу узды. Миӊа берничә канадалылар белән сөйләшү насыйп булды. Дөресрәге, ачыкланганча, канадалылар дип аларга шартлы рәвештә дәшәләр, кемдер тумышы белән Америкадан, Швейцария егете дә бар, бер өлеше тумышы белән Канададан. Минем әӊгәмәдәшләрем

Подробнее

Сихәтле үлән

Семья Азата Мутыгулловича и Расимы Мавлявиевны

БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ башланган 1941 елда Гитлер танклар белән коралланган гаскәрләрен Ленинградка җибәрәсе урында Копорье авылына юнәлтергә боерык бирә. Бу авылда нигезендә иван-чәй булган борынгы рус рецептлары буенча сихәтле үләннәрдән эчемлекләр җитештерүче эксперименталь лаборатория юк ителергә тиеш була. Янәсе, яралы солдатлар файдалы үлән төнәтмәсе кулланып савыгып ятмасыннар. Сорау туа: нинди файдалы үлән соӊ ул – иван-чәй? Иван-чәй яки озынча яфраклы кипрей, татарчасы — кырлык, кырлыган, хан чәе (Chamaenerion agustifolium) кипрейлылар семьялыгына карый, күпьеллык үләнчел үсемлек. Биеклеге 50 – 150 сантиметрга

Подробнее

“Башмагым“ белән яуланган уӊыш

Драмколлектив районного Дома культуры (1966 год).

Драмколлектив районного Дома культуры (1966 год). БЕЗ, 1963 елда Төнгүк сигезьеллык мәктәбен тәмамлаучылар: Дамирә Кузаева, Факирә Максиева hәм мин – Шаhит Кучукбаев, Төнгүк авылы яшьләре белән концерт бригадасы оештырып, түләүле концертлар куеп, клубыбызга баян алдык. Талантларыбызны ачып, туган авылыбызда якты эзләр калдырып, белемебезне үстерергә читләргә озатучы укытучыларыбыз Мәрзия Әлетдин кызы Габитовага, безне сәхнә hөнәренә өйрәтүче пионер вожатые, соӊыннан Сараш мәктәбендә укытучы, җәмәгать эшлеклесе Сания апа АбдуловаХәлилова, аныӊ әнисе – бөтен гомерен мәдәният эшенә багышлаган, Барда драма коллективында төрле рольләр башкарган,

Подробнее

“Дуслык” төньяк башкаланы яулады

“Дуслык” халык бию ансамбле Великий Устюг шәhәрендә узган “Кышкы әкият“ Халыкара конкурс-фестивалендә Гран-при иясе булды hәм РФ Мәдәният министрлыгы ярдәмендә “Дөнья уч төбендә” Халыкара хәйрия фонды уздырган конкурс-фестивальләрнеӊ берсендә катнашу өчен 10 процентлы ташламага сертификат алды. hәм менә ата-аналар hәм балалар Рәсәйнеӊ төньяк башкаласын яулау турында бердәм карар кабул иттеләр. “Дуслыклылар” үзләренеӊ яӊа ел каникулларын Санкт-Петербург шәhәрендә “Төньяк Венеция” Халыкара конкурс-фестивалендә уздырдылар. Сәфәребез мәдәни-иҗат программасы тәэсирләре белән тулы булды. Килү көнендә без Санкт-Петербург океанариумына бардык, яӊа ел ярминкәсендә йөрдек. Ә

Подробнее

Кызыклы көрәш рухында

Яӊа ел Пермь крае автоспорты тормышында зур вакыйга белән башланды. Кунакчыл Барда җире бишенче тапкыр Рәсәйнеӊ иӊ көчле пилотларын кабул итте. 11нән 13 январьга кадәр территориябездә “Ралли Барда – 2019” ралли буенча Рәсәйнеӊ Кубогыныӊ икенче hәм Пермь крае Чемпионатыныӊ беренче этабы узды. Рәсәй автомобиль федерациясе, Пермь крае Физик культура hәм спорт министрлыгы, Пермь краеныӊ автомобиль спорты федерациясе, автомобиль йөртү осталыгы үзәге, Барда районы администрациясе раллиныӊ оештыручылары булды. 12 январьда Җиӊү мәйданына күп кенә халык җыелды – алар бөтен илдән үз

Подробнее